ТНВ телеканалы ярдәмендә «Кыш»та кунакта
№ 117
(III сыйныф. Рус төркеме. Татар теле дәресе)
Лилия ҖАМАЛИЕВА,
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү; телнең байлыгын, үзенчәлекләрен аңларга омтылу; табигатькә карата хөрмәт, җаваплылык тәрбияләү.
Метапредмет:
танып-белү УУГ: сөйләмне кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу, төп төшенчәләрне аеру, аңлап һәм ирекле сөйли белү;
коммуникатив УУГ: укытучының, сыйныфташларның сөйләмен, чит кеше сөйләмен аңлау, тыңлый белү, коммуникатив максатлардан чыгып, сүзләрне, җөмләләрне дөрес һәм урынлы куллану, фикерне төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү;
регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, эшчәнлек төрләрен сайлау, хаталарны төзәтү, анализлый, бәяли алу;
предмет буенча: «Кыш» темасы буенча өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллана белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү.
Дәреснең тибы: белемнәрне системалаштыру дәресе.
Төп төшенчәләр: кыш белән бәйләнешле сүзләр.
Предметара бәйләнеш: табигать белеме, география, сәнгать.
Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, видео- һәм аудиоматериал, «серле» тартма, биремле карточкалар, дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г., Әхмәтҗанова Г.М. Күңелле татар теле. 3 сыйныф. – Казан: Татармультфильм, 2017).
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | |
I. Оештыру- мотивлаштыру | Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра
– Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Бер-беребезгә карап елмайыйк әле, дәреснең уңышлы һәм файдалы үтүен телик. Без бүген ике төркемгә бүленеп эшләрбез
– Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшереп китик
|
Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны тыңлыйлар, сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар)
Искә төшерәләр |
ТБУУГ: тыңлап аңлау һәм нәтиҗә чыгару
КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү РУУГ: эш урынын оештыру Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм сыйныфташларга хөрмәт, дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү |
|
II. Танып-белүне оештыру | Дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим итә
– Балалар, карагыз әле, миндә «серле» тартма бар. Ачып карыйбызмы? Нәрсә бар икән? –Табышмакны укыгыз, җавабын табыгыз.
– Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Без бүген ТНВ телеканалына кунакка барырбыз. Төрле телевизион тапшыруларда катнашырбыз |
Ачалар, карыйлар (конверт, конверт эчендә язу, табышмак) Табышмакны укыйлар, җавабын табалар. (Кыш) – Кыш турында |
РУУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү, планлаштыру
КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтә белү
|
|
III. Лексик күнекмәләрне камилләштерү | – Беренче тапшыру – «Переведи». Хәзер мин сүзләрне тәрҗемәсе белән әйтәм. Сез «әйе» яки «юк» дип җавап бирерсез. Дөрес булмаса, төзәтерсез. (Сүзләр һәр командага әйтелә.)
Сүзләр: кыш – зима, кар – дождь, һава торышы –погода, чана – лыжи, тимераяк – коньки, шугалак – каток, шуа – катается, тау – горка – Ә хәзер үзегезне дикторлар итеп хис итегез. Сезгә һава торышын әйтергә кирәк. (Төркемнәргә бирем.) Биремнәр: – Снег идёт, ветра нет, температура -7ºС – Холодно, сильный ветер, температура -20ºС |
Тыңлыйлар, әйтәләр, төзәтәләр
Биремне эшлиләр (дикторлар булып һава торышын әйтәләр) |
ТБУУГ: сөйләм эчтәлегендә ориентлаша белү
КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтә белү РУУГ: хаталарны табу ,төзәтү, төркемнәрдә эшли белү |
|
IV. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү | – Без «Тамчы-шоу» тапшыруында. «Сез игътибарлымы?» биремен үтибез
Видео куела. (Балалар сөйләшә.) – Игътибар белән карагыз һәм тыңлагыз. – Мин сезгә сораулар бирәм: – Балаларның исемнәре ничек? – Балалар кая баралар? – Кемнең чанасы юк? – Рафаэльнең тимераяклары бармы? – Шугалакка сәгать ничәдә баралар? – Ә хәзер сез дә парларда эшләп алыгыз әле (ситуатив күнегүләр бирелә) Предложи другу: Узнай у друга: – играть в хоккей; – есть ли у него сани; – кататься на лыжах; – выйдет ли он на улицу; – играть на улице? – катается ли он на коньках?
|
Карыйлар, тыңлыйлар Сорауларга җавап бирәләр.
Парларда эшлиләр |
КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлары белән хезмәттәшлек итә белү, үз фикереңне дәлилли белү
РУУГ: парларда эшли белү |
|
Ял минуты. («Шома бас» көенә Кар бабай белән күнегүләр ясыйлар. Күнегүләр тактада чыга.) | ||||
V. Монологик сөйләмне камилләштерү | – Балалар, үзегезне актерлар дип хис итегез әле. «Ишарәләр белән күрсәт» уенын уйныйбыз. (Бер төркем күрсәтә, икенчесе белергә тиеш. Аннары икенче төркем күрсәтә.)
Биремнәр: кар яву, чаңгы шуу, буран, кар бабай ясау, тимераякта шуу, таудан чана шуу – Балалар, мультфильм карарга яратасызмы? Бу мультфильм тавышсыз. Сезгә телевидениедә шундый бирем бирделәр: мультфильмга хикәя уйларга, сөйләргә (озвучить). Үзегезне актерлар итеп хис итегез әле, сөйләгез (озвучьте)
|
Уйныйлар, әйтәләр
Төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем үз вариантын сөйләп күрсәтә. |
ТБУУГ: рәсем буенча эшли белү, төп төшенчәләрне аеру
КУУГ: аңлап һәм ирекле сөйли белү, төркемнәрдә эшли белү РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, җавапларны бәяли белү
|
|
VI. Рефлексия | Дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. Өй эшен аңлата
– Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? – Кыш нинди? – Ул сезгә ошыймы? Ни өчен? – Әйдәгез,синквейн төзеп карыйбыз –Үзегезне бәяләгез. (яшел, сары, кызыл төстәге смайликлар күтәрелә) Бер-берегезне мактагыз.
Өй эше: 1. Кыш турында табышмаклар табарга 2. Кыш турында сөйләргә өйрәнергә 3. «Кыш» темасына рәсем ясарга |
Үзбәя. Сораулар бирәләр, өй эшен сайлыйлар, язып алалар
Синквейн төзиләр: 1. Кыш 2. Матур, салкын 3. Туңдыра, уйната, шудыра 4. Кыш көне бик күңелле 5. Ел фасылы
|
ТБУУГ: биремнәрне аңлау
РУУГ: индивидуаль һәм коллектив эшне дөрес бәяли белү ШУУГ: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгели белү, үз уңышларың яки уңышсызлыкларыңның сәбәбен ачыклау КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дәлилле итеп җиткерү |