Табигать – уртак йортыбыз

№ 124

(Экологик кичә)

Илһамия ГАФФАРОВА,

Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Кичә барышы

(Залның ике ягында «Җир – уртак йортыбыз» дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе куелган.

Зал урман аланы итеп бизәлгән. Тик аланда бушаган чипсы, сок каплары, пакетлар, шешәләр һәм башка чүп-чар аунап ята.

Балалар залның бер ягына алдагы рәткә тезелеп утырганнар. Моңсу көй астында залга Шүрәле һәм Урман иясе керә. Алар чүп-чарга карап торалар да агач төбенә барып утыралар.)

Шүрәле. Әй, Урман иясе! Кара, тирә-ягыңа! Болай барса, без бу урманда озак яши алмабыз. Нигә кешеләр шулай сансызланды соң? Нигә табигатебезне болай мәсхәрәлиләр? Ял итәргә дип киләләр дә чүп калдырып кайтып китәләр. Без җыештырабыз, алар ял итәргә дип киләләр дә, пычратып кайтып китәләр. Минем хәзер алар артыннан җыештырырга теләгем дә, көчем дә калмады. Син куян балаларын соңгы тапкыр кайчан күрдең? Качтылар бит алар безнең урманнан.

Урман иясе. И-и Шүрәле дускаем!!! Мин дә шуңа бик борчылам. Кара әле син бу агачка! Кичә ял итәргә килгән кешеләр аны шулай каерып сындырып киттеләр. Күрәсеңме, яфракларыннан әле дә яше тама. Мин – урман хуҗасы, табигать сакчысы. Явызлардан, усаллардан табигатьне сакларга тиеш. Тик мин булдыра алмыйм.

(Шулвакыт елап Су анасы керә. Аның чәчләренә дә төрле чүп ябышкан.)

Су анасы. Сезнең урман гына түгел, минем сулыгым да сасыды, пычранды! (Елый.) Кичә ялгыш су төбендә яткан шешәгә кулымны кистем. Мин чистартам, ә алар тагын суга әллә ниләр ташлый. Үзләре шунда су коенган да була әле, җитмәсә. Су бит ул – яшәү чыганагы. Кеше организмының 2/3 өлеше судан тора. Ә хәзер һәр ел саен сулыкларга бик күп агулы матдәләр эләгә, аның  күләме 10 мең товар поезды кадәр. Суны эчәргә яраксыз итү өчен 1л суда 12 г нефть булу да җитә. Дөнья океанына ел саен 3 – 4 млн. т нефть ага. Ул су өстенә элпә булып җәелә һәм кислородны үткәрми, балыклар үлә.

Шүрәле. Нишлибез? Нинди чаралар күрәбез? Болай булса, киләсе буынга күрсәтер урманыбыз, тәмле сулы чишмәләребез, кыргый хайваннарыбыз калмас бит.

(Борчылып йөренә. Су анасы, Урман иясе дә уйда.)

Урман иясе. Мин уйлап таптым кебек. Өлкәннәр безне тыңламаслар. Мин алар белән сөйләшергә дә куркам. Әйдәгез, без ярдәмгә нәни дусларыбызны чакырабыз. Хәтерлисезме, мине узган ел балалар бакчасына кунакка чакырганнар иде. Бик әдәпле, бик тәртипле балалар үсәләр дип сөенеп кайткан идем. Шунда телефон номерларын да язып алдым. Менә бит кирәге чыкты! Хәзер шуларга шалтыратып, кунакка чакырыйк әле. Бергәләп, үзебезне борчыган мәсьәлә хакында сөйләшербез, киңәшербез. (Кесәсеннән телефон алып, тәрбияче белән сөйләшә.)

Але, бу Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасымы? Мин – Урман иясе. Хәтерлисезме, мин моннан бер элек сезнең бакчага кунакка килгән идем. Бик тәртипле балалар белән уйнап кайткан идем. Ә хәзер сезнең ярдәм кирәк безгә! Безнең урманда ЧП! Әйе, бик күңелсез вакыйга! Киләсезме? Көтәбез!

Тәрбияче (балаларга мөрәҗәгать итеп). Ярар, ярар. Хәзер балаларга әйтәм дә килеп җитәбез. Балалар, әйдәгез, урманга барып кайтыйк әле. Анда ниндидер күңелсез хәл булган, ахры. Бездән ярдәм сорыйлар. Башта табигатьтә үзегезне дөрес тотасызмы, шул хакта белешик. Чүпләмәскә, тавышланмаска, үзеңнән көчсезләрне рәнҗетмәскә!

Күңеллерәк булсын өчен җыр җырлыйк.

