Туган ягыбыз Питрәч – саннарда

№ 134

(V – VI сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара)

Гөлфәния СӘЙФЕТДИНОВА,

Питрәч районы Чыты төп мәктәбенең югары квалификация категорияле математика укытучысы

Максат. Укучыларның фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерү; математика фәнен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү; туган якка ихтирам, горурлык, мәхәббәт хисләре формалаштыруны дәвам итү.

Кичә барышы

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, килгән кунаклар, укытучылар! «Туган ягыбыз – саннарда» дип аталган уен-кичәне башлыйбыз. Кешенең табигать белән тыгыз элемтәдә яшәве тормыш өчен кирәк.

Уйлаганыгыз бармы икән: Туган җир нәрсә ул? Агымсулар киңлегеме, тук башаклы басулармы, әллә бай тарихлы, колач җитмәс ил-мәмләкәтме? Минемчә, ул – һәркайсыбыз тәүге аваз салган, дөнья картасында хәтта ноктадан да бәләкәйрәк урын биләгән җир. Ә сезнеңчә?

(Укучыларның җавабы тыңлана.)

Укучылар.

– Ватан – кешенең туган ягы, туган җире ул.

– Ватан – һәр кешене өчен үзе туган һәм шуның гражданины булган ил.

– Ватан – туып-үскән һәм яшәгән йортым, урамым, шәһәрем, белем биргән мәктәбем, дусларым, укытучыларым ул.

– Ватан – сулаган һавам, атлап йөргән сукмагым, җиләк җыйган болыным, су коенган инешем.

Укытучы. Бик матур фикерләр әйттегез, сезнең белән мин дә килешәм. Тагын шуны гына өстисем килә: һәркемнең туган илгә булган мәхәббәт хисен мин бер зур елгага тиңләр идем. Әмма һәрбер елганың чишмә башы була. һәркайсыбызның тормыш юлы бәләкәй генә инештән башлана. Нинди инеш икәнен бергәләп математик бирем чишеп белә алабыз.

640:40+830=…

39х10–41=…

300-27х4=…

(445–95):50=…

160+20х9=…

490х2:70=…

 

14 7 349 192 340 846
Ч Р И Т Ә П

 

(Укучылар, мисалларны чишеп, Питрәч сүзен табалар.)

Укытучы. Ә без үз туган ягыбызны, үз районыбызны беләбезме соң? Кайчакта тормыш ыгы-зыгысы белән янәшәбездәге гүзәллекне абайлап та бетермибездер. Районыбызда истәлекле урыннар, тарихи биналар, күренекле шәхесләр бик күп. Әйдәгез, тарихи сәхифәләр буйлап бергәләп сәфәр чыгыйк. Ләкин безнең сәфәребез гади сәфәр генә булмаячак, районыбыз турында күбрәк белергә барлык фәннәр патшасы математика ярдәмгә килер.

Питрәч турында сезне күбрәк таныштырасым килә. Питрәч районының оешкан елын бергәләп табыйк.

Бирем. Саннар рәте бирелгән: 450, 180, 720, 386, 650, 900.

Әлеге рәттәге 386 санын 5 кә тапкырласак, Питрәчнең район буларак оешкан елын табарбыз. (1930)

Укытучы. Безнең Питрәч – нигездә авыл хуҗалыгы районы. Хуҗалыклар икмәк, бәрәңге, сөт, ит җитештерү белән шөгыльләнә. Бөртеклеләрдән елдан-ел мул уңыш алына. Районыбыз турында күбрәк белү өчен миңа сезнең ярдәм кирәк. Әйдәгез, түбәндәге тигезләмәләрне чишәбез.

Бирем. у+5,46=79,46 Әлеге тигезләмәнең җавабы хәзерге вакытта Питрәч районындагы авыллар санын  күрсәтә.

m –9285=1000          m – шәхси хуҗалыклар саны булып тора.

Ул хуҗалыкларда … кеше яши. b:2=14300

Сорауларга җавап бирегез.

6 ярым таякның ничә очы бар?(Укучылар җавабы 14) – Районыбызда 14 урта мәктәп бар;

1 йомырка 4 минут пешә, 5 йомырка ничә минут пешә?(4) –Районыбыздагы төп мәктәпләр саны;

бер аягында басып торган тавык – 2 кг, ә ике аягында басып торган тавык ничә кг?(2) – районыбыздагы башлангыч мәктәпләр саны;

бер ярым балык 1 сум 50 тиен тора, 1 балык күпме тора? (1 сум) –районбызда 1 коррекцион мәктәп-интернат, 1 балалар сәнгать мәктәбе, 1 һәнәри лицей эшли. Һөнәри лицей – республикабыз районнары арасында иң алдынгы уку йортларының берсе. Аның төп уку корпусыннан тыш ашханәсе, спорт залы, тулай торагы, авыл хуҗалыгы буенча ярдәмче базасы бар. Биредә ремонтчы-слесарьлар, тракторчы-машинист, хисапчы, тегүче, аш-су осталары әзерләнә.

