Полилингваль белем бирү мохитендә укучыларның сөйләм телен үстерүче шарт буларак инновацион технологияләр

№ 129

Ләйсән ХӘЛИМОВА,

Лениногорск районы В.П.Чкалов ис. урта мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин:

1) шәхескә юнәлтелгән тех­нологияләр: а) Ш.А. Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау техноло­гиясе; б) үзара хезмәттәшлек педагогика­сы технологиясе.

2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр: а) уен технологиясе; б) проблемалы укыту; в) аралашуга өйрәтү технологиясе.

3) уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр: а) терәк схе­маларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе; б) белем бирүнең компью­тер технологияләре; в) интенсив белем бирү технологиясе.

Бүгенге полилингваль белем бирү мохитендә аралашырга өйрәтү өчен дәресләрдә CLIL технологиясен куллану отышлы.

CLIL-фәннәрне чит телдә үзләштерергә өйрәтүче методиканы тасвирлаучы термин.

CLIL ның төп төп максатлары: 1) фәнне чит тел аша өйрәтү,

2) чит телне фән аша өйрәтү.

CLILтехнологиясен төрле белем бирү контекстларында куллану урынлы — балалар бакчасының өлкән төркемнәреннән алып югары белем бирү өлкәсенә кадәр.

CLIL терминын Дэвид Марш (Финляндиянең Ювяскюля унивеситеты галиме) 1994 елда уйлап таба. Аның фикеренчә, CLIL буенча предметлар яки аларның бер өлеше чит телдә узләштерелә һәм ике максатка ирешүне куз алдында тота. Җыеп әйткәндә, чит телдә предмет өйрәнү тел үзләштерүгә китерә һәм киресенчә.

CLIL технологиясе чит телне табигый һәм актив куллануга ярдәм итә.Чит тел аралашу чарасы гына түгел, ә танып-белү эшчәнлегенең актив инструменты да, ягъни коммуникатив күнекмәләр үсешенә һәм укучыларда танып-белү процессларын активлаштыруга ярдәм итәчәк.

Әлеге технология укытучыларга инновацион методларны, аутентик материалларны һәм онлайн укыту мөмкинлекләрен күбрәк кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Дүрт “С” CLIL технологиясенең асылын тәшкыйль итә. Укытучыга, дәрес материалын туплаганда, шушы дүрт “С”га нигезләнеп, сөйләмнең бар төр эшчәнлеген дә (тыңлап аңлау, сөйләм, уку, язу) эшкә җигәргә кирәк.

Content — Контент – Эчтәлек. Укучының билгеле бер фән өлкәсендә туплана торган белеме. Укытучы бу процессны төрле юллар белән үз дәресе кысаларында стимуллаштырырга тиеш. CLIL технологиясенә нигезләнеп укытканда, тел үзләштерү беренчел түгел, ә конкрет белем туплау максат булып тора. Шулай итеп, тел күнекмәләре тел укыту дәресендә генә түгел, башка дисциплиналар аша да үзләштерелә. CLIL технологиясе – чит тел дәресе түгел, ә чит телдә укытыла торган фән дәресе.

CommunicationКоммуникация – Аралашу. Бу этапта тел аралашу коралы булып тора. Укучылар чит телне яңа белем, күнекмә, осталык туплау өчен кулланырга тиешләр. Укытучының сөйләм вакыты кыскара, укучыларныкы арта. Диспут, форум, дискуссия кебек алымнар мотивацияне күтәрәләр һәм сөйләм активлыгын стимуллаштыралар. Шулай ук проблемалы сорау турында фикер алышу, аны хәл итү өчен укучы тарафыннан киеренке ми эшчәнлеге таләп ителә.

CognitionКогнитивность (Познание) – “Танып-белү”, “Аңлау”, “Үзләштерү”.  Телне яхшырак аңлау һәм үзләштерү өчен фикерләү сәләтләрен үстерү. Максатка ирешү өчен, тәнкыйди һәм аналитик фикерләүне үстерүче күнегүләргә таянырга кирәк: төп фикерне тап, туры китер (сопоставление), төшен (догадка).

