Ризаэддин Фәхреддин иҗатына багышланган «Тамчы-шоу» интеллектуаль уены
№ 140
Фирдәүсә БОГДАНОВА, Фәридә ГАТАУЛЛИНА,
Алабуга районының Советлар Союзы Герое П.С.Сафронов исемендәге Поспелово урта мәктәбнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Максат:
– бөек акыл иясе, олуг җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле, мәгърифәтче, тарихчы, әдип, педагог, мөхәррир, публицист Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗатына кызыксыну уяту;
–кучыларның сөйләм телен, дөньяны танып- белү, күзаллауларын арттыру, баету;
– укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру.
Җиһазлау: төрле рәсем слайдлары, компьютер, проектор.
Интеллектуаль уен барышы
Алып баручы. Хәерле көн, укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар! Сезнең хөрмәткә без IX сыйныф укучылары белән әзерләгән «Тамчы-шоу» уенын башлап җибәрәбез. Ике команда арасыннан иң-иң тапкырларын, зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз.
– Иң башта уеныбыз барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя биреп барачак жюри әгъзалары белән танышып китик.
– Хәзер сүзне, үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен, IX сыйныф укучыларына бирәм. (Укучылар үзләре белән таныштыралар. Исем, девиз әйтелә.)
– Шулай итеп, беренче турны башлап җибәрәбез. Һәрбер турны Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләре белән исемләдек.
I тур – «Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эше яхшы»
1 нче төркемгә:
1. Ризаэддин Фәхреддин кайчан һәм кайда туган? (1858 нче елның 13 нче гыйнварында Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән.)
2. 7 яшенә җиткәч, аны кайсы мәдрәсәгә бирәләр? (7 яшенә җиткәч, аны Кичүчат мәдрәсәсенә бирәләр.)
3. Кичүчат мәдрәсәсен тәмамлагач, ул кайда укый? (Аны зур мәдрәсәле Түбән Чыршылы авылына илтәләр. Ул анда ун елга якын төпле белем ала.)
4. Мәдрәсәләрдә укыганда кайсы галимнең хезмәтләре белән кызыксына? (Шиһабеддин Мәрҗани)
5. Ризаэддин Фәхреддиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе ул нәрсә? (Диния нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү)
6. Ризаэддин Фәхреддин кайчан мөфти булып эшли башлый һәм бу җаваплы хезмәтен кайсы елга кадәр дәвам итә? (1922 елдан вафатына хәтле, 1936 нчы елның 12 нче апрелендә вафат була.)
7. Ризаэддин Фәхреддиннең нинди дини дәрәҗәләргә әмере бар? (Имам- хатыйп, ахунлык)
8. Алтын Урдага караган хезмәтләре ничек атала? («Алтын Урда ханнары»)
9. Бертуган Рәмиевләр Ризаэддин Фәхреддинне кайсы журналларына баш мөхәррир итеп чакыралар? («Шура» журналына)
10. Яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, белемлелек һәм наданлыкны контраст рәвештә сурәтләгән романның исеме ничек? («Әсма, яки гамәл вә җәза»)
2 нче төркемгә:
1. Р.Фәхреддин белем серләренә кайда һәм кем тарафыннан төшенә башлый? (Өендә төшенә башлый. Иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан һәм әтисе Сәйфетдин хәзрәттән ала.)
2. 1867 елның көзеннән 1868 елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, кайсы мәдрәсәдә укыган? (Чистай мәдрәсәсендә)
3. Һәр нәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш шәкерт Ризаэддин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан да нәрсә эшләү белән кызыксына? (Китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә.)
4. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, нәрсә белән шөгыльләнә башлый? (Кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган.)