Укытучы. Районыбызның зур байлыгы – урман. Урманның файдасы зур. Урман үзенең матурлыгы, гүзәллеге белән табигатькә ямь бирә. Урман –кислород чишмәсе, ул ягулык, төзү материаллары, дарулар бирә. Сумала, камфара, скипидар, буяулар да урманнан алына. Урман кошларга яшәү урыны булып тора. Тәмле җиләкләре, гөмбәләре белән сыйлый.Урман матур да, файдалы да. Шуңа күрә  аны сакларга кирәк. Укучылар, әйдәгез, санап карыйк әле, Питрәч районы территориясенең ничә гектарын урманнар били икән?

ИМӘН

Х 3

УРМАН       Хәрефләр урынындагы саннарны табыгыз. (Җавап: 6475х3=19425)

Питрәч районы урманнарында үсүче кайбер агачларның яшен мәсьәлә чишеп табыйк.

Безнең урманнарда имән, чыршы, юкә агачлары үсә. Өчесенең гомер озынлыгы 1550 ел. Имәннең яшәү озынлыгы юкәнең ¾ тәшкил итә, ә чыршы юкәнең ¼ яши. Барлык агачларның яшәү елларын табыгыз.

Җавап. Имән – 800 ел, юкә – 600, чыршы – 150 ел.

Укытучы. Укучылар, сез Питрәч районы турында тагын нәрсәләр беләсез икән? Мин сезгә сораулар бирәм, сез шуларга җаваплар табарга тиешсез.

– Питрәчнең иң зур авылы. (Шәле)

– Питрәч районында ничә Советлар Союзы Герое. (3)

– Питрәч гербында нәрсә сурәтләнгән? (Әтәч)

– «Питрәч – безнең туган җир» китабының авторлары. (Әтиле-уллы Павел һәм Михаил Апушевлар)

– Питрәч бассейны ничек атала? (Сула)

– Брест крепостен саклауда катнашкан Советлар Союзы Героеның исем-фамилиясен атагыз? Ул кайсы авылдан? (Петр Михайлович Гаврилов, Әлбәдән авылында туган.)

– 2019 елның җәендә Әлбәдән авылында нинди Бөтенроссия күләмендәге чара узды? («Скорлупино» фестивале)

– Камил Кәримов кем ул? (Сатирик язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Шәле авылында туган.)

– Мишә елгасының озынлыгы. (204 км)

– «Скорлупино» IV Бөтенроссия фестивалендә ничә йомыркадан тәбә пешереп рекорд куелды? (7777)

Укытучы. Һәр милләтнең, һәр халыкның үзенчә чын милли көе, җыры, җан азыгы, күңел көзгесе бар. һәр халыкның үз сандугачы, һәр чәчәкнең үз матурлыгы була. Безнең гүзәл табигатьле туган ягыбызның да үз җырчылары, үз җырлары бар. Кичәбезне Хәния апагыз Фәрхи репертуарыннан «Сагынам сине, Питрәч!» җыры белән тәмамлыйбыз.

Мишә буе ямьле, Питрәч ягы –

Кочагыңда эреп югалам.

Тигез сукмакларга басып йөрим –

Синең эзләреңне саклаган.

Үзәкләрне өзәсең бит,

Сагынам сине, Питрәч.

Аһ, диеп бер әйтеп куям,

Синнән еракка киткәч.

Сине ташлап киткән балаларың

Китмәскә дип кире кайталар.

Туйлар гөрли, яшәрә авыллар,

Җирне ямьләп туа сабыйлар.

Өзелер әле үзәгең,

Сагындыра ул Питрәч.

Аһ, диеп әйтерсең әле,

Питрәчтән ерак киткәч.

Син дә, дустым, кайтчы туган илгә,

Йөрмә әле читтә адашып, —

Туган ягың кабул итәр сине

Кочагына алып, яратып.

Үзәкләрне өзәсең бит,

Сагынам сине, Питрәч.

Аһ, диеп бер әйтеп куям,

Синнән еракка киткәч.