Туган ягыбыз табигате проблемалары – телевизион тапшыруда
(VIII сыйныф укучылары катнашында сыйныфтан тыш чара)
Алсу ХӘМИДУЛЛИНА,
Ютазы районы Урыссу бистәсендәге 3 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– укучыларның сөйләмен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, баету;
– эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
– туган төбәгебезнең матур табигатенә сакчыл караш, ихтирам хисе, экологик культура тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, интерактив такта.
Тапшыру барышы
Алып баручы. Борын-борын заманда яшәгән ике дус –Табигать һәм Кеше. Алар бик тату яшәгәннәр. Табигать Кешене ашаткан, киендергән, авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган.
Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. «Дөньяга хәзер мин хуҗа», – дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Менә шунда Кеше Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Табигатьтән гафу үтенгән.
Әйе, кеше һәм табигать тыгыз бәйләнештә. Кечкенәдән урманнарның шаулавын, кошларның сайравын, челтерәп аккан инеш- чишмәләрнең моңлы тавышын һәм башка бик күп төрле гүзәллекләрне күреп, сокланып үсәбез.
«Таяну ноктасы» тапшыруының бүгенге чыгарылышы искиткеч бай табигатьле Ютазы төбәгенә багышлана. Тапшыруда яшь экологлар катнаша.
Ютазы төбәге – исемнәре мәңге җуелмас матур әсәрләр, гүзәл җырлар тууга этәргеч, илһам биргән төбәк. Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә», Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрләренең язылу тарихы, нәкъ Ютазы төбәгеннән башлана.
Гомәр Бәширов Ютазы районына сәяхәт кыла. Ак Чишмә, Салкын Чишмә авылларында була, Ык буйларында йөри. Салкын чишмәнең моңлы тавышыннан, серле агышыннан илһам алып, үзенең «Җидегән чишмә» әсәре өчен «Җидегән чишмә» җырын яза.
Әйе, туган ягыбыз челтерәп агучы, тавышлары еракларга ишетелүче чишмәләргә бик бай. Шигъри илһам көченә ия булган чишмә белән таныштыру өчен сүзне яшь экологларга бирик.
Эколог Ильвина. Салкын Чишмә авылы янында гына – тау өстеннән җиде чишмәнең суы бергә кушылып агып төшә. Салкын сулы чишмә суы авыл исеменә нигез салган дип исәпләнә. Бу чишмәләрне Минһаҗ исемле бабай карап торган. Җиде урыннан агып чыкканга, халык, яратып, Җидегән чишмә дип исем биргән.
Якташыбыз Әнисә Минһаҗева «Ак чишмәм – илһам чишмәсе» исемле шигырендә менә болай яза:
«Җидегән чишмә» җырын иҗат иткән
Гомәр ага утырып ярыңа,
Сандугачлар җыры белән бергә
Чишмә моңы кушып җырыңа.
Сара ханым җырга көй язганда
Чишмәләрдән илһам алгандыр.
Авылымның егет-кызлары да
Йөзекләрен шунда салгандыр.
Урман-кырлар отып алган җырны,
Җырны мактап кошлар сайраган.
Чишмә үзе челтер-челтер килеп,
«Җидегән чишмә» җырын җырлаган.
Эколог Даниил. Бәйрәкә авылында нәсел дәвамчысы, танылган шәхес, бөек композитор Софья Гобәйдуллина исеме белән тәңгәл килүче чишмә бар. Әлеге чишмә Гобәйдулла бабасының шәхси биләмәсендә урнашкан була. Гобәйдулла хәзрәт – иң зур Җәмигъ мәчете имамы, «Гобәйдия» мәдрәсәсенә нигез салучы – Бохарада, Гарәбстанда, Һиндстанда белем алган бик укымышлы кеше булган. Аның балалары, шәхсән, имам булган.
Бүгенге көндә әлеге чишмәне яңадан җир астыннан казып чыгаралар һәм «Тургай чишмәсе» дип атыйлар.Тургай исеме белән аталуы юкка гына түгел, чөнки Софья Гобәйдуллинаның беренче әсәре дә – «Тургай».
Эколог Айдар. Төбәгебезнең тагын бер йөзек кашы булган чишмәсе бар. Әлеге чишмәгә Ютазы районы халкы көндәлек суга йөри. Күрше Башкортстаннан да килүчеләр дә күп, чөнки чишмәнең суы тәмле. Тарихына килгәндә ул бик кызыклы.
Имаметдин исемле бабайның йорты шушы чишмә янында була. Ул һәрвакыт чишмәне карап тора. Җәйнең матур көнендә сугыш башлана. Аны фронтка алалар. Сугыштан аягы яраланып кайта. Сугыштан соң инвалид булып калса да, ул бик оста мич чыгаручы була. Шулай матур гына яшәп ятканда хатыны үлеп китә. Ялгыз калуын бик авыр кичерә. Кайгысын басар өчен еш кына чишмә буена килә. «Чишмә белән сөйләшеп утырам әле, ул мине тыңлый белә», – дип әйтә торган була. Чишмә тавышыннан үзенә иптәш таба. Менә шулай итеп, чишмәгә «Имаметдин бабай чишмәсе» дигән исем бирелә.
