Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе

№ 116

(Өлкән сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен)

Энҗе ХӘСӘНОВА,

Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Максат:

– җирле ономастик фактларга һәм чыганакларга таянып, укучыларның танып-белү сәләтләрен, кызыксынуларын һәм мөстәкыйльлекләрен үстерү; аларның гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрү;

– укучыларда туган җиргә, туган телгә, туган халкына, Шөгер төбәгенә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

«Туган җир! Нинди генә булма, һәркем өчен бер генә бит син»

(Җ.Рәхимов)

Җиһазлау: «Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе» китабы, мультимедиа проекторы, презентация, якташ язучыларның әсәрләреннән төзелгән күргәзмә.

Уен барышы:

(Класс ике командага бүленә. Исем, девиз сайлана, капитан билгеләнә. I команда –«Туган як», II команда – «Көмеш чишмә» исемле.)

Укытучы. Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә – интеллектуаль уен.Ул безнең туган төбәгебез, аның тарихы турында. Бүгенге уенны мин якташ язучыбыз Җәмит абый Рәхимовның «Кыядагы чәчәкләр» әсәреннән бер өзек белән башлап китәргә телим. (Слайдка яздырылган тавыш яңгырый.)

«Туган җир! Нинди генә булма, һәркем өчен бер генә бит син. Кешенең күңел түрендә мәңге онытылмас ләззәтле сагыш булып гел генә яшисең. Йә кылганлы, әремле дала булып, йә мәгърур мәһабәт таулар булып. Берәүләр өчен түбәләрен ак чалма болыт ураган тау итәкләрендә ерак-еракларга сузылган аллы-гөлле лалә кыры син, икенчеләргә – язларын ак күбеккә батып утырган бакча-әрәмә; өченчеләргә – инеш буенда эссегә әлсерәп утырган өянкеләр. Кайберәүләр сине офыктан-офыкка җәйрәп яткан бодай кыры итеп күрә, кайсылары тау күкрәген ярып чыккан терекөмештәй саф сулы чишмә дип белә. Кемгә – бәбкә үләне каплаган авыл урамы, кемгә – таш пулатлары тезелеп киткән ыгы-зыгылы кала син. Нинди генә булма, һәркайсыбызга газиз син, кадерле син».

1 нче тур – «Кем өлгер?»

(Сораулар ике команда өчен дә уртак. Кем өлгер, шул җавап бирә. Дөрес җавап 1балл белән бәяләнә. Сораулар слайдта чыгып бара.)

1. Шөгер районы ничәнче елда барлыкка килә? (1930 елда.)

2. Шөгер сүзе нәрсә аңлата? Ул нинди телдән алынган? (Шөгер – гарәп сүзе, татарчага тәрҗемә итсәң, «акыл, аң, сәләт» дигәнне белдерә.)

3. Шөгернең кинәт үсеп китүе Америка промышленнигы исеме белән бәйле. Ничәнче елда һәм ул кем? (1870ел, Ласло Шандор.)

4. Лениногорск шәһәре кайчан барлыкка килә? (1955 елның 18 августында.)

5. Шөгер район үзәге статусын ничәнче елда Лениногорск каласына бирә? (1959 елның ноябрендә.)

6. Иске Шөгер авылында биш герой туып үскән! Кемнәр алар?

7. «Ромашкино» дигән кушаматы белән бөтен Татарстанга, Россиягә бәйле авылның чын исеме, ул каян алынган?

8. Шифаханәсе белән дан тотучы авыл исемен атагыз.

2 нче тур – «Туган ягыңны беләсеңме?»

А) Вакыйгалар һәм рәсемнәр буенча авыл исемен табу.

Укытучы. Туган җир… Туган авыл… Йөрәккә нинди якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең дә газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык чишмә буйлары, балыклы күлләре, елга-үзәннәре, киң басулары туган якка мәхәббәт тәрбияли. Аның һәр сукмагы, һәр агачы, елга-күле күңелгә якын. Туган җиребез, туган илебез күз карасыдай кадерле һәм газиз безгә. (Слайдларда авыл турында өзек һәм рәсем чыгып бара, ә укучылар аны дөрес әйтергә тиешләр.)