(«Җырлыйм туган якта» җырын җырлап, залның икенче ягыннан урманга барырга чыгалар.)

Тәрбияче. Карагыз әле, бу кырмыска оясын! Кемдер җимергән туздырган. Балалар, кырмыска оясына тияргә ярыймы? Әйдәгез, кырмыска өен рәтләп куйыйк.

Кырмыска. Рәхмәт сезгә, балалар! Сез тәртипле, әдәпле, мәрхәмәтле балалар икәнсез. Зур үскәч тә, табигатьне яратыгыз, аның сакчылары булыгыз.

1 нче бала.

Кырмыска – файдалы бөҗәк,

Без аларга тимибез.

Тирә юньне күзәтеп,

Юлны дәвам итәбез.

Тәрбияче. Тыңлагыз әле, балалар, кайсы кош тавышы ишетелә анда. (Күке, тургай һ. б. тавышлары ишетелә, балалар аларны танып, әйтәләр.) Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк, табышмаклар әйтешик.

– Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы.

– Кулы юк балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

– Гөрли гөрли, җырлый ул,

Кызыл читек кия ул,

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул.

– Ул ялгыз яши, чыгармый бала,

Менә шуңарга ямансу аңа.

(Әйләнеп, урман аланына килеп җитәләр.)

Тәрбияче. Исәнмесез, Урман иясе, балаларның яраткан Су анасы, Шүрәле! Карагыз әле, узган җәйдә генә бик матур иде бит бу урман аланы! Быел танырлык та түгел үзен!

Шүрәле. Әйе, узган җәйдә сезнең белән күңелле генә итеп, уеннар уйнап утырган идек. Шуннан соң, озак та үтмәде, безнең бу гүзәл аланыбызгы кешеләр ияләнде. Алар, музыка кычкыртып, бала чыгаручы кошларыбызны куркытып качырды. Ташлар атып тиеннәребезне елатты, керпебезне суга салды…

Су анасы. Ә минем елгамда машиналарын юдылар, ватык шешәләрен ташладылар. (Елый.) Чәчемне ничек кенә юсам да, чистарта алмыйм.

2 нче бала.

Кешеләргә матурлыкны

Сый-хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге, шомырты да, баланы да –

Санап бетерерлек түгел…

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел.

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәре начарлыклар

Белмим, нәрсә белән бетәр?

(«Белмим, нәрсә белән бетәр» Э.Авзалова)

Тәрбияче. Балалар, без бит инде хәзер зурлар! Әйдәгез, дусларыбызга ярдәм итик!

(Балалар Су анасының киемнәреннән чүпләрне алалар, сулыктан да чүпләрне чыгарып өеп куялар.)

Су анасы (шатланып). Бик зур рәхмәт сезгә, балалар! Менә бит үзем дә матурайдым, сулыгым да чистарды.

(Бергәләп М.Җәлил сүзләренә язылган «Чишмәбез» җырын башкаралар.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, бу аунап яткан чүп-чарны да чистартыйк әле. Урман иркен сулыш алсын. (Бергәләп чүпләрне җыялар.)

3 нче бала. Апа, апа, ә бу чүпләрне кая куябыз соң?

4 нче бала. Әйдәгез, җиргә күмәбез. Минем әти-әни шулай эшли. Чокыр казый башлыйлар. Шулвакыт тычкан чиелдаган тавыш ишетелә. Сукыр тычкан маскасы кигән бала аларның янына килә.)

Сукыр тычкан. Инде җир астында да иркенләп яшәр хәл юк! Ай-яй, казымагыз чокыр. Бу дөрес түгел! Сезнең чүп-чарыгыз миңа да кирәк түгел. Беләсезме, җир астында күпме ятып та череми бит ул пластик! Урманда ташлап калдырылган кәгазь череп таркалсын өчен кимендә ике ел вакыт кирәк, консерв банкасы – 90 ел, полиэтилен –200, пыяла кисәге 1000 ел таркалмый ята. Шуңа күрә сезгә башка чарасын эзләргә кирәк. (Югала.)

5 нче бала. Апа, әйдәгез, без чүпләрне махсус капчыкларга тутырыйк та аны чүп савытларына салып калдырыйк.

6 нчы бала. Ә менә бу шешәдән су алып эчәр өчен савыт ясап була. Югалтмасыннар өчен бау белән бәйләп, чишмә янында калдырыйк.

7 нче бала. Әйе, монысыннан тиен балаларына уйнар өчен уенчык ясап бирик.

(Тәрбияче апалары җитәкчелегендә соскы, кружка, боулинг  кеглилары һ. б. ясап куялар.)