5. 1898 елда Ризаэддин Фәхреддинне кая казый итеп билгеләгәннәр? (Уфадагы Диния нәзарәтенә)
6. Фидакарь хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан нәрсә белән бүләкләнә? (Көмеш һәм алтын медальләр белән)
7. Ризаэддин Фәхреддиннең псевдонимы ничек? (Риза казый)
8. Татар укымышлылары, мулла һәм мөдәррисләре, әдип һәм шагыйрьләре турында нинди хезмәт яза? (Күптомлы «Асар» хезмәте)
9. 1905 елгы революция чорында казыйлык эшен ташлагач, 1906 елдан кайсы газетада языша башлый? («Вакыт» газетасы)
10. Ризаэддин Фәхреддиннең беренче романы ничек атала һәм аның эчтәлеге нәрсә турында? («Сәлимә, яки гыйффәт». Анда әдәп һәм әхлак темалары яктыртылган.)
II тур – «Гакыллы кешенең йөге – башында, ахмак кешенең йөге –аркасында»
Алып баручы. Бу – Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләре. Ярыш игътибарлылыкны сорый. Экран сезгә үзенең биш рәсемен күрсәтер. Сез, шул рәсемнәрне игътибар белән карап, мөмкин кадәр истә калдырырга тырышыгыз. (Р.Фәхреддиннең «Алтын Урда» китабына ясалган рәсемнәр тәкъдим ителә. Экранда – Чыңгыз хан, Җуҗи хан, Бату хан, Бәрәкә хан, Нугай мирза рәсемнәре.
1 нче төркемгә:
1. Кайсы ханның кулында бөркет бар? (Чыңгыз хан)
2. Кайсы хан тәхеттә утыра? (Бәрәкә хан)
2 нче төркемгә:
1. Кайсы ханнар ук белән коралланган? (Бату хан, Җүҗи хан, Нугай мирза)
2. Кайсы хан Корьән китабын хезмәтчесе кулыннан ала? (Бәрәкә хан)
III тур – «Сүзләрнең кыйммәтлесе – заман үтү белән онытылмый торганы»
Алып баручы. Бу ярышта командаларга мин бирәчәк сүздән яңа сүзләр төзергә кирәк булачак. Сүз – Ризаэддин. (Риза, дин, Назир, зат, Динар, иза, ир, нар, дар, зар, наз, дан, дин һ. б.)
IV тур. Капитаннар ярышы – «Күп фикерлә, аз сөйлә»
Алып баручы. Мин җөмләләр укыйм, ә капитаннар аларга «әйе» я «юк» дип җавап бирерләр. Башладык.
1 нче команда капитанына:
1. Ризаэддин Фәхреддин Әлмәт районы Кичүчат авылы мулласы гаиләсендә туган. (Әйе)
2. Ризаэддин Фәхреддин Алтын Урда ханнары турында язмаган. (Юк)
3. Биләр – болгарларның данлыклы шәһәре. (Әйе)
4. «Күп фикерлә, аз сөйлә» – Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләре. (Әйе)
5. Үзбәк хан Алтын Урда ханы түгел. (Юк)
6. Хан безнеңчә солтан дигән сүз. (Әйе)
7. «Асар» – бөек кешеләр турында биобиблиографик хезмәт. (Әйе)
8. «Шура» ул – газета. (Юк)
9. Ризаэддин Фәхреддин Түбән Чыршылыда белем ала. (Әйе)
10. Патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнә. (Әйе)
2 нче төркем капитанына:
1. Ризаэддин Фәхреддин 1860 елның 14 гыйнварында туган. (Юк)
2. Болгар – болгарларның данлыклы шәһәре. (Әйе)
3. «Кем эшләми, шул ашамый» – Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләре. (Юк)
4. Чыңгыз хан – Алтын Урда ханы. (Әйе)
5. Ризаэддин Фәхреддин Алтын Урда ханнары турында язган. (Әйе)
6. Орда – безнеңчә урда дигән сүз. (Әйе)
7. «Китап һәм уку» хикәясен Каюм Насыйри язган. (Юк)
8. Ризаэддин Фәхреддин – Габдулла Тукайның замандашы. (Әйе)
9. Ризаэддин Фәхреддин Чистай мәдрәсәсендә укыган. (әйе)
10. «Вакыт» ул – журнал. (Юк)
Алып баручы. Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез! (Жюри бәйгегә йомгак ясый.)
Алып баручы. Укучылар, шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алгансыздыр, дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!