Көндәлек матбугатны дәрестә куллану

№ 132

(VII – VIII сыйныф укучылыры өчен китапханә дәресе)

Раушания БАЙРАШЕВА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең педагог-китапханәчесе

Максат. Укучыларны дәрес материалын өйрәнгәндә көндәлек матбугатны  дөрес итеп кулланырга өйрәтү.

Бурычлар:

белем бирүдәге:

– укучыларның китапханәләр турында күзаллауларын киңәйтүне тәэмин итү;

– дәрестә көндәлек матбугаттан дөрес итеп файдаланырга өйрәтү.

фикер сәләтен үстерүдә: укучыларда аралашу культурасын, үз фикерен төгәл итеп формалаштыруны үстерү;

тәрбияләви:

– китап укуга карата мәхәббәт, өстәмә белем алуга ихтыяҗ тәрбияләү;

– кирәкле күнекмәләр, компетенцияләр формалаштыру.

(Төрле елларда чыккан газета-журналлардан «Көндәлек матбугат» дигән күргәзмә оештырыла.)

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Укучыларны дәрескә оештыру (исәнләшү, танышу, уңай халәт тудыру).

Китапханәче.  Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн барыгызга да!

Без бүген сезнең белән китапханә дәресенә кердек. Көндәлек матбугат, ягъни газета-журналлардан алган белемнәрне, мәгълүматны без дәрестә ничек итеп куллана алабыз? Бүген без нәкъ менә шул турыда сөйләшербез.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Китапханәче. Балалар – безнең киләчәгебез, диләр. Чыннан да, милләтебезнең дә, илебезнең дә киләчәге – сезнең кулда. «Ни чәчсәң, шуны урырсың», − диелә татар халык мәкалендә. Димәк, безнең киләчәк тормышыбызның нинди булуы сезгә нинди тәрбия бирүебездән тора. Бүген яшь буынга үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләүдә бик зур рольне массакүләм мәгълүмат чаралары уйный.

(Газета-журналлар турында кыскача мәгълүмат  бирелә, презентация күрсәтелә (3 мин.)

Китапханәче. Матбугат әдәби әсәрләрне халыкка житкерүче, татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатын пропагандалаучы һәм җайга салучы фактор булып тора. Бу татар балалар матбугатына да кагыла. Балалар өчен чыга торган «Ялкын» журналы 1924 елны үк дөнья күрә. Балалар журналлары әдәби-нәфис булуы, укучыда эстетик зәвык тәрбияләве, балаларга дөньяны танып-белүдә ярдәмлек булулары белән үзенчәлекле. Балалар басмалары үз эшчәнлеген ике юнәлештә алып бара: дөньяви һәм дини.

Әйе, без сезнең белән «Ялкын» журналы  турында сүз алып барырбыз һәм «Татарстан» журналы белән танышып үтәрбез. «Татарстан» журналына тукталуыбыз бер дә очраклы түгел. Чөнки бу журнал киләсе елга үзенең ТАССР буларак бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк республикабыз исемен йөртә. Тагын шунысы бар: бу журнал – республикабыз белән яшьтәшләр. Аның да беренче саны ТАССР оешкан 1920 чыккан була.

III. Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру

Китапханәче. «Татарстан» журналы турында безнең кунагыбыз – әлеге журналның чыгарылыш мөхәррире Фәридә Шәүкәт кызы Әхмәтҗанова сөйләп үтәр.

Фәридә Әхмәтҗанова. Журналның һәр санын планлаштыру аның эчтәлеге, тышлыгы нинди булырга тиешлеген ачыклаудан башлана. Тышлыкта бик матур фотосурәт, яңа санда дөнья күрәчәк иң кызыклы мәкаләләр һәм басма турында гомуми мәгълүмат бирелә. Журналда материллар өч рубрика буенча урнаштырыла: акыллы гамәлләр, игелекле эшләр һәм мәңгелек кыйммәтләр. Без беренче рубрикада республика күләмендә уздырыла, гамәлгә ашырыла торган күркәм эшләр турында сөйләргә тырышабыз. Әйтик, кайларда юллар, яңа клублар, хастаханәләр ачыла, галимнәребез нинди ачышлар ясый, халыкны нинди проблемалар борчый. Игелекле эшләр рубрикасында кызыклы шәхесләр, үз хезмәтләре белән республикабыз үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында язабыз. Республикабызның төрле почмакларында урнашкан кала һәм салаларның матурлыгын фотопроектларда яктыртабыз. Ә мәңгелек кыйммәтләр үзе үк үзе турында сөйли. Монда без мәдәният, тарих битләренә күз салабыз. Әйтик, безнең милләтнең үткәне, татар дәүләтләре һәм ханнары тарихлары, бүгенге Татарстан авыллары атамаларының кайдан» алынуы, аларның яшәеше, татар халык ашларының җирле үзенчәлекләре, мавыктыргыч риваятьләр һәм башка бик күп кызыклы материаллар. «Татарстан» журналын укучы һәркем биредә үзе өчен кызыклы нәрсәләр таба ала, дип уйлыйм. Аны әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз белән бергә дә укырга мөмкин, география, тарих дәресләренә әзерләнгәндә куллану да сезгә өстәмә белемнәр бирер, күзаллауларыгызны киңәйтер.

