Шифа бирүче урман аланы

№ 125

Гөлфәния НИКИТИНА,

Чаллыдагы 118 нче «Алмакай» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларны туган ягыбызда үсүче кыргый дару үләннәре, аларның нинди авыруга шифа бирүләре белән таныштыру.

Бурычлар:

– табигатькә сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү;

– урманда үсүче үсемлекләргә, яшәүче тереклек ияләренә мәрхәмәтле булырга өйрәтү;

– туган ягыбызда үсүче дару үләннәренең файдалы үзенчекләре турында мәгълүмат бирү;

– дару үләннәрен табиб кушуы буенча гына файдаланырга кирәклеген аңлату;

– урманда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен үзләштерү.

Кичә барышы

(Музыка залы урман аланы итеп бизәлә. Артта – яфраклы агачлар, чыршы, куаклар. Аланда – дару үләннәре булып киенгән балалар. Стена буендагы өстәлләрдә дару үләннәреннән гербарийлар куелган.

Аланга кәрзиннәр тоткан кызлар – Алия, Гөлия, Лилия һәм аларның дәү әниләре керә. Кош сайраулары язмасы – кәккүк, сандугач, тукран тавышлары. Дәү әниләре ак җирлеккә вак чәчәкләр төшкән бәби итәкле күлмәк, ак алъяпкыч кигән, ак яулык бәйләгән.)

Лилия. Әбием, менә без нинди матур аланга килеп чыктык! (Кәрзинен тотып әйләнә, сокланып карап тора.)

Гөлия. Бигрәк рәхәт урман һавасы! Сулаган саен сулыйсы килә ! (Ике кулын өскә күтәреп, шатлана.)

Дәү әни. Әйе, кызларым! Урман – ул серле дөнья. Агачлары саф һава бирә. Яфраклар арасында төрле-төрле кошлар сайрый. Тәмле җиләк, гөмбәләре, чикләвекләре белән сыйлый да, үләннәре белән дәвалый да әле ул!

Алия. Дәү әнием, син бераз ял итеп ал, хәл җый. Без дә бит урманга бүләккә җыр алып килдек.

         («Зәңгәр чәчәк» җыры башкарыла. Җырны дару үләннәре булып киенгән балалар янына килеп, алар белән әйләнгәләп җырлыйлар.)

Дәү әни. Урман элек-электән үк кешенең якын дусты, ярдәмчесе, аңа ризык бирүче булып торган. Мин авылда туып үстем. Мине дә әбием гел шушы аланга алып килә иде. Аның белән юа, балтырганнар, какылар җыя идек. Шул витаминлы үләннәрне ашап, сау-сәламәт булып үскәнбез! Бу алан – бушлай дарулар бирә торган даруханә. Күпме «яшел табиб»лар монда! (Кызларының аптырашта калганнарын күреп.)

Кызлар. Әбием, ә яшел табиблар буламыни?

Дәү әни. Була икән, балалар. Шушы үләннәр күпме дару бирәләр. Күпме авырулардан дәва алар. Хәтта сатып аласы да түгел. Ләкин аларның телләрен белергә кирәк. Әнә, күрәсезме, күзләрен төбәп, сезгә карап торалар алар.

Үләннәрнең телләре бар.

Сөйләрләр алар сезгә.

Нинди шифалары тия

Безнең һәммәбезгә дә!

(Дару үләннәре «Чәчәкләр» биюен башкаралар. «Умырзая» көе. Бию тәмамлангач, барысы да куак төпләренә утыралар.)

Энҗе чәчәк. Исемем – энҗе чәчәк, мине һәркайда таныйлар. Сабагыма шундый кечкенә кыңгыраучыклар тезелгән. Иртә язда чәчәк атып, бөтен урман аланын бизәп торам. Тәмле хуш ис аңкытам.

Дәү әни. Дарулы да, агулы да, шуңа күрә аны җыйганда сак булу кирәк. Чәчәкләре хуш исле булса да, җимешләре агулы.

Алия. Бабам әйтә, валериан тамчысы даруын үлән тамырыннан ясыйлар, ди. Ул үлән дә юкмы икән бу серле аланда?

Песи үләне. Мин ул, син сораган үлән. Песи үләне булам мин. Кешеләрнең йөрәкләре авырып китсә, хәлсезлек тойсалар, мин аларга ярдәмгә киләм. Савыгырга булышам.

Мәтрүшкә. (Лилия янына килеп.) Мин дә  – бик файдалы үлән, Лилия!

Суык тигән чагында мине кайнатып эчәләр. Эчкәннән соң, манма тиргә төшәләр. Сулышлары да ачыла. Авыру шундук кача. Сөтле чәйгә кушып эчсәң дә була мине. Исемем – зәңгәр мәтрүшкә.

