Хуш киләсең, Яңа ел!

№ 139

Гөлназ КАЮМОВА,

Балтач районының Балтач 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Кар кызы:

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Сезнең барыгызны да Яна ел белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете, тынычлык, ак кар кебек ак көннәр телибез. Дөньялар имин булсын! Карагыз әле, минем шаян куяннарым шушы чыршы янында очрашырбыз дигәннәр иде, нигәдер күренмиләр, әллә адашканнар инде, эзләп килим әле.

(Көй астында кар кызы җитәкләп куяннарны алып керә.)

Кар кызы:

Нидән шулай кәефегез китте? Карагыз әле чыршыбызга, ул ничек матур бизәлгән. Уенчыклары нинди матур! Шаяннарым, карагыз әле, безнең монда бик куп дусларыбыз да килгән: песи, акбай, аларны әтәч уяткан. Я әйтегез әле миңа, песи ничек сөйләшә? (Кар кызы һәркайсын балалардан сорап чыга)

Кар кызы:

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Матур жырлар жырларбыз.

Әйдәгез, куянкайларым, шушы матур чыршыга матур жырыбызны жырлап күрсәтик әле.

Жыр:”Чыршы янында”

Ямь –яшел ылыслары

Балкып тора утлары,

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Сиңа килгән кунаклар

Аюлар һәм куяннар,

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Җырлыйбыз да биибез.

Чыршыкай, чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Кар кызы:

Куянкайлар, ә сезнең әниегез кая соң? Ул нигәдер күренми, әллә сез аңа әйтми генә киттегезме?

                         ( Елап әни куян килеп керә.)

Кар кызы:

Әни куян, сина ни булды, нигә елыйсың? Бүген бит шундый матур, күңелле бәйрәм – Яңа ел бәйрәме!

Әни куян:

Ничек инде еламаска, минем шундый матур, шаян, наян куянкайларым, йомшаккайларым, озын колакларым бар иде, тик мин аларны югалттым. Кая икән ул минем улларым, кызларым, балакайларым, куянчыкларым, эзләп арып беттем инде. (Әни куян елый.)

Кар кызы:

Тукта әле, куянкай, елама. Менә шушы түгелме синең югалган озын колакларың? (Әни куян балаларын кочаклый.)

Әни куян: Менә бит алар, минем куянчыкларым. Табылдылар нәниләрем. Менә Раян  куяным, менә Әдилә куяным.  Рәхмәт сиңа, Кар кызы.

Мин бик  шатмын, бик тә

Балаларымны таптым

Әйдәгез бергәләшеп

Тыпырдап биеп алыйк.

Җырлы бию “Нәниләр”

Кар кызы: Куянкайлар, чыршыбыз бик матур бизәлгән, уенчыклары нинди матур, ә нишләп соң утлары янмый? Әйдәгез, бергәләп кул чабыйк, чыршыдагы утлар кабынсын.

(Кул чабалар, чыршыдагы утлар кабына)

Ә хәзер әзрәк шаяртып алыйк, утларын сүндерик. Өреп карыйк әле чыршыга (балалар өрәлә, ут сүнә, кул чабалар кабына).

Әни куян: Балакайларым, чыршыбыз шулай балкып торсын, әйдәгез, Кар кызына матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик.

Рәйхан:  Бүлмәдә чыршы агачы:
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.

Регина:   Айда кар яумый икән,
Җилләр дә исми икән.
Безнең яшел дустыбыз
Чыршы да үсми икән.

Раян:     Егет булып үсеп җиткәч
Айга очып китәрмен.
Бүләк итеп айга да
Яшел чыршы илтермен.

Динә:    Айга юл ачык хәзер
Сез дә очып барырсыз.
Киләчәктә яңа елны
Айда каршы алырсыз.

Әйдәгез, куянкайларым,  “Кар ява” дигән җырыбызны да җырлап алыйк!

Ә хәзер, әйдәгез, шигырьләрне дәвам итәбез.

Әдилә:  Яратам мин ап-ак төсне,

Бөтен дөнья ап-ак төсле.

Куяннар да ак тун кигән,

Каеннар да ак туннан.

Ильяс:   Менә нинди кар яуды:
Ап-ак булды җир өсте.
Чаналарга, чаңгыларга
Җиткереп булмый эшне.

Зәринә:   Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?

Искәндәр: Көтәбез без Яңа елны,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.