Culture — Культура – Мәдәният. Телне укыту программасына нәтиҗәле интеграцияләү өчен мәдәниара белемнәр кирәк. Тел-предметны берләштереп (интегральләштереп) укытуда, мәдәният үзәк урында тора. CLIL нигезендә дәрес үткәрү өчен материал туплаганда, укучыларның яшь үзенчәлекләрен, телне белү дәрәҗәләрен, чит телдә материалны үзләштерергә әзерлек дәрәҗәләрен искә алу кирәк. Дөньяви мәдәниятнең охшаш һәм аермалы якларын, үзенчәлекләрен аңлау, укучыларга үзләрен мәдәниятнең өлеше буларак кабул итәргә ярдәм итәләр. Шул ук вакытта мәдәният дөньясына тизрәк ияләшергә (адаптация) этәргеч булып тора.

Чит телгә өйрәтү дверендә  иң мөһим тел эшчәнлеге (речевая деятельность) булып ишетеп-аңлау эшчәнлеге тора. Бу төр эшчәнлек өчен түбәндәге күнегүләр отышлы: тыңлагыз һәм тәртибен билгеләгез; абзацларны билгеле бер тәртипкә салыгыз, төшеп калган сүзләрне өстәп языгыз, таблицаларга тутырыгыз; сөйләүчене атагыз; конкрет информацияне табыгыз (дата, вакыт) һ.б.

Уку эшчәнлеге. Текстлар аутентив һәм мәгънәле булырга тиеш.Текст предметка карап сайлана. Шул вакытта гына предмет-тел компетенциясен үстереп була.

Сөйләм эшчәнлеге. Бу төр эшчәнлекне оештырганда, игътибарны гадилеккә, сөйләм йөгереклегенә, аңлаешлылы булуына юнәлдерергә кирәк. Түбәндәге биремнәрне кулланырга мөмкин: конкрет информацияне табу, төшеп калган информацияне өстәп язу, үрнәк нигезендә сорау бирү, проблема кую .

 Язу эшчәнлеге. Лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерә.

Бу 4 төр эшчәнлек бербөтен булып тора, һәр дәрестә булырга тиеш.

Моннан тыш, CLIL дәресе укучылар тарафыннан анализлауны һәм алынган мәгълүматны бәяли белүне, тәнкыйди фикер йөртүне күз алдында тота. Бу укучыларга мәгълүматны яхшырак аңларга һәм үзләштерергә мөмкинлек бирә. Мөгаен, иң мөһиме, CLIL дәресләрендә тел һәм чынбарлык бергә үрелеп бара. Ягъни,  укучылар,  реаль тормыштагы кебек, сораулар биреп, дәрестә алган белемнәрен, грамматиканы табигый рәвештә үзләштерәләр.

CLIL дәресен оештыру буенча киңәшләр

а) CLIL дәресен оештыру алгоритмы

1.Теманы укучыларның кызыксынуларын искә алып сайлау (тел өйрәнүче торкемнэрдэ.
2.Теманы өйрәнү өчен лексика сайлау (башлангыч сыйныфта 3-4 сүздән 8-10 сүзгә кадәр), 6-10 сүздән 15-20 сүзгә кадәр.
3 . Аерым грамматик структураларны сайлау.
4. Текст сайлау.Беренче чиратта, игътибар аудирование, укуга юнәлдерелә.Текст буенча лексика, грамматик структура билгеләнә.
5. Һәм тагын бер мөһим этап — график огранайзер. ГО- кыскача әйткәндә, иллюстратив (күрсәтмә), коммуникатив (аралашу), конгнитив (белү,фикерләү сәләтен үстерү) функцияләрне үтәүче дидактик чара.

6. Информацияне креатив рәвештә куллану. Биредә телдән һәм язмача җавапларны таләп итүче төрле биремнәр алына. Проектлар, кейслар, эссе һ.б. куллану отышлы.

б) Дәрескә материал туплаганда, түбәндәге пунктларга таянырга кирәк. Дәреснең нигезе – текст яки аудиоязма; лексика грамматикадан әһәмиятлерәк, тел компоненты уку фәненнән тора, ләкин катгый структурасы юк, дәреснең бурычы укучыларның әзерлек дәәрәҗәсеннән чыгып куела.

в) CLIL дәресе 4 баскычлы схема буенча оештырыла:

1 баскыч – текстны эшкәртү. Текстны (визуализация) күзаллау өчен рәсемнәр куллану мәҗбүри. Аутентив материал белән эшләгәндә, текстның структур маркировкасы булырга тиеш: текст, микротекст исемнәре булырга тиеш, абзацларга бүленеше, юлларны, җөмләләрне нумерацияләү.

2 баскыч – алган белемнәрне аңлы рәвештә үзләштерү һәм билгеле бер тәртипкә китерү. Схемалар, структурлашкан текстлар укучыларга тестның идеясен һәм информацияне аңларга ярдәм итәр.

3 баскыч – текстны тел ягыннан аңлау. Укучылар укылган текстның эчтәлеген үз сүзләре белән әйтәчәкләр дип фаразлан. Сөйләм оештырганда укучылар гади дә, катлаулы да тел-сурәтләү чараларыннан файдалана алалар. Ләкин укучыларның төп игътибарын дәреснең лексикасына, темасына, өйрәнә торган фәненә юнәлтергә кирәк.

Махсус лексикадан тыш, дәрестән тыш файдалы универсаль тел берәмлекләренә дә акцент ясарга кирәк: фразеологик әйтелмәләр һ. ш.б.

4 баскыч – укучыларның белемнәре. Биремнәр укучыларның белем дәрәҗәсеннән һәм укыту бурычларыннан чыгып сайлана.

г) Дәресләрне оештыруда иң мөһим чара “ачкыч” дип атала «scaffolding» (“әйтеп-җибәрү”) — предмет-телне берләштереп укытуда укучы алдында һәрвакыт терәк (подсказка) булырга тиеш. Тәрҗемә итү бөтенләй каралмаган диярлек.

CLIL дәресе кысаларында чит телдә сөйләшү һәм фикерләү укучыларга танып-белү сәләтен һәм аралашу күнекмәләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Әлеге технология укучыларга телне контексттан аерылмыйча өйрәнү мөмкинлеге бирә, бу табигый булып тора, кызыксыну уята һәм чит ил сөйләменең табигый булуына ярдәм итә.

CLIL дәресен оештыру өчен алымнар

1.Беренче алым «5minute interview», ягъни  «Биш минутлык иньтервью». Әлеге  алымны укучылар бер-берсе белән таныш булмаганда куллану отышлы. Бу төр эшчәнлек дәрестә уңай атмосфера булдыруга ярдәм итә, шулай  ук укучыларны алдагы эшчәнлеккә хәзерли. Әлеге алымның асылы түбәндәгедән гыйбарәт:                                                                                                                                              укучылар стикерда (чит телдә, туган булмаган  телдә) сораулар яза. Сорауның эчтэлеге  куршесеннән, укытучыдан нинди дә булса информация алуны куз алдында тота (хобби, гаилә, кызыксынулар һ.б.) сораулар язылган ститкерлар бер кәгазьгә яки тактага ябыштырыла. Укучылар, чиратлап, бер стикерны тартып ала, шундагы сор ауга җавап бирә. Әлеге эш төре укучыларга үзләрен дәрестә иркенрәк хис итәргә ярдәм итә, шул ук вакытта ишетеп аңлау, сөйләү  кебек кунекмәләрне,  игътибарлылыкны үстерә.

2.Икенче алым. «ABCD dictation»  яки «ABCD диктанты«. Гади диктант белән  бернинди уртаклыгы да юк.

