Шәфкатьлелек – ул кеше күңеленең көзгесе

№ 138

(Өлкән класс укучылары өчен сыйныф сәгате)

Гөлсинә СӘЛӘХОВА,

Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика һәм информатика укытучысы

 

Максат:

Балаларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек,  мохтаҗларга ярдәмгә килә белү, тормышта игелекле булырга омтылырга,  «игелеклелек», «сизгерлек», «шәфкать», «кешелеклелек» төшенчәләрен үзләштерүгә, шулай ук әхлакый үзаңны үстерүгә ярдәм итү.

Бурыч:

Укучыларга «шәфкать»төшенчәсенең эчтәлеген ачарга, әхлакый сыйфатларын үстерүгә ярдәм итү.

Җиһазлар: компьютер, мәгънәле сүзлекләр, фломастерлар, ручкалар һәм кәгазьнең чиста битләре.

Әзерлек этабы:

1.Сыйныф өч төркемгә бүленә, һәр төркемнең өстәлендә фломастерлар, ручкалар һәм чиста кәгазь битләре, мәгънәле  сүзлекләр.

2. Интерактив тактада «Игелек кыл»дип язылган рәсемнәр.

3.Стендта «Безнең игелекле эшләр»дип исемләнгән фотографияләр күргәзмәсе.

Сыйныф сәгате эчтәлеге.

Укытучы. Хәерле көн, балалар! Кеше  тормышта  ялгыз  яшәргә тиеш түгел, бу әлбәттә матур күренеш түгел. Һәркем моны аңларга һәм тоярга тиеш. Сезгә видеоролик карарга һәм «Игелек кыл»җырын тыңларга тәкъдим итәм.

Балалар! Кешеләрдә нинди сыйфатларны сез иң югары бәялисез? Төркемнәрдә фикерләшегез һәм бу сыйфатларны языгыз. (Төркемнәрдә эшләү). Балалар үзләренең уңай сыйфатлар исемлекләрен укыйлар, укучыларның җавапларында түбәндәге  сыйфатлар өстенлек итә: игелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, хөрмәт.

Интерактив тактада яхшылык турында мәкальләр:

1) Кешене кием түгел, ә аның игелекле эшләре бизи.

2) Изге эшкә ашык, ә начары үзе  дә килер.

3) Усал көнләшүдән елый, ә мәрхәмәтле кеше — шатлыктан.

4) Яхшы сүзләр байлыктан кыйммәтрәк.

5) Кем яхшы эшләр эшләсә,  файдасы үзенәдер.

6) Мәрхәмәтлелек кадерен, үзе  явызлык кичергән кеше  яхшырак аңлый.

Хәзер мин сезгә хикәя укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм бүгенге сыйныф сәгате темасының  исемен әйтегез:

“Әлеге йорт шәһәр читендә аз халыклы районда урнашкан. Анда илебезнең төрле почмакларыннан килгән картлар яши. Аларның бирегә килү сәбәпләре дә төрле, әлбәттә: берәүләрнең беркайчан да балалары булмаган, шуңа күрә алар картайгач, монда сыеныр урын тапканнар, икенчеләренә үз  балалары гаиләләрендә урын табылмаган, өченчеләре киленнәре яки оныклары белән уртак тел таба алмаган, дүртенчеләре… Хәер, булган барлык сәбәпләрне дә карап чыгарга кирәкме икән?

Бу картлар йортын табу алай ук кыен түгел. Автобус  тукталышыннан аңа тар сукмак алып бара, аның буенча ике йөз метрга якын узып, соры ике катлы бина ишекләренә керәсең. Аның тәрәзәләре моңсу, ни сәбәпледер, өйдән ниндидер салкын җил өрә кебек тоела. Аның тирәсендә агач та, бер куак та үсми,  матур  чәчәк түтәлләре дә юк. Ишегалдында  иртә-кичен,  бер-берсе белән сөйләшеп,  өч-дүрт пар  кеше йөри.  Алар артыннан  ашау өмет итеп сукбай этләр иярә, әмма тиздән артта калалар.

Картларның иң яраткан урыны – асфальт юл буйлап  тукталыштан килүче сукмак. Алар тупас эскәмияләргә утыралар һәм автобуслар, җиңел автомобильләр уза торган юлга күзләрен төбәп,  кемнедер өметләнеп  көтәләр.

Менә сукмакта  кулларына зур төенчек тоткан, бер  карчыкны  җитәкләп алып баручы яшь хатын күренде. Бу хатын-кыз 25-30 яшьләр тирәсендә,  сәламәт һәм матур, шуңа күрә карчык  аның артыннан чак  өлгерә. Ул: «Кызым, әкренрәк барырга  ярамыймы,  миңа суларга  авыр?» – дип дәште: – Миңа кичке сәгать алтыда өйдә булырга кирәк! Алешаның бер дустының бүген туган көне. Алга таба сөйләшүнең файдасыз булуын аңлап, карчык яшь хатын-кыздан калышмаска тырышты. Йортка килеп җиткәч, хатын ничектер яктырып китте һәм җиңел сулап куйды: «Аллага шөкер, ниһаять, барып җиттек!» Дөрес, тирә-юньдә аның шатлыгын уртаклашырлык кеше юк иде. «Син монда туктап тор, ә мин директорга барып карыйм», – дип, ишекләрен киң ачып, бина эченә ашыкты. Әмма,  әби яулыгын салып,  чәчләрен тәртипкә китерергә дә өлгерми калды, шатлыклы тавыш ишетелде: – Әйдә, әни! Директор урынында. Тик каядыр ашыга, шуңа күрә тизрәк барып җитәргә кирәк. Карчык ашыгыч рәвештә авыр  төенчекне кулына  алып, хатын-кыз  артыннан китте. Аларны чал чәчле, зур булмаган буйлы, төпле, ачык йөзле ир-егет каршы алды.

– Үтегез, зинһар, утырыгыз, – диде ул,   мин бу йортның хуҗасы. Кемнәр сез? Хатын сумкадан газетага төрелгән ниндидер төргәк алып, директор алдына өстәлгә куйды:

– Менә, укыгыз. Монда, барысы да язылган. Директор җавап итеп бер сүз дә әйтмичә, өстәлдән күзлеген, пиджак кесәсеннән кулъяулыгын алып, ашыкмыйча гына күзлек пяласын сөртте. Аннан соң төргәктән документларны алып, күзен күтәрмичә генә:

– Ханым, ә сез Марфуга әбигә кем буласыз?

– Ничек  кем? Кызы, әлбәттә.

– Кызым, гафу итегез, ул сезнең туган анагызмы?

– Әйе, – дип җавап бирде ханым, бер дә борчылмыйча, үз чиратында, документлар белән бар да тәртиптәдер? – дип өстәде.

– Әлбәттә, «барысы да тәртиптә», – диде директор, хатын-кызга карашын ташлап, – бары бер генә нәрсә аңлашылмый: әниегезне күпме вакытка  калдырасыз? Бу сорауга да хатын-кыз тиз генә җавап бирергә ашыкты:

– Эш миндә түгел, ул бирегә үзе теләп килде.

– Әйе, әйе, – диде әнисе, – мин үзем сорадым, иркенләп, тыныч яшәсеннәр дигән карарга килдем. Күпме рөхсәт итәсез, шуның кадәр яшәрмен. Кызы Әнисенең сүзләренә шатланып,  өстәп куйды: – Без аны Алешя белән ничә тапкыр калырга күндердек. Бернигә дә риза түгел.

– Хәзер миңа барысы да аңлашыла башлады, – диде директор, урыныннан торып, авыр сулап. – Хәзер сез, ханым, тыныч кына китә аласыз, ә сез әби, бераз көтегез… Хатын-кыз саубуллашмыйча гына бүлмәдән чыккач, директор карчык янына якынлашып, турыдан-туры сорады:

– Дөресен әйтегез әле, сез үз теләгегез белән бирегә килдегезме?

– Кая инде, улым! – әби калтыравыклы тавыш белән җавап бирде. – Ирем вафатыннан соң кызым ире белән миңа күчтеләр. Шул көннән бирле миңа тынычлык бетте. Монда китерүләрен сорадым. (Вил Казыйханов)”

Төркемнәрдә фикер алышу өчен сораулар:

– Сез ничек уйлыйсыз: бу карчык монда ни өчен килде? Үз кызы белән ни өчен уртак тел таба алмады ?

– Мыскыллау, ихтирам булмау, мәрхәмәтсезлек һ.б. лар.

– Боларның барысын да кыскача гына ничек атап була?

– Рәхимсезлек, оятсызлык һ. б.

– Бүгенге көндә янәшәбездә яшәүчеләрнең күбесен кем тәшкил итә дип уйлыйсыз? Әлбәттә, игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләр?  Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Кешеләрдәге матур сыйфатлар: шәфкатьлелек, игелеклелек турында.

Безнең сыйныф сәгатенең темасы:  «Шәфкатьлелек – ул кеше күңеленең көзгесе».

«Шәфкатьлелек» сүзе нәрсәне күздә тота? (балалар җавап бирә)  Шәфкатьлелек – ул кемгә дә булса ярдәм итәргә әзер булу, игътибарлылык һәм хөрмәт күрсәтү.

Мәгънәсе буенча шәфкатьлелеккә якын сүзләр китерегез.

(Мәсәлән: сизгер, ярдәмчел, игътибарлы).

Сезнең алда мәгънәле сүзлекләр, шушы сүзләрнең аңлатмасын табыгыз (Төркемнәрдә эшләү.)

1  нче группа 2  нче группа 3 нче группа
Хәсрәт Хөрмәт Кешеләрне ярату
Игелеклелек Кешелеклелек Альтруизм
     

 

Җаваплар

I төркем: (һәр билгеләмә интерактив тактада).

Хәсрәт – кайгы-хәсрәт, борчылу. Игелеклелек – кешеләргә карата ярдәмчел булу, яхшылык эшләргә омтылу.

Җаваплар

II төркем:

Хөрмәт – бер-береңне хөрмәт итүгә нигезләнгән ихтирамлы мөнәсәбәт. Кешелеклелек – кешеләргә карата ярату, хөрмәт, кешелек дәрәҗәсенә карата ихтирам, кешеләргә карата сизгер, игелекле, ярдәмчел мөнәсәбәт.

Җаваплар

III төркем:

Кешеләрне ярату – кешеләргә мәхәббәт.

Альтруизм – башка кешеләрнең иминлеге турында риясыз кайгырту.

Укытучы: Афәрин, балалар! Биремне яхшы үтәдегез.

Ә хәзер мин һәр төркемгә  карточкалар бирәм һәм һәр төркем бу сүзләрне аңлатырга тиеш.

Карточка №1. Без барыбыз да табигать балалары. Табигатьтә  мәрхәмәтсез күренешләр юк. Без яратырга, яратылырга, мәрхәмәтлелек кылырга тиешбез. (  Балалар фикерләшә.)

Карточка №2. Мәрхәмәтлелек ярдәмгә мохтаҗ булучыларны кабул итү пункты.

Карточка №3. Шәфкать – ул кешеләргә мәхәббәт, кире бәйләнешне таләп итмичә, барлык кешеләргә дә  ярдәм итү.

Укытучы: Бик яхшы балалар! Рәхмәт! Ә хәзер кроссворд чишик:

1. Бер төркем туганнар яшәеше.

2. Кешенең иң кыйммәтле байлыгы.

3. Кешегә игътибар күрсәтү.

4. Ихлас бәйлелек.

5. Кешеләргә ихлас, намуслы булу.

6. Әйләнә-тирәдәгеләр алдында үз-үзеңне тоту өчен җаваплылык хисе тою.

7. Барлык хисләрнең яшәү урыны.

8. Ихтирамлы мөнәсәбәт.

 Укытучы: Молодцы!

Ә хәзер  «шәфкатьлелек» төшенчәсенә мөнәсәбәтегезне төс белән белдерергә тәкъдим итәм. (Балалар төркемнәрдә » шәфкатьлелек» төсе буенча фикер алышалар һәм кәгазь битне фломастерлар белән бизиләр.) Үз төсегезгә аңлатма бирегез.

Җаваплар:

“Бездә шәфкать яшел төс, кешеләрнең бер-берсенә карата назлы һәм сак карашы белән аңлатыла.”

«Шәфкать – ул кызыл төс, кан төсе, йөрәк төсе, ул игелек өчен көч бирә».

«Шәфкать» – ул зәңгәр күк төсе, кешеләрнең әйләнә-тирә дөньяга мөнәсәбәтләренең чисталыгы төсе.

Укытучы: «Шәфкать – актив игелек ул». Кеше кешеләргә игелек кылу өчен җирдә туа һәм яши. Бүген үк, үз өегездә игелек кыла башлагыз! Үз йөрәгегезнең җылысын әби-бабайларыгызга, олыларга, күршегезгә бүләк итегез. Сез, һичшиксез, тирә-юньдәге дөньяның матурлыкка әйләнүен күрерсез!

Укытучы: Шуның белән безнең дәрес ахырына якынлашты. Сез бүген бик яхшы эшләдегез. Без сезгә игелек телибез. Игелекле эшләр һәм игелекле сүзләр әйтеп яшәргә язсын!