Без тынычлык яклы!

№ 144

(Башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара)

Гөлнара СӘЛИМОВА,

Алабуга районы Иске Юраш урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Сугыш чоры вакыйгаларын балаларга аңлаешлы итеп җиткерү. Укучыларнын фикерләү сәләтен ачу, өлкән буын кешеләренә ихтирамлылык сыйфатлары тәрбияләү. Укучыларда ярдәмләшеп эшләүне булдыру.

Сыйныф сәгате барышы

Укытучы. Язгы ташулар китүгә, бар җиһан яшелгә төренә. Май ае җитә. Дөнья тагын яшәрә. Никтер бабам бу көннәрдә моңсуланып йөри: «Аның сәбәбе бик зур», –ди ул.

Укучылар, бабай ни өчен моңсулана икән, аның сәбәбен әйтә аласызмы? (Укучылар фикере тыңлана.)

Укытучы. Әйе, 9 Май – Җиңү бәйрәме якынлашудан бу. 75 ел вакыт үтсә дә, яралар һаман да саклана. Без берни булмагандай:«Ура!» кычкырып, бәйрәм иткәндә, ирен, әтисен, улын югалткан меңләгәннәр өчен бу көн сызлануларның кабат яңаруы, яралардан кабат кан саркып чыгу көне булып тора.

1 нче бала. 1941 ел, 22 июнь… Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклый. Шулвакытта канга туймас дошман, безнең чикләрне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота. Бөек Ватан сугышы башлана.

2 нче бала. Бөек Ватан сугышы башлангач, бабаларыбыз, Ватанны саклау өчен, яу кырына киткән. Ә авылда хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Бөтен эш алар җилкәсенә төшә. Ачлы-туклы килеш барысын да эшләргә туры килә аларга. Ил өчен, фронт өчен дип, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Колхоз терлекләрен карарга, урак урырга, ындыр табагында эшләргә туры килә. Ләкин зарланмаганнар, иңнәренә төшкән авыр йөкне җигелеп тарткан алар. Әбиләребез, сугышка киткән ир-егетләребезне алмаштырып, трактор, комбайн штурвалы артына утырган. Җир сөрергә дә, тырмаларга да, чәчәргә дә туры килгән аларга.

(Тактада слайдлар күрсәтелә. Укучылар фикер алыша.)

3 нче укучы (Рәшидә әби хатирәләре). «Безнең үсмер чакларыбыз нәкъ менә авыр сугыш елларына туры килде. Сугыш башланганда, миңа 13 яшь иде. Әтиемне сугышка алдылар. Авылда эшче көчләр җитешмәгәнлектән, әниләребез әтиләребез эшен алыштырды, ә без, әле яшь кенә кызлар, әниләр белән бергә эшкә йөри башладык. Алар белән көлтә өю, печән чабу кебек эшләрдә эшләдек. Минем буем бик кечкенә иде, көлтә өйгәндә көчем җитми, күтәреп бирергә буем да юк, нишләргә белмичә елый идем. Ә бит фронт өчен, әтиләребез өчен эшлибез, үзебездән өлеш кертәсе килә».

4 нче укучы (Роза әби хәтирәләре). «Әйе, без ул чорда бик күп эшләдек, бервакытта да миннән булмый дип тормадык. Сугыш елларында дару үләннәре җыюның да әһәмияте артты. Мәктәп укучылары һәм пионерлары бу эшнең кирәклеген аңлады һәм аптекага дару үләннәре җыеп тапшырды. Көнозын эшли идек, кайтып чәй эчкәч, арулар беткән кебек була да, без кичке уенга чыгып китә идек. Моны гаепләп тә булмый, без дә бит яшьләр. Арыганлык бөтенләй онытыла. Җырлар, биюләр, уеннар…

Сезгә без кичергәннәрне күрергә язмасын, күгегез һәрвакыт аяз булсын, шулай бәхетле булып яшәгез, яхшы укыгыз, хезмәтне яратып үсегез».

Укытучы. Ак яулыклы татар әбие! Син барысын да күрдең: яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер татар әбие булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Бүген намаз укыйсың син, сиңа сокланабыз. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп, балаларыңның саулыгын сорап, Ходайдан ялварасың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле ак яулыклы татар әбие!

Укытучы. Сугышлар дөньяның төрле почмакларында гел булып тора. Бу сугыш яралары һаман да төзәлми. Әфганстан, Чечня, Украина, Гыйрак, Сүрия…

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Безнең авылда да Әфган сугышында катнашучылар яши. Аларның батырлыгы белән горурланырга кирәк.

5 нче укучы. Минем әтием, Фәрит Әхмәтов – Әфган сугышы ветераны. Армия сафларына хезмәт итәргә киткән җиреннән аны Әфган сугышына алалар. Ике ел буена ул сугышта була. Күп авырлыклар күрә әтием, ләкин түзем була. Туган авылга исән-имин әйләнеп кайта. безнең Авылыбызда җиде әфганчы яши. Мин әтием белән горурланам, аңа охшарга тырышам.

(Укучылар үзләре туплаган материаллар белән Бөек Җиңүгә багышланган газета чыгаралар һәм эшләренә үзбәя куялар.)

6 нчы укучы.

Май кояшы нигә юмарт дисез,

Бөек Җиңү ае, лабаса!

Мәйданнарда мәңгелек ут дөрли,

Ветераннар сафларга баса.

7 нче укучы.

Сугыш үтте, канлы хатирәсе

Күңелләрдә калды уелып.

Һәлак булганнарны искә алыйк,

Барчабыз да бергә җыелып.

Укытучы. Сугыш – газап һәм кайгылар алып килүе белән беребез дә теләмәгән куркыныч бер вакыйга. Бабаларыбыз туган җирне саклау, халкыбызны фашизмнан коткару өчен тиңдәшсез батырлыкларга барган, сугыш кырларында гомерләрен биргән. Каһарманлык күрсәтеп, вәхшилек, кансызлыкны җиңгәннәр, Ватаныбызны дошман явыннан саклап калганнар. Шушы каһарманлыклары – Ватанны саклаганнары  һәм илебезгә тынычлык алып килгәннәре өчен мәрхүм сугыш ветераннарын беркайчан да исебездән чыгармыйк.

8 нче укучы.

Без – шәфкать туташлары да –

Озын, авыр юл үтеп,

Солдат гомерләрен саклап,

Берлинга барып җиттек.

9 нчы укучы.

Әнә шулай бердәм булып,

Дошманны аттык, кырдык.

Үз өненә кадәр куып,

Җиңү таңын аттырдык!

10 нчы укучы.

Ватан гына булсын,

Ватан гына.

Без дә әзер аны сакларга!

Кирәк икән нәкъ бабайлар кебек,

Явыз дошманнардан якларга.

(Укучылар «Һәрвакыт булсын кояш!» җырын башкара.)

Сыйныф сәгатен йомгаклау. Үзбәя.