Дәү әни. Ә менә монысы – сары мәтрүшкә.

Лилия. Ул нәрсәгә ярый соң?

Сары мәтрүшкә. Минем дә һәркемгә күп шифам тия. Эчәк авыруларын да дәвалыйм мин, тамак авыртса да, мине кулланалар.

Гөлия (бака яфрагы янына килеп). И дускаем, мин сине юл буенда бик еш күрәм. Син соң нинди үлән?

Бака яфрагы. Әйе, мин юл кырыйларында үсәм. Юлдагы кешеләргә ярдәмгә киләм. Яралансаң, аяк.-кулларың шешеп чыкса, мине ябарга кирәк. Авыру шундук бетәр.

Алия. Дәү әнием! Ниндидер үләнгә тиеп, бармагым киселде бит. (Авырткан бармагын күрсәтеп.)

Үги ана яфрагы. Бака яфрагы да ярдәм итәр сиңа, дустым. Минем яфрагымның җылы ягын япсаң да, файдасы тияр. Үги ана яфрагы мин. (Яфрак бирә.)

(Бу яфракның өсте ачык яшел төстә, тотып карасаң – салкынча, ә аскы ягы ак «киез» белән капланган. Дәү әни, яфракны юып, Алиянең яралы бармагын урый да марля белән бәйләп куя.)

Алия. Дәү әнием әле сине чәй итеп тә эчә. Шул үги ана яфрагын кайнатып эчсәм, сулышларым җиңеләеп киткәндәй була, ди.

Лилия. Дәү әнием, бигрәк эссе, шулкадәрле сусадым.

Дәү әни. Алай булса, кызым, менә сиңа каен җиләге. Үзе татлы, үзе баллы, үзе шундый файдалы! Чамасын белеп кенә ашасаң, сусауларны да баса. Мин үзем каен җиләге кайнатмасы белән чәй эчәргә дә яратам.

(Кызлар, җиләк җыя-җыя, «Кызыл мәкләр. Күбәләкләр» җырын җырлыйлар.)

Гөлия. Син, кычыткан, нишләптер, бер кырыйда гына торасың, әллә бездән куркасыңмы син?

Кычыткан. Мин – кычыткан шундый инде. Яфракларым чагалар. Шуңа күрә балалар миннән кача. Ләкин мин дә файдалы. Мине пешекләп сызлаган кул-аякларга япсалар, сызлаулар бетеп китә.

Дәү әни. Кычытканнан пешерелгән аш та бик файдалы. И-и-и, без бала чакта әнием шулкадәр тәмле итеп кычыткан ашы пешерә иде. Язгы кычыткан бигрәк тә витаминлы. Бүген кайткач, мин сезне шундый аш белән сыйлармын әле. «Кычыткан да юашланган, тәмләнгән бит пешергәч», – дип язган Шәүкәт абыегыз Галиев та.

(Катнашучы барлык балалар «Ромашка» уенын уйныйлар. Сары башлык кигән кыз – ромашканың уртасы. Аның тирәсенә, түгәрәкләнеп, кызлар – ромашканың таҗлары утыра. Алып баручы бала биремнәр әйтә. Мәсәлән, чәчәк исемнәрен әйт, ягымлы сүзләр ата, җиләк-җимешләрне сана, Гөл белән башланган кыз исемнәрен уйла. Кызлар – таҗлар берсе артыннан берсе биремнәрне үтиләр, баса баралар. Уен кызлар басып беткәнче, таҗлар ачылып беткәнче дәвам итә. Уен тәмамлангач, балалар ярымтүгәрәк итеп басалар.)

Лилия.

Урманнарны, болыннарны,

Юл буйларын яратасыз.

Яздан алып көзгә кадәр

Тәмле хуш ис таратасыз.

Кешеләрне ничә төрле

Авырудан тазартасыз.

Менә нинди уңган сез,

Менә нинди булган сез!

Алия. Дәү әнием! Бу тылсымлы аланга алып килүең өчен рәхмәт сиңа! Табигать безгә күпме серләрен ачты!

Дәү әни: Күрдегезме инде, урманда күпме байлык! Шуңа күрә аны сакларга, якларга кирәк. Шулай булганда гына ул безне тәмле җиләкләре белән сыйлар, үләннәре белән дәвалар, саф һавасы белән безнең күңелләребезне сафландырыр.

Барлык катнашучылар.

Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белән дус торасы,

Сау-сәламәт буласы,

Без – табигать баласы.

(Кичә «Табигатьне саклыйк» җыры (Р. Ахиярова көе, Р. Харис сүзләре) белән тәмамлана.)