“Әкияткә кунакта”
№ 142
(Беренче кечкенәләр төркеме)
Юлия ВӘЛИЕВА,
Чаллы шәһәре 6 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Эльвира ШӘРИПОВА,
Чаллы шәһәре 6 нчы балалар бакчасының тәрбиячесе
Максат:
— Балаларның сенсор яки сәләтләрен, предметларны тану, аларның төсләрен аеру мөмкинлекләрен ныгыту.
— Сөйләмнең диалогик формасын үзләштерү, дидактик уеннар аша сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру, кул чукларымусскуллары хәрәкәтен үстерү.
— Сенсорлык сәләтләрен үстерүгә дидактик уеннар кертү.
Лексик доза: түгәрәк, кечкенә, куркак, озын, кыска, усал, хәйләкәр.
Балалар белән әзерлек эше: Әкиятләр уку. Кыргый җәнлекләр турында әңгәмә. Рәсемле китаплар, иллюстрацияләр карау. Дидактик уеннар уйнау.
Тәрбияченең әзерлек эшләре: әсбаплар әзерләү, иллюстрацияләр әзерләү, уенчыклар булдыру.
Җиһазлау һәм материаллар: әби, бабай, йомры күмәч, куян, бүре, аю, төлке, керпе, тиен; чыршы, каен агачлары; өй; урман, йорт декорацияләре; магнитофон.
Эшчәнлек барышы:
Бергәләшеп әле басыйк,
Бик зур, матур түгәрәк ясыйк.
Куллар җылысын тойыйк,
Шатланып бер-беребезгә елмаеп,
Хәерле көннәр теләп,
Шөгылебезене башлыйк.
Тәрбияче. Карагыз әле,балалар, безгә кунаклар килгән,әйдәгез, алар белән исәнләшик.
Тәрбияче. Балалар, сез әкиятләр яратасызмы?(Тартманы алам,аның эчендә “Йомры күмәч”уенчыгы, тартманы селкетәм). Монда кем качкан?Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм һәм кем качканны белерсез.
Тәрбияче. Мин бабайдан да качтым,мин әбидән дә качтым.
Балалар, кем бабай белән әбидән дә качты микән? (Йомры күмәч.)
Дөрес,балалар, Йомры күмәч. Балалар, Йомры күмәчнең әби белән бабай янына кайтасы килә, булышабызмы?(Әйе)
Тәрбияче. Әйдәгез,балалар, юлга чыгабыз.Шушы юл буенча урманга барабыз. Балалар, карагыз әле, чыршы янында кем утыра?(Куян)
Тәрбияче. Куянкай, нишләп болай моңаеп утырасың? Без әби белән бабайга Йомры күмәчне алып барабыз.
Куян. Менә минем төсле тупларым буталып беткәннәр, шуларны дөрес итеп аерырга кирәк.
Тәрбияче.Куянкай, кәефең төшмәсен, без сиңа булышырбыз.Балалар, булышабызмы?(Әйе.)
Дидактик уен:“ Тупларны дөрес итеп корзинга сал”.
Куян. Булдырдыгыз, балалар. Минем биремне үтәдегез. Саубулыгыз!
Тәрбияче. Саубул, куянкай!
Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, юлыбызны дәвам итик. Балалар, карагыз, юлда кем утыра?(Бүре.)
Тәрбияче. Исәнме, бүре! Без менә, балалар белән Йомры күмәчне әби белән бабай янына алып кайтабыз. Ә син нишләп болай боегып утырасын?
Бүре. Исәнмесез, балалар! Мине барысы да усал дип уйлыйлар, һәм минем белән берсенең дә уйныйсы килми.
Тәрбияче. Балалар, бүре белән уйнап алабызмы? Бүренең капчыгында нәрсәләр бар микән?
Дидактик уен :“ Тылсымлы капчык”
( Капчыкта керпе, куян, аю, тиен, төлке).
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Бүренең дә кәефе күтәрелде. Балалар бүре белән саубуллашыйк һәм алга таба барыйк.
Тәрбияче. Балалар, монда кемдер утыра. Кем микән бу?(Аю.)
Тәрбияче. Исәнме, Аю!
Аю. Исәнмесез, Йомры күмәчне кайда алып барасыз?
Тәрбияче һәм балалар. Әби белән бабай янына.
Тәрбияче. Аю, син нигә боегып утырасың?
Аю.Минем уйныйсым килә.
Тәрбияче. Әйдәгез балалар аю белән дә уйнап алыйк.
Аюның өе зур,
Куянныкы кечкенә,
Аю килә алпан- талпан,
Ә куяннар сикерә.
Тәрбияче. Балалар, аюның да кәефе күтәрелде, әйдәгез, аның белән саубуллашып, юлыбызны дәвам итик.
Аю. Сау булыгыз, балалар!
Тәрбияче.Балалар, карагыз әле, кем каршы ала безне?(Төлке)
Төлке. Исәнмесез, балалар! Йомры күмәчне кая алып барасыз?
Тәрбияче.Без Йомры күмәчне әби белән бабай янына алып барабыз. Җибәр безне, Төлке. Безне әби белән бабай көтеп тора.
Төлке. Миңа Йомры күмәчне бирсәгез, мин сезне җибәрәм.
Тәрбияче. Нәрсә эшлибез инде, балалар? Безне төлке җибәрергә теләми. Ничек Йомры күмәчне коткарырга? Без төлкедән хәйләкәррәк булыйк. Төлкегә камырдан Йомры күмәчләр ясыйк.
(Подноска сары төстәге камырлар куела,шуннан йомарлап Йомры күмәчясау.)
Тәрбияче. Карагыз әле, күпме Йомры күмәч ясадык (түгәрәк, сары, матур). Йомры күмәчләребез күп булдымы, балалар?(Әйе.)
Тәрбияче. Төлке, безнең йомры күмәчләребез сиңа ошыймы?
Төлке. Әйе.
Тәрбияче. Менә бу Йомры күмәчләребез сиңа бүләк. Сау бул, төлке!
Төлке. Рәхмәт, сау булыгыз!
Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, алга таба барыйк. Монда әби белән бабайның өе.
Йомры күмәч. Рәхмәт сезгә, балалар, мине әби белән бабай янына кайтарып куйганыгыз өчен ( Йомры күмәчне тәрәзә төбенә утыртып кую).
Тәрбияче. Балалар, без Йомры күмәчне өенә кайтарып куйдык, безнең үзебезгә дә балалар бакчасына кайтырга кирәк . Сау бул, йомры икмәк!
Йомры икмәк. Саубулыгыз, балалар!
( Кайтырга чыгу.)
Тәрбияче. Менә, без, балалар бакчасына да кайтып җиттек. Балалар, сезгә бу сәяхәтебез ошадымы?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Без бүген сезнең белән Йомры күмәчкә өенә кайтырга булыштык. Һәм Йомры күмәчсезгә кечкенә генә бүләк әзерләгән.(Бүләкләр өләшү.)Сез бик тырыштыгыз, актив булдыгыз. Рәхмәт сезгә, балалар!
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, кунаклар белән саубуллашыйк.
Балалар. Сау булыгыз!