Эколог Ралина. Районыбызда табигать һәйкәлләре дә бар. Шуларның берсе – Урдалы тау. Урдалы тау калкулыгы Ютазы төбәгенең Акбаш авылы янында урнашкан. 1968 елда профессор М.Марков җитәкчелегендәге экспедиция тикшерү эшләре алып бара. Калкулыкта үзенчәлекле үсемлекләр үсүе турында билгели. 1970 елда тикшеренүләрне профессор В.Попов җитәкчелегендәге экспедиция дәвам итә. Тарихта аның башка исем – Өнле тау дип аталуы да билгеле. Элек Урдалы тау нарат урманы белән капланган булса, хәзер нарат урманында гына үсә торган үсемлекләр белән дан тота: күкчәчәк, яшел чәчәкле шартлавык, ут чәчәк, урман җиләге, үзгәрүчән канәфер һ. б. Тауның Марков дип йөртелә торган итәгендә болынлы далага хас булган 76 үсемлек, 19 үсемлек – ташлы далада, 9 ы наратлы урманда очрый торган үсемлекләр үсә. Тереклек ияләре дә шактый. Мәсәлән, кәлтә елан, чәберчек, йомран, кушаяк. Кызыл китапка кертелгәннәре дә бар.
Галимнәр фикеренчә, Урдалы тау дигән табигый һәйкәл Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы биологик тереклекне саклап тора. Бу махсус саклана торган табигый һәйкәл зур фәнни һәм тарихи әһәмияткә ия. Шуңа күрә бу тау итәген сөрү һәм көтү йөртү тыела.
Шулай итеп, 1972 елда ТАССР Министрлар Советы тарафыннан табигать һәйкәлләре исемлегенә кертелә.
Эколог Азалия. Табигать һәйкәлләре исемлегенә керүче елгаларыбыз да бар. Шуларның берсе – Ютазы елгасы. Ютазы елгасы – Ык елгасының сул як кушылдыгы. Елганың озынлыгы – 46 км, бассейнының мәйданы – 390 км. кв. Елганың 20 кушылдыгы бар. Елга аз сулы. Туклануы – катнаш, 76 процент кар суы белән туклана. Елганың суы хлоридлы, гидрокарбонатлы, кальцийлы. Ютазы елгасы- Ютазы районында хуҗалык ягыннан зур әһәмияткә ия: авыл хуҗалыгы оешмалары өчен су белән тәэмин ителү чыганагы булып тора.
Алып баручы. Ә күлләре турында нәрсәләр сөйли аласыз?
Эколог Диана. Бәйрәкә-Тамак авылында Торна күле дип аталган искиткеч матур камышлы күл бар. Исеме җисеменә туры килеп тора. Язын әлеге күлгә ел да торналар килә. Балалар чыгаралар. Торна күленнән ерак түгел Паул күле урнашкан. Анда Павел исемле байның хуторы булган. Күлнең исеме шушы исемнән алынган.
Алып баручы. Төбәгебездә сирәк очраучы кошлар да бар бит әле. Аларның хәлләре ничегрәк соң? Сүзне яшь эколог Русланга бирәбез.
Эколог Руслан. Ютазы районының Кызыл китабына районыбызда бик сирәк очрый торган 11 кош кергән. Шуларның берничәсе белән таныштырасым килә.
Ак ябалак – озынлыгы 55 см; канатларының озынлыгы 150 см кадәр җитә. Безнең якларга кышларга килә. Ачык урыннарны ярата. Кимерүчеләр һәм кошлар белән туклана.
Бүдәнә – оя коручы күчмә кош. Оясын җирдә ясый. Якынча 6 – 20 йомырка сала. Болында, кырда яши. Бөҗәкләр һәм төрле орлыклар белән туклана. Май аеннан алып сентябрьгә кадәр очратырга була.
Кыр тургае – күчмә кош. Апрель аеннан алып сентябрьгә кадәр очратырга була. 4 – 6 йомырка сала. Бөҗәкләр һәм төрле орлыклар белән туклана.
Алып баручы. Рәхмәт. Тапшыруыбыз тәмамланып килә. Бүгенге тапшыруыбызның таяну ноктасы булып нәрсә тора?
1 нче эколог. Шушы гүзәллекне рәнҗетмичә яклый һәм саклый белергә кирәк.
2 нче эколог. Горурлык.
3 нче эколог. Табигатебезне кечкенәдән үк яратырга.
4 нче эколог. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата.
Алып баручы. Хөрмәтле экологлар, матур фикерләрегез, мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт. Тапшыруыбызны шагыйрь Фәнис Яруллинның түбәндәге сүзләре белән тәмамлыйсы килә: «Кеше белән табигать гел бергә. Кеше табигатьтән кыюлыкка, батырлыкка, сабырлыкка өйрәнә».
Туган ягыбыз табигате сезгә һәрвакыт дәрт-дәрман биреп торсын, көч-куәт өстәсен, сафландырсын, илһамландырсын. Киләсе очрашуларга кадәр!
Файдаланылган әдәбият.
1.”Мирас” журналы, 1996, № 11.
2.С.Ш.Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музее материал-лары.
3.Шарафеева С.Ш. Штрихи к истории края. “Ютазинская новь», 2006, №36-96.
4.Ютазы районы. Ютазы районына багышланган китап.Казан, 2016.