Китапханәче. Республикабызда татар балалары өчен дә щактый газета журналлар нәшер ителә. Я, сез кайсыларын беләсез, яздырып алвүасыз я китапханәбездән алып укыйсыз.

Укучылар. Чаллыда «Көмеш кыңгырау» газетасы, Казанда «Салават күпере», «Тылсымлы куллар», «Сабантуй», «Ялкын», «Идел» журналлары нәшер ителә. «Гаилә һәм мәктәп» журналында да балалар өчен кызыклы сәхифәләр бар.

Китапханәче. Бик дөрес, балалар. Шулай да сез санап киткән газета-журналлар арасында иң өлкәне – «Ялкын» журналы. Ул 1924 елдан бирле чыгып килә. Димәк, «Ялкын» журналы өчен быел – юбилей елы. Март аенда ул үенең 95 еллыгын билгеләп үтте.

Хәзер, әйдәгез татар матбугаты турындагы белемнәрегезне тикшереп карыйк.

1 нче сорау. «Ялкын» журналында нинди төп рубрикалар бар?

Укучылар җавабы. «Ачыш», «Сәяхәт», «Шәхес», «Дин дәресе», «Тәҗрибә», «Иҗат».

2 нче сорау.  Газета журналдан нәрсә белән аерыла?

Укучылар җавабы. Беренчедән, газета көндәлек яңалыкны, якын арада булачак яки булган бәйрәмнең, кичәнең, чараның иң мөһим мизгелләрен биреп бара.

Икенчедән, журналлар айга бер яисә ике мәртәбә генә чыга, алар –төрле  мәгълүматны тирәнтен яктырта торган басмалар.

Китапханәче. Бик дөрес. Сәз әйткәннәргә өстәп, тагын шуны әйтәсем килә: татар телендәге газета-журналларны, иң беренче чиратта, милли мәдәниятне, сәнгатьне һәм тарихны саклап калу, торгызу, үстерү проблемалары борчый.

Алардагы төрле кызыклы даими рубрика, конкурсларның барысы да саф татар телендә. Танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләреннән кала, сездәй балаларга газета-журнал битләрендә үзләрен язучы буларак сынап карарга мөмкинлек бирелә, иҗади якларын, сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Аларда басылып чыккан материаллардан укытучы абый-апаларыгыз дәресләр һәм дәрестән тыш тәрбия сәгатьләре үткәргәндә еш куллана.

3 нче сорау. Укучылар, ә сез кайсы дәресләрдә көндәлек матбугат материалларын күбрәк кулланасыз?

Укучылар җавабы. Татар теле, әдәбият, география, тарих дәресләрендә.

4 нче сорау. Ә укытучылар өчен татар телендә нинди журнал нәшер ителә? Бу басма тхакында ниләр беләсез?

Укучылар җавабы. «Мәгариф» журналы. Ул – татар матбугатында иң өлкәне. Аның беренче саны 1913 елның мартында «Мәктәп» исеме белән чыккан. Димәк, бу журналның 106 еллык тарихы бар. Быелның июнь аенда аның 1000 нче саны дөнья күрде. Аның битләрендә безнең гимназия укытучылары да үз язмалары белән актив катнаша. Менә өч ел рәттән инде Мәгариф» журналы редакциясе оештырган «Авыл укытучысы» конкурсының финал өлеше безнең гимназия базасында уза.

Китапханәче. Хәзер китап сатып алучылар санаулы булган кебек, матбугат басмаларын яздырып алучыларның да саны сизелерлек кимеде. Шулай да бу безнең гимназия укучыларына кагылмый, дип әйтә алам. Чөнки без гимназиябездәге күпчелек укучыларның көндәлек матбугат басмаларына язылып укуына ирештек.  Әйдәгез, саннарга күз салыйк:

1. «Салават күпере» журналы – 248 данә.