Бу алымны куллану тәртибе белән танышыйк. Тактага рәсем эленә (яки компьютерда) сорау куела: Бу рәсем  нәрсәне хәтерләтә (нинди ассоцияция тудыра)?  Укучылар җавапны ансат таба (м-н, Г.Тукай). (Аларга билгеле бер тема буенча таныш булган күрененеш булырга мөмкин). Алга таба  катнашучыларны ABCD төркемнәренә бүләләр. Төркемнәрдәге катнашучыларга ABCD  исемнәре бирелә. Һәрбер хәреф иясенә Г.Тукайтурында икешәр җөмлә укыла (рәсем темасы буенча). Укучылар, төркемнәргә кайтып, ишеткәннәрен сөйлиләр, алынган мәгълүмат белән уртаклашалар. Текст эчтәлеге буенча биремнәрне үтәргә тырышалар (сорауга җавап,төшеп калган сүзләрне, даталарны куярга һ.б.)

Укытучы билгеле бер тематикага караган текст яки рәсемнәрне куллана ала. Әлеге алым лексик һәм грамматик кунекмәләрне үзләштерергә  ярдәм итә. Шул ук вакытта дөрес сайланган материал өйрәнелә торган тел халкының мәдәнияте белән дә таныштыра.

3.Өченче алым. «Grab it» «Хватай»-«Эләктереп ал».

Бу алым төркемнәрдә эшләү өчен  отышлырак. Укучыларның өстәлендә билгеле бер тема караган  терминнар язылган карточкалар таратыла. Лидерга гына терминнар һәм аларга булган  билгеләмәләр язылган карточка бирелә. Лидер билгеләмәне укый, калган укучылар укылган билгеләмәгә туры килгән төшөнчә булган (яки атама һ.б.) карточкадны беренче булып эләктерергә тырышалар. Кем күбрәк карточка җыя, шул җиңүче.

4. Дүртенче алым»Post it»-«Нарисуй»-“Рәсем яса”- дип атала.Укучылар төркемнәргә бүленә. Һәр группага стикерлар беркетелгән битләр тапшырыла. Бу битләрдә стикерлар белән каплап куелган,дәреснең темасына кагылышлы рәсем урнаштырылган (була). Стикерларның һәрберсендә сорау язылган. Укучылар чиратлап стикер ала, сорауга җавап бирә алса, стикерны  ача, шулай итеп, яшерелгән рәсемнең бер өлеше ачыла бара. Яшерелгән рәсем тулысынча ачылып беткәнче, шулай дәвам итә. Кайсы төркем беренчерәк җавапларны бирем, рәсемне тулысынча ачып бетерә, шул – җиңүче була.

5. Бишенче алым «Ttue False Dictation»-«Ложь или правда?»-«Чын яки ялган диктанты?”

Укытучы тема буенча берничә җөмлә укый, җөмлә дөрес икән, укучылар бу җөмләне үз туган телләрендә язалар. Әгәр җөмлә ялган икән, укучылар  хатаны төзәтеп, (эчтәлеге буенча)  чит телдә язалар. Укытучы ярдәм итә ала.

6 нчы алым: «Placemat»-«Салфетка»-  «Келәм»-

   Укучыларны 4әр кешедән  торган төркемнәргә  бүләбез. Өстәл уртасына кәгазь бите, аның уртасына билгеле бер тема карата проблемалы сору (бирем) язылган. Һәр катнашучы үз өлешенә туры килгән урында  үз фикерен яза. Әлеге кәгазь сәгать теле әйләнеше уңаена борыла, куршесе язган фикергә комментарий языла. Шулай итеп, һәр өлештәге фикергә 3әр комментарий языла.

Әдәбият:

1.Marsh D. CLIL. The European Dimension: Actions, Trends and Foresight Potential Public Services Contract DG EAC: European Commission, 2002. Wiesemes R. The Final Report for the Content and Language Integrated Project. London: CILT, 2005. Coyle D. Theory and planning for effective classrooms: supporting students in content and language integrated learning contexts. (Ed): Learning Through a Foreign Language London: CILT, 1999.

2. Усманова З. Ф., Заяц Т. В., Мукажанова Г. Ж. Реализация технологии CLIL в условиях полилингвального обучения [Текст] // Филология и лингвистика в современном мире: материалы I Междунар. науч. конф. (г. Москва, июнь 2017 г.). — М.: Буки-Веди, 2017. — С. 94-97. — URL