(«Балачак сукмагы» дигән җыр башкарыла.)

Ә) Язучылар һәм шагыйрьләрне белик. (Слайдлар)

Б) Һәйкәлләрне онытмыйк. (Cлайдлар буенча тиешле һәйкәлне табу.)

В) Чишмәләрнең кадерен белегез! (Слайдлар)

Укытучы. Чишмә…Бу сүз элек-электән тылсым көченә ия булган. Кеше дә гомер башын, туган нигезен чишмә белән тиңләгән. Чыннан да, чишмә гомер, нәсел башы кебек тибеп чыга да акрын гына челтерәп ага бирә… Күп еллар дәвамында саф суы белән кешеләрне сөендерә… Аларның да озын яки кыска гомерлеләре була… Халкыбызның элек-электән чишмә-күлләрне чистартып, урман-кырларны күз карасыдай саклап, кадерләп торган. Безнең яклар да чишмәләргә бик бай. Һәр чишмәнең исем-атамасы бар.

(Бер укучы Илдар Юзеевнң «Аксакал нәсихәте» дигән шигырен яттан сөйли.)

III тур

А) Капитаннар ярышы.

(Шөгер төбәге топонимакасы буенча тест)

1. Шөгер (Шөгүр) сүзе кайсы телгә карый?

а) татар; ә) рус; б) фарсы; в) гарәп.

2.Тимәш сүзенең килеп чыгышы:

а) Тимәш – Ромашка чәчәге; ә) Тимәш-Тимершәех-Тимүш-Тимәш; б) Ти+мәш.

3. Габдерәхим Утыз Имәни исеме Тимәш белән ничек бәйле?

а) әтисе аркылы; ә) әнисе аркылы; б) берничек тә бәйле түгел; в) ул анда туган.

4. Ибраһим Туйкин исеме белән бәйле авыл – …

а) Мөэмин-Каратай; ә) Ивановка; б) Зәй-Каратай; в) Керкәле.

5. 1909 елда Столыпин реформасы нигезендә җир бүлгәндә шомырт чәчәк атып утырган күл янында төзелгән авыл – …

а) Үрнәк; ә) Аккүл; б) Ялтау; в) Сугышлы.

6. Бу авылны Иске Иштерәктән күчеп утырган карт нигезли, ул авыл файдалы ләме белән билгеле: …

а) Шөгер; ә) Бәкер; б) Иштерәк; в) Куакбаш.

7. Руслардагы форель дигән балыктан ясалган авыл исеме: …

а) Сугышлы; ә) Чыршылы; б) Урдалы; в) Кирлегәч.

8. Ярларына бик күп карлыгачлар (керәшә) оялаганда күрә бирелгән авыл исеме: …

а) Мичурин; ә) Сарабиккол; б) Куакбаш; в) Кирлегәч.

9. Төркиядәге якташларыбыз районыбыздагы кайсы авылны «Әби авылы» дип атыйлар?

а) Дала Зәе; ә) Сугышлы; б) Ивановка; в) Сарабиккол.

10. Бу авыл мәдрәсәсендә Ризаэддин Фәхреддин укыган һәм укыткан: …

а) Керкәле; ә) Шөгер; б) Түбән Чыршылы; в) Яңа Чыршылы.

Ә) «Белгеч белән күзгә-күз» (язучы Җәмит Рәхимовның хатыны – Галия апа чыгышы).

Ә) «Белгеч белән күзгә-күз» (язучы Җәмит Рәхимовның хатыны – Галия апа чыгышы).

4 нче тур – «Син – миңа, мин – сиңа» (Командалар бер-берсенә сораулар бирә-бирә, кроссворд тутыра.)

Лениногорск районы авыллары

1. Сала сүзенең синонимын күплек санга куеп языгыз.

2. Беренче иҗеге –төