Кәҗә бәтиләренең шәһәргә сәяхәте

№ 137

(Өлкәннәр төркеме өчен сәхнәләштерелгән курчак театры)

 Гөлирә АСРИЕВА,                                                                       

Казан шәһәренең 290 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Кечкенә матур аланда кәҗә бәтиләре булып киенгән өч кыз уйный , сикерәләр , шаяралар, мәтәлчек аталар. Кунелле көй янгырый.

     1 нче бәти:Күңелле дә сон безнең аланда!

2 нче бәти: Тирә-якта хуш исле чәчәкләр.

     3 нче бәти: Йомшак яшел үләннәр(тыпырдап ала)

Өчесе түгәрәк ясап әйләнәләр.

Мыраубикә:(Кәҗә бәтиләренә якын килеп). Сезнең үз аланыгыздан башка нәрсә күргәнегез бар соң? (Бәтиләр аптырашып Мыраубикәне тыңлыйлар). Менә мин кичә шәһәргә кунакка бардым, менә анда ичмасам….

1 нче бәти: Шәһәргә? Син анда нишләдең соң?

     Мыраубикә: Ял паркына барып төрле-төрле атынгычларда атындым, тәмле-тәмле туңдырмалар, йогуртлар ашадым. Алай гына түгел, зоопаркка барып ерактан килгән хайваннар белән дә таныштым, аралаштым(иренеп кенә киерелә, сузыла). Ә хәзер миңа ял итәргә кирәк.

      Акбай(керә)- Кем мактана дисәм, син Мыраубикә икәнсең(Акбай бәтиләргә карап сөйли) Сезнең шәһәрдә булганыгыз бармы?

Кәҗә бәтиләре: Юк шул.

     Акбай: Шәһәр күрәсегез киләме?

     Бәтиләр: Килә, бик килә.

     Акбай: Ярый, алайсам, җыеныгыз, мин сезне шәһәргә кунакка алып барам.

     Бәтиләр: Ур-ра!(шатланалар, сикерәләр. Куңелле көй яңгырый)

Зур юл, юл билгеләре һэм курчакларның автобуста утырып барганы күренә. Шул ук автобуста кондуктор билет сатып , тикшереп йөри. Бер куян йокымсырап утыра.

 Кондуктор(куянны төрткәләп)

-Әллә йоклаган куян?

-Куян,куян,тор,уян,

Йоклаганга салышма,

Мондый хәйлә таныш ла!

Күрсәт әле билетыңны.

(куян билеты юклыгын сүзсез генә кулларын як-якка җәеп аңлата)

Акбай:Карагыз әле, дуслар, белмичә хурлыкка калмыйк тагын, билет алырга кирәк ләбаса.

Зур юлда бик күп машиналар тавышы ишетелә. Акбай өч кәҗә бәтиен ияртеп автобустан төшә. Бер кәҗә бәтие юлны аркылы чыкмакчы була, машина кычкыртып куя. Бу тавышка ГАИ машинасы килеп җитә.

      Полиция хезмәткәре: Таныш булыйк, мин юл хәрәкәтен көйләүче, тәртипкә салучы абзыегыз булам. Сез кемнәр һәм кая юл тотасыз?

      Акбай: Безме? Без авылдан шәһәргә кунакка килдек.

      Полиция хезмәткәре: Алай(башын кашып куя) Шәһәрдә курыкмыйча йөрү өчен юл билгеләрен белергә кирәк. Сез юл билгеләре белән танышмы?

1 нче бәти: (як-ягына каранып) Охо-хо, монда алар бик күп икән.

     2 нче бәти: Минем бернинди юл билгеләрен дә беләсем килми, шундый ачыктым, Акбай, монда ашханә еракмы икэн?

    Полиция хезмәткәре: Тәк-тәк(кырыс кына) Эшне шуннан башлап җибәрербез дә. Әнә теге билгене күрәсезме, чәнечке белән кашык төшерелгәнен. Анда ашханә тукталышы булыр.

    Бәтиләр: Әйдә, йөгердек. (юлны аркылы чыкмакчы булалар)

Полиция хезмәткәре: Туктагыз, ашыкмагыз.Урамны теләсә кайдан чыгарга ярамый, машина астында калуыгыз бар. Шуңа күрә зебрадан чыгарга кирәк.

1 нче бәти: Нәрсә ул зебра?

Полиция хезмәткәре:Җәяүлеләргә урамны аркылы чыгу өчен күрсәтелгән махсус урын, ул ак сызыклар белән билеләнә.

    2 нче бәти: Менэ, менә, монда ул, әйдә, тизрәк чыгыйк.

    Акбай: Ут чыккан кебек

Ашыгып чапма,

Бераз туктап тор.

Урам чатында

Бар светофор.

(Өч кыз светофордагы утлар төсендәге яулык, итәк, оекбаштан, алар баскыч төбендә утыра)

Өчесе бергә:

Светофор ул безнең өй,

Өчебез дә бертуган.

Юлда дөрес йөргәннәргә

Йөзебез якты һаман.

Иң кырысы- мин кызыл төс,

Син һәрчак миңа кара:

Каршыңда кызыл ут янса,

Ашыгып алга барма.

Юлны тыныч чыгу өчен

Минем киңәшне тыңла.

Көт! Күрерсең: сары янар

Өч төснең уртасында.

Артыннан ук мин- яшел төс

Янармын синең алда.

Әйтермен: каршылыклар юк,

Курыкмый алга атла.

Акбай: -Яшел ут янды, әйдә алга үтик(ашханәгә таба атлыйлар, бераздан тәлинкә, чәнечке-кашык авзлары ишетелә)

Кәҗә бәтиләре: Тамак туйды, хәзер уйнап алсак та була (уйнамакчы булалар)

  Юл билгесе: Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Юл билгесе мин булам,

Таныш булсын ул сезгә.(Ял паркында уйныйлар,сикерәләр, куңел ачалар.)

Полиция  хезмәткәре: Курәм сезгә шәһәрдә кунак булу килешкән.

Кәҗә бәтиләре: Әйе, безгә бик куңелле булды. Шәһәрдә исән-имин, курыкмыйча йөрергә безгә светофор, юл билгеләре булышты.

Полиция хезмәткәре: Яле, шәһәргә кунакка килгәч нәрсәләр белдегез, нәрсәләрне исегездә калдырдыгыз икән, сезне бер кат сынап карыйм эле( юл хәрәкәте кагыйдәләрен сорый)

Акбай: Урамда сак булыгыз,

Кагыйдәләр белегез,

Ашыкмагыз беркайчан да,

Бәлагә юлыкмагыз.

Җыр яңгырый. “Юлларда тәртип булсын”(Вәзилә Вәлиева көе һәм сүзләре).