Шүрәле. Балалар, сез безгә бик зур ярдәм иттегез. Күрәсезме, урманыбыз ничек матурланып китте. Әйдәгез, ял итеп, бер уен уйнап алабыз. Ул «Ярый-ярамый» дип атала.

Мин сезгә хәзер әйтәм, яраса – сез кул чабыгыз, ярамаса – аяк тыпырдатыгыз. Башладыкмы?

– Агачларны сындырырга …

– Табигатьне чүпләмәскә …

– Кош оясын туздырырга …

– Кошларны  куркытмаска …

– Чәчәкләрне  өзмәскә, үләннәр таптамаска …

– Чүп-чарны  ташлап калдырырга …

– Гөмбәләрне пычак белән генә кисеп җыярга …

– Кырмыска ояларын туздырмаска …

– Урманда тавышланмаска …

– Учак ягарга һәм сүндермәскә …

Ак каен (маскасы кигән, иңнәренә яшел шәл япкан бала.) Менә минем ботакларыма кичә кешеләр таган ясап атындылар. Ботакларым-кылларым әле дә авырта. Соңыннан янныма якын ук килеп, учак яктылар. Тамырларыма зыян салдылар.

8 нче бала. Борчылма, каенкай. Без сине хәзер дәвалыйбыз.  Ботакларыңны күтәреп куярбыз, тирә-ягыңны чистартып, төбеңне йомшартырбыз. Сиңа җиңел булып китәр.

(Балалар каен агачының ботакларын матурлап бәйләп куялар, төбен йомшарталар һәм, аны уртага алып, «Яфраклары яшел ак каенның» җырын башкаралар.)

Ак каен.

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – безнең әни,

Табигатьне саклагыз!

(Шулвакыт кошлар сайраган, бөҗәкләр очкан тавышлар ишетелә. Кызлар күбәләкләр биюен башкара.)

Су анасы. Минем дә сезгә бер бүләгем – уеным бар бит. Әйдәгез әле, бу уенны да уйнап алыйк. (Татар халкының җырлы-биюле уены «Уфа-Чиләбе» уенын уйныйлар.)  

Урман иясе. Рәхмәт сезгә, балалар. Без сезгә ышанабыз. Зур үскәч, табигатьнең сакчылары булыр дигән өметтә калабыз. Ә хәзер мин сезгә бик кирәкле бер бүләк ясыйм. Ул – Кызыл китап дип атала. Кызыл төс – тыю билгесе, шуңа күрә бу китапка юкка чыгып баручы кош-корт, җәнлек, бөҗәк, үсемлекләр кертелгән. Кызыл китапка кертелгән чәчәкләрне өзәргә, хайваннарны һәм кошларны ауларга ярамый. Һәр республиканың үз Кызыл китабы бар. Сез бу китапны тәрбияче апагыз белән карагыз, өйрәнегез.

Шүрәле. Менә сез, балалар, үсеп җитәрсез. Укып, олы кешеләр булырсыз. Тик бер вакытта да үзегез яшәгән тирәлекне пычратмагыз. Саклагыз аны. Табигать ул – тиңсез хәзинә. Ул кешеләр ярдәменә, сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Сез аны ничек сакласагыз – ул сезгә җавап итеп мул уңышын бирер. Сезгә дә, сездән соң киләчәк буыннарга да табигый байлыклар җитәрлек булсын. Хәзер дә урман-кырларга, су буйларына чыккач, чисталык, тәртип турында әти-әниләрегезнең исенә төшерергә онытмагыз. Сау булыгыз!

Тщрбияче.

Куанып хозурда йөргәндә,

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең каргышын алма син,

Күбәләк тә елап калмасын…

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә..

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң, табигать баласы! (Р. Вәлиева)

9 нчы бала.

Агач-куаклар утыртып,

Урманнар үстерербез.

Чишмә-күлләрне һәрвакыт

Без чистартып торырбыз.

Беркайчан да рәнҗетмәбез,

Табигать ул – Җир-ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

10 нчы бала.

Рәхмәт, җирем, эчкән суларымны,

Икмәгемне синнән аламын.

Заман җилләренә күкрәк куеп,

Имән кебек үсәр балаң мин.

Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый

Җир хәтере. Җир ул мәрхәмәтле.

Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

11 нче бала.

Яшәсен Җир!

Яшәсен һава!

Яшәсен су!

Яшәсен үсемлекләр!

Хайваннар да!

Яшәсен бар да!

(Бергәләп «Кояшлы ил» җырын башкаралар. Балалар, саубуллашып, бакчага кайтып китәләр.)