«Табигатькә булышыйк»
№ 137
(Экологиягә багышланган квест –уен)
Гөлфирә САБИРҖАНОВА,
Казан шәһәре 134 нче балалар бакчасы югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Гөлназ ХӘБИБРАХМАНОВА,
Казан шәһәре 134 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Тәрбиямаксаты.
Укучылардатабигатькә карата сакчыл караш,экологик культура
тәрбияләү,үзеңнең табигатьтәгегамәлеңә, мөнәсәбәтенәһәрвакыт
бәябирергәөйрәнү.
Үстерешмаксаты.
1. Кирәклеинформациянесайлапалырга;үзфикереңнедәлиллибелергәөйрәтү.
2. Ишетепаңлаукүнегүләреашаигътибарлылыкныүстерү.
3.Активлык һәммөстәкыйльфикерйөртәбелүсәләтенкамилләштерү.
Алып баручы:Исәнмесез кадерле катнашучылар. Табигать турында күп белүче экологик квест кунакларына без бик шатбыз. Табигать безнең байлыгыбыз, бу байлыкны киләчәк буынга саклау безнең бурычыбыз булып тора. Кеше — ул табигатьнең бер кисәге.
Михаил Пришвин сүзләре: «Балыкка чиста су кирәк — суларыбызны сакларга кирәк». Урманда, тауларда төрле кыйммәтле җәнлекләр яши — урманнарны, тауларны, далаларны сакларга кирәк. Балыкка-су, җәнлеккә — урман, таулар, далалар кирәк. Ә кешегә үзенең туган җире кирәк. Табигатьне саклау — ул димәк туган җирне саклау дигән сүз. Ә табигатьне саклау өчен , аның серләрен белергә кирәк. Аның белән дус һәм тату яшәргә өйрәтергә кирәк. Ә сез табигатьне яратасызмы? Аның белән дус һәм тату яшисезме?
( Урман хуҗасы чыга)
Урман хуҗасы: Кем минем хуҗалыгымда тавышланып йөри? Тагын пычратырга килдегезме?
Алып баручы: Тавышланмыйбыз без. Без монда кемнең табигатькә карашы әйбәт, аны саклый һәм яклаганын ачыклый идек. Һәм, әлбәттә, экология турында белемнәребезне тикшерә идек.
Урман хуҗасы: Ә мин сезне сәяхәтчеләр дип уйладым. Урманны пычратырга килдегез дип торам. Әле күптән түгел генә, алар монда булып киттеләр. Күрсәгез нәрсәләр монда эшләгәннәрен. Сезнең миңа урманны чистартырга булышасыгыз килмиме?
Алып баручы:Бик теләп булышабыз.
Урман хуҗасы: Алай булса сезгә төрле күнегүләр чишәргә һәм менә бу экологик тукталышлар аша үтәргә кирәк. Һәр эшләнгән эш ахырында урман тәртипкә китереләчәк, ә сез чиста урман нинди булырга тиешлеге турында пазл алачаксыз. Әгәр күнегүне үти алмасагыз урман пычрак калачак. Миңа да булышырсыз һәм үзегезнең белемнәрегезне дә күрсәтерсез.
Балалар тукталышлар буенча китәләр.
I. Тасвирлама буенча бел: » Канатлы дуслар» тукталышы.
Алып баручы кошлар турында тасвирлама укый. Бу тасвирламага карап нинди кош турында сүз барганлыгын белергә тиешләр һәм тактадан табып күрсәтергә кирәк.
1.Кышынулиртәдәнкичкәкадәрашаргаэзли. Кайрыярыкларындакышлаганбөҗәкләрбеләнтуклана. Букошныңберпарыкышбуена 40 төпҗимешагачынкорткычларданарындыра, миллионнарчабөҗәкләрнеюкитә. Кышкөнеаларгаҗимлекләрясапэлепкуяргакирәк. Улҗәйкөнеикетапкырсигезәр – унарбалачыгара. Атаһәманакошнәниләренәкөненә 400 – 600 әртапкыртөрлебөҗәккитерәләр. (Песнәк)
2.Кошның корсак асты һәм баш арты – кып – кызыл. Кара канатларыаркылыгаберничәрәтсызыкларбеләнбизәлгән. Улозынча кара койрыгынкәүсәгәтеридәтомшыгыбеләнҗиргәкечкенә кайры кисәкләреочыра, агачтан корт эзли. Урман “докторы” диләраныңтурында. (Тукран)
3.Бөрчек – бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус, тату яши. Ул – игенче ярдәмчесе. Җәй буена уннарча мең корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр. (Сыерчык)
4. Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Оялары – тәрәзә башында , йорт кыегында, ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк – җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана. (Чыпчык)
(Дөрес җавап өчен чиста урман төшерелгән пазл кисәге бирелә.Иң ахырдан рәсемгә карап балалар кошларның исемнәрен әйтергә тиешләр.)