2. «Казан утлары»  журналы – 101 данә.

3. «Ялкын» журналы –  145 данә.

4. «Сабантуй» журналы – 84 данә. Калган башка басмалар да гимназиябез китҗапханәсенә даими килеп тора. Гимназиябез барлыгы 712 данә газета-журналлар алдыра.

Укучылар, менә бу көннәрдә 2020 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Киләсе ел өчен дә үзегез яраткан татар матбугаты басмаларына язылырга онытмассыз дип ышанам.

Кыскасы, дәрестә матбугат материаллары белән эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Газета-журналлар белән даими танышып бару, бер яктан,  дөньяга карашыгызны киңәйтүдә, мәгълүмати хәбәрдарлыгыгызны баетуда зур роль уйнаса, икенче яктан, сөйләм культурагызны үстерергә дә ярдәм итә. Шуны истә тотып, газета-журнал материалларына ешрак мөрәҗәгать итсәгез, нәтиҗәләргез тагын да күркәмрәк булыр иде.  Бигрәк тә татар теле дәресләрендә моның өчен мөмкинлекләр зур. Әйтик, татар телендә сүзләр ясалышын өйрәнгәндә газета-журнал текстларын файдаланырга мөмкин. Көндәлек матбугат материаллары белән эшләгәндә, газета-журналларның үзләренә генә хас, үзенчәлекле лексикаларына, стильләренә дә игътибар итәргә була.

5 нче сорау. Бу төр лексик катламны ничек дип атыйлар?

Укучылар җавабы. Бу төр лексик катламны газетизмнар дип атыйлар.

Китапханәче. Укучылар, әлеге төр берәмлекләрне таный белергә кирәк. Әлбәттә, газета теле укучы өчен һәрвакытта да үрнәк түгел. Әмма тормышта төрле очракларда төрле лексика кулланып сөйләшергә кирәк була. Әйтик, рәсми чараларда (мәсәлән, җыелышларда) күп очракта иҗтимагый-сәяси терминнарны кулланып сөйләү таләп ителә. Шуңа күрә сез андый терминнарның мәгънәләрен  аңларга, аларны үз сөйләмнәрегездә дөрес һәм төгәл куллана белергә тиешсез. Ә мондый термин һәм тотрыклы сүзтезмәләр иң күп кулланыла торган өлкә – ул көндәлек матбугат, аерым алганда, газеталар. Татар теле дәресләрендә сәясәт, икътисад, фән, мәдәният һәм башка өлкәләрдә кулланыла торган сүзләрне классификацияләп таблицалар төзү, дөнья хәлләре һәм ил яңалыклары турындагы мәгълүматтан файдаланып, диктант һәм иншалар язу да  сезнең укуыгызда уңай нәтиҗәләр бирер. Сыйныф сәгатьләрендә татар телендә чыга торган газета-журналларга күзәтү ясау максатка ярашлы.

IV. Белемнәрне йомгаклау

Китапханәче. Укучылар, ә хәзер, дүрт төркемгә буленеп, татар әдәбияты дәресендә үткән бер тема буенча көндәлек матбугат материалларын кулланып, коллаж ясарбыз һәм аны 4 – 5 җөмлә белән якларбыз. Моның өчен менә бу газета-журналлардан файдаланырга мөмкин. Сезгә эш өчен 10 минут вакыт бирелә.

Нәтиҗә. Барыгыз да тырыштыгыз, эшләрегез бик яхшы. Коллажларыгызны татар әдәбияты укытучысына күрсәтеп, алган белемнәрегезне аның белән уртаклаша аласыз.

Китапханәче. Республикабызда татар телендә эшләп килүче массакүләм мәгълүмат чаралары, халкыбыз мәдәнияте, телебез үсешенә зур йогынты ясый. Төрле илләрдә яшәүче татар милләте вәкилләрен берләштерүгә нигез сала, хезмәт итә. Шуңа күрә хәзерге көндә татар балалары өчен татар телендә махсус газета-журналлар чыгару дәүләтебезнең иң зур бурычларының берсе булып кала.

Бүгенге көндә татар матбугатында газета-журналлар күп. Аларның төрлесе төрле аудиториягә тәгаенләнеп, үз укучысын табып, татар матбугатын баетуга зур өлеш кертә.

Әйтик, «Матбугат.ру» сайтын мин бик уңышлы, дип саныйм. Бу портал татар интернет-җәмәгатьчелегенең фикерен өйрәнү өчен файдалы.

Дәресебез тәмам. Барыгызга да бик зур рәхмәт.