Кар кызы: Әйе шул, кыш көне урамда салкын. Кар да еш ява. Әйдәгез әле, куянкайларым, кар бөртекләре белән җырлап-биеп алыйк.

Җыр “Кар бөртеге”

Рәмилә:  Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар,
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.

Әмир:    Салкын кыш килде,
Тышта бик суык.
Кошлар җим эзли
Агачка кунып.

Йосыф:    Кыш килде, салкын урамда,

Ә без куркып тормыйбыз,

Чана-чаңгыларны алып,

Таудан шуып-уйныйбыз.

Гомәр:  Уйнап-биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.

Кар кызы: Рәхмәт сезгә, балакайларым, бигрәк матур сөйләдегез. Менә мин сезгә нәрсә алып килдем (кәрҗиненнән шалтыравыклар ала).

Җыр: “Шалтыравык”

Кыш бабайнын тавышы ишетелә.

Әни куян: Балакайларым, әйдәгез Кыш бабай белән шаярып алыйк әле, аннан качыйк.

Кар кызы: Килегез, минем ак җәймәм астына яшереник (качалар).

Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Исәнмесез, улларым, кызларым, кунаклар! Яңа ел алып килдем. Сезгә чиксез шатлыклар, уңышлар, сәламәтлек телим. Маймыл елы бары яхшылыклар гына алып килсен.  Дусларым, әле генә монда нәни куяннарның җырлары, тавышлары ишетелә иде, кая киткәннәр… Әллә монда инде? (Балалар песи булып мияулыйлар, эт булып өрәләр, әтәч булып кычкыралар.)

Кар кызы: Юк, юк , бабакай без монда.

Әни куян: Исәнмесез, Кыш бабай, минем нәни куяннарым сезне сагынып беттеләр.

Кыш бабай: Исәнмесез, оланнарым, минем нәни йомшакларым, сез тагын да зур үскәнсез. Чыршыгыз да бик матур бизәлгән. Ягез әле, нәниләрем, бер җылынып биеп алыйк.

Җырлы уен “ Куяннар белән төлке уены”

Бию “Дуслаштык”

Әни куян: Кыш бабай, минем балаларым сезне сагынып көттеләр, сезгә матур шигырьләр өйрәнделәр.

Булат:   Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.

Дилия:  Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.

Камилә:  Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.

Ислам:  Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!

Ильяс: Җилкәсенә капчык асып,
Кыш бабай килеп керде.
Төрле кызык сүзләр әйтеп,
Бүләк өләшеп йөрде.

Агния:     Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.

Нариман:  Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар-бураннар тузып кала
Аның юлында.

Кар кызы: Нинди матур шигырьләр өйрәнгәннәр, әле җырлый да беләләрдер

                     Жыр:”Кыш бабай белән күмәк җыр”

Кыш бабай, Кыш бабай

Кунакка килгән.

Килмәс иде – безнең белән

Биисе килгән.

Кыш бабай белән бергә

Кызы да килгән.

Ялтыравык ак кар төсле

Күлмәген кигән.

Кыш бабай: Рәхмәт балакайларым! Сезнең өчен бик сөендем, зур үскәнсез, матур җырлар, шигырьләр өйрәнгәнсез.

Кар кызы: Бабакаем, куянкайларга әзерләгән күчтәнәчләребез кая? Онытмадыңмы?

Кыш бабай: Картайдыммы, онытып җибәргәнмен, күчтәнәчләр бар. Куянкайлар, сез кишер яратасызмы? (Кыш бабай кечкенә кишер күрсәтә) Менә кишер алып килдем, сезнең яратканны белдем.

Кар кызы: Кыш бабай бу кечкенә бит, ә куяннар күп, барысы да бүләк көтә.

Кыш бабай: Хәзер сихерләп зурайтам мин аны (чыршы тирәли әйләнеп йөри дә, чыршы төбеннән зур кишер тартып чыгара).  Менә монысы барысына да җитә.

Кар кызы: И, бабакаем, нәрсә булды инде, һаман шул ук кишер, бүләгең дә юк.

Кыш бабай: Юк-юк, бу серле кишер. Әфсен-төфсен, күчтәнәчләр чәчелсен  (кишердән бер күчтәнәч алып күрсәтә). Әйдәгез, оланнар, калганнарын ишек төбендә калдырдым , бергәләшеп чыгып алыйк.

Балалар кыш бабай белән чыгып китәләр.