II.”Әкияти сораулар”.”Әкият тукталышы”.
Әкиятче рәсемнәр күрсәтә.
1.Санитар-гигиеник кагыйдәләрне үтәмәү аркасында зыян күрүче әкият герое нинди әкияттән?(Сестрица Аленушка и братец Иванушка)
2.Нинди әкияттә ,кыз соравы буенча дөньяда бер генә булган чәчәкне юкка чыгаралар?(Аленький цветочек)
3.Нинди әкияттә гигант яшелчә бар?(Шалкан)
4.Нинди әкияттә нәүрүз чәчәгеннән бәйләм ясыйлар?(Унике ай)
5.Нинди әкият тылсымлы ат турында?(Канатлы ат)
6.Кайсы әкияттә балык бөтен теләкләрне дә үти?(Чуртан кушуы буенча)
III. “Спектакль”. “Театр тукталышы”.
Бер катнашучы хайваннар турындагы әкиятләр сүрәтләнгән рәсемнәрне сайлый.Балалар тәрбияче белән бергә бу әкиятне күрсәтәләр.
IV.”Табышмаклар җыелмасы”.”Билгесезлек тукталышы”.
Белмәмеш балаларга бер-бер артлы табышмаклар әйтә.
1.Җәй көне алар бик күп булалар,ә кыш җитүгә үлеп бетәләр.Сикерәләр,колак янында безелдиләр,нәрсәләр алар?(Чебеннәр)
2.Урманда һәм сазлыкта табарга була һәм алар яшел төстә.(Бакалар)
3.Агач бөгә-кулы юк,йөри торган юлы юк.Ачуланса-сызгыра,тузаннарны туздыра.(Җил)
4.Яз килсә,киенә,көз килсә чишенә.(Җир)
5.Нәрсә таш күлмәк киеп йөри ? (Ташбака)
6.Яшел түбәле түгәрәк йорт,эче тулы корт.(Карбыз)
7.Ул су да,ипи дә түгел,әмма аңардан башка яшәп булмый.(Һава)
8.Бер көндә килә,бер елдан китә.(Яңа ел)
9.Ишекне,тәрәзәне шакымый,керә дә бөтен кешене уята.(Кояш)
10.Су астында яши,арты белән йөри.(Кысла)
V.”Күзәтүләр җыелмасы”.”Табигать лабараториясе”.
Тылсымчы :Бүген без төрле тәҗрибәләр ясыйбыз һәм шаккатабыз
-гаҗәпләнәбез. Песок һәм су белән төрле тәҗрибәләр ясыйбыз.Өстәлдә күмер һәм мамык ярдәмендә суны чистарту өчен төрле җиһазлар тора.
VI.Йомгаклау.”Соңгы тукталыш”
Бу тукталышта төрле тукталышларда бирелгән пазл(кисәкләрне) җыярга кирәк булачак.
Урман хуҗасы:Балалар сез миңа бик булыштыгыз.Зур рәхмәт сезгә.Урманны да тәртипкә китердек һәм чиста урманны да кисәкләрдән җыйдык. Урман сезгә рәхмәт әйтә һәм биергә чакыра.
Алып баручы:Безнең уеныбыз ахырына якынлашты. Барыгызга да катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Йомгаклап шуны әйтәсе килә,кеше-ул табигатьнең бер кисәге.Аны табигатьтән башка күз алдына китереп булмый.
Табигать-безнең уртак йортыбыз.Ул гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз!
Табигатьне саклагыз!
И күңелле җәй көнендә-
Табигатькочагында!
Менәшуныистәтоту
Кирәктершулчагында:
Агачларнысындырмагыз,
Кош оясынватмагыз.
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүпатмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урмандаутякмагыз.
Табигать-уртакйортыбыз,
Аныберүксаклагыз! (Ирина Рәҗәпова)