Әмирхан Еникиның “Ана һәм кыз” хикәясен сәхнәләштерү
№ 141
(Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап)
Әнисә КӘРИМОВА,
Казан шәһәре 55 нче урта мәктәпнең I квалификацион категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы
Нәфисә СӘМӘРХАНОВА,
Казан шәһәре 55 нче урта мәктәпнең I квалификацион категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы
Катнашалар:
Хәсән
Әни – Хәсәннең әнисе
Рәхилә – Хәсәннең апасы
Халисә – Хәсәннең олы апасы
Авыл яшьләре:
1 егет
2 егет
3 егет
Авыл хатыннары һәм кызлары:
1хатын
2 хатын
Кыз -18 яшь
1 нче күренеш.Сәхнәдә Сабантуй күренеше.(Сабан туе. Мөхәммәт Садри шигыре, халык көе)
1 нче егет:Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм,зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
2 нче егет:Сабан туе-хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе,
Уйнап-биеп,җырлап-көлеп
Бәйрәм итик көн буе.
1 нче кыз:Шау-гөр килә киң болыннар
Кырлар һәм су буйлары
Колы булсын,гөрләп торсын
Безнең Сабан туйлары.
3 нче егет:Икегезгә ике капчык
Ягез әле,тотыгыз.
Сабан туенда ярышып
Сез дә бүләк алыгыз
(Яшьләр капчык киеп сикерә башлыйлар)
2 нче күренеш.
(Шулвакытны туплар аткан тавышлар ишетелә. Сәхнәгә бер малай йөгереп керә. “Сугыш башланган!” дип кычкырып чыгып китә.)
Халисә. И харап булдык, я Аллам!
1 хатын. Әйттем бит мин сезгә, күңелем сизгән иде аны. (Елый)
2 хатын. Нишлим инде мин хәзер. Хамәтзыямны да алсалар, 3 газиз баламны ничекләр тәрбиялим?!
Кыз . Кәрим дә китәр микән? Урак беткәч туйлар уздырырга дип сөйләшкән идек бит.
3 нче күренеш.Хәсәнне сугышка озату.(Сәхнәдә Рәхилә,Махирә, кызлар,егетләр)
Әни :
Сау бул, улым, читкә оч син,
Бәхет яусын юлыңа.
Авылың өчен тыныч бул син,
Анаң кала урыныңа.
Лачын коштай очып,
Дошманны ку иленә.
Яшен ташы булып оч син,
Оч син фашист өстенә.
Сәлам хатың килгән саен,
Бәйрәм күлмәк киярмен.
Минем улым батырларча
Бурычын үти диярмен.
Хәсән :
Хуш, авылым, соңгы сәламемне
Юллыйм сиңа җилләр аркылы,
Барсын сиңа кайнар сәлам булып
Йөрәгемнең сүнмәс ялкыны.
Бик күңелем булыр җиңеп кайтып,
Бил кысышып җылы күрешү;
Өмет, җаным, болай шәп шәбен дә,
Ләкин… сугыш уен түгел шул!
Хуш, авылым, әгәр кайта алмасам,
Яраланып юлда егылсам,
Йөрәгемдә саклап ялкынымны,
Акрын-акрын тәнем суынса,
Хуш, авылым!
Соңгы минутта да
Мин уйлармын синең турында.(Хәсән апаларын,әнисе коча,кызлар,егетләр сауббулашалар)
4 нче күренеш. Авыл хатыннарыкич утыра.(Илһам Шакиров “Герман көе”)
1 хатын: И, сугыш башлануга алты ай үтеп тә китте. Авылда хәзер картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына калды.
2 хатын:Шулай да тормышны алып барырга кирәк –игенен дә игәргә, балаларны да ач, ялангач итмәскә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк. Әле менә, җыелып, сугыштагыларга җылы киемнәр, оекбашлар бәйлибез.
Рәхилә: Заманалар җиңелдән түгел шул. Авылда нинди эш булса да эшләрбез, бөтен авырлыкларга да түзәрбез, тик кара печатьле кәгазьләр генә килмәсен иде.
Кыз: Шулай булмаган кая, алма кебек хатыннар балаларын кочаклап, ирсез, сабыйлар- әтисез, җиләк кебек кызлар – ярсыз калалар бит.
Халисә: Шушы оекбаш үземнең Кәбиремә насыйп булса ярар иде. Почмагына тамга да салдым. Кемгә генә туры килсә дә, аяклары җылыда йөрсен, өшемәсен.
1 нче хатын: Бу оекбашымны җыйнаграк итеп бәйләргә тырыштым. Сәлимнең аягы бик кечкенә шул. Сугыш башланып, ике атна үтүгә, үзе теләп китте, балакаем. “Үзең бик кечкенә, нишләрсең анда, бәбкәм?”-дигәч, “Һич кайгырма, әнкәй, җиңү белән әйләнеп кайтырбыз!”- дип китеп барды. (Карашын еракка төбәп) Хәзер кайларда йөрисең икән, балакаем?
(Хатыннар “Герман көе”нә әкрен генә таралалар)
5нче күренеш.Әнинең саташуы. Сәхнәдә Әни.(Бер почмактан Хәсән чыга,хәрби киемнән)
Хәсән:(әкрен генә сөйли башлый)
Исеңдәме, әнкәй, мине озатып,
Авыл күмелгәнче бардың да,
Хәлсез кулларыңны салмак кына
Болгый-болгый карап калдың да,
Әрнетмәскә теләп мине, шунда
Елавыңнан үзең тын булдың,
Тик шулай да, күзең сөртер өчен,
Яулык почмагына тотындың.
Әни: (Хәсән тавышы ишетелгән якка бара) -Балам, балам,Хәсәнем, синме әллә?
Хәсән:Әни, зачетларымны башкалардан алдан биреп бетердем. Сезнең янга кайтырга ашыктым.
Әни:И, и балам, ничек әйбәт иткәнсең. Юлдан арып кайткансыңдыр. Әйдә чәй эчәбез.Син яраткан тары коймагы пешердем.
Син яраткан җырларымны җырлап,
Күңелемне әзрәк юатам.
Син дә кушылып минем белән
Җырлашасың кебек ерактан.
(Хәсән җавап бирми, әкрен генә чыгып китә.Әни сәхнә буйлап улым эзләп йөри. Кызы Рәхилә кайтып керә.)
Рәхилә: -Әни. Син нишләп тордың? Нәрсә булды?
Әни : -Хәсәнем кайтты, кызым.
Рәхилә :- Әни, син төш кенә күргәнсең. Төшеңдә кайтканикән,димәк, дошманны җиңеп, исән- сау кайтачак, Алла боерса. Әйдә,әникереп ят.
Әни:– Кызым,бераз утырып торыйм әле.Синдә яныма утыр.
Рәхилә:-Хәзер әни.(әнисе янына барып утыра)
Әни:– Хәсәнемнең соңгы хаты килгәнгә күпме булды инде?
Рәхилә :– Хәзер, әни… Унында алган идек… ике атна тулып узды.
Әни:– Озак… нигә язмый икән?
Рәхилә :– Ул яза булыр, тик хәзер бит почта озак йөри.
Әни:– Кызым, сиңа сүзем бар.
Рәхилә :– Тыңлыйм, әни…
Әни:– Хәсәнемне күргәч, мин күп тормам.
Рәхилә :– Әни, нигә алай дисең?.. Хәсән кайтуга син терелерсең…
Әни:–Юк, кызым… Хәсәнем кайтканчы торсам, бик шөкер инде. Тик менә куанычымнан әйтәсе сүзләремне онытырмын дип куркам.
Рәхилә :– Әни, ул кайткач, без бергә-бергә бик озак торырбыз әле.
Әни:–Кем белә, Ходай кушып, бәлкем, терелеп тә куярмын әле, Шулай да, кызым, исемә төшкәндә кайбер сүзләремне әйтеп каласым килә.
Рәхилә :– Тыңлыйм, әни.
Әни:– Алты кыз баладан соң мин бер ир бала күрдем… Ул бик яшь иде әле, без өй эчебез белән ятим калдык. Әтиең, мәрхүм, аны күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять әйтеп калдырды. Менә без аны барыбыз да бергәләп үстердек… Тәрбияләдек… Укыттык. Син, ул укысын, кеше булсын дип, йортның бөтен мәшәкатен үз өстеңә алдың, мине карар өчен шушы яшеңә кадәр иргә чыкмый тордың… Инде минем беренче васыятем шул, кызым: Хәсән балам бервакытта да апаларын-сеңелләрен онытмасын, мине якын күргән кебек, аларны якын итсен… Кулыннан килгән ярдәменнән ташламасын. Бигрәк тә сине туган анасы кебек күрсен, синең күрсәткән хезмәтләреңне бервакытта да онытмасын…
Рәхилә :– Хәсән туган җанлы бала, әни… Ул тарафтан тыныч бул. Үзең беләсең, ул безнең өчен үлеп тора иде бит. Әни, әйдә, кереп ят, ял ит.(Әнисе бүлмәгә кертә)
6нчы күренеш.Хат алу.Хат ташучы Маһирә керә.
Рәхилә: Исәнме, сеңлем,Маһирә.
Маһирә: – Әһә, Рәхилә апа, күңеле сизеп, көтеп торган икән,менә сиңа хат бар.
(Иске күн букчасыннан бер бәйләм хатлар чыгара һәм алдан ук билгеләп куйган бер ак конвертны җитез генә алып Рәхиләгә суза.
Рәхилә ак конвертны кулына ала.Маһирә Рәхиләнең ап-ак булган йөзен күрә һәм тиз генә чыгып китә.
Рәхилә калтыранган куллары белән хатны ача һәм укый башлый)
Сәхнә артыннан:
«…нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча һәлак булды. Күмелгән урыны Курск өлкәсе, Рельски районы Костровка авылы янында, туганнар каберендә…»
Рәхилә тын гына елый.
Әни :-Кем бар иде анда?
Рәхилә :– Мәрфуга җиңги. Иләк сорап кергән.
Әни:-Үткән бер алуларында ертып керткәннәр иде, әйтеп бирер идең.
7 нче күренеш.Рәхилә белән Халисә сөйләшүе.
Сәхнәгә Халисә керә.
Рәхилә:– Син нәрсә, берәр нәрсә ишетеп килдеңме?
Халисә:– Маһирә, хат бар, диде.
Рәхилә:– Йә?
Халисә:– Йә, әллә миннән дә яшерер идегезме?
Рәхилә:– Акрын, синнән беркем дә яшерми.
Халисә:– Нигә әйтмисең соң, хат кемнән?
Рәхилә:– Хат… фронттан.
Халисә:– Хәсәннәнме?
Рәхилә:– Апа, сабыр бул… Хәсән үлгән…
Халисә:– Үлгән? – Әнием, әнием…(Бүлмәгә кермәкче була, Рәхилә тотып кала)
Рәхилә:– Тукта… Нишлисең син? Бер кайгы җитмәгәнме сиңа? Берьюлы ике кайгы булсын дисеңме, аз гына уйлыйсыңмы син? Әйтүең белән үтерер идең бит. Белмисеңмени, ул ишектән күзләрен алмыйча аны көтә? Юк, әни моны белергә тиеш түгел. Ишетәсеңме?.. – Апа, җитәр дим, ишетәсеңме, җитәр дим.
(Хәлимә, Рәхилә кочаклашып елыйлар)
Рәхилә:– Апа, бәгырем, бар, кайт.
Халисә:– Хәсән туганым, Хәсән туганым, син кайда?
(Рәхилә Хәлимәнең чәчләреннән сыйпый:)
Рәхилә:– Апа, бәгырем, чыдыйк, бик авыр булса да чыдыйк. Бер безнең башка гына төшкән хәсрәт түгел бу… Апа, бәгырем, тыңла мине, бар кайт, балаларың белән бул, аларны сөй, тынычлан.
(култыгыннан алып, ашыкмыйча, сакланып кына ишеккә таба илтә. )
8 нче күренеш.Рәхиләнең монологы.“Ялгыз ана” җыры, Җәмилә Рахимова көе(тын гына)
Рәхилә:– Сугыш бу… менә шушы минутта бәдбәхет дошманны үз кулы белән рәхәтләнеп буар идем, буар идем һәм… җиңеләеп калыр идем. Сугыш бит бу, үлем өчен түгел, тормыш өчен сугыш!
Хәсән!.. Әйе, мин сине балам кебек карап үстергән идем. Миңа көчле булырга кирәк.Әгәр үз балам булмаса, апаларымның, сеңелләремнең балаларын карап үстерермен. Бер Хәсән урынына ун Хәсән үстерермен!
“Ялгыз ана” җыры, Җәмилә Рахимова көе(көчлерәк яңгырый)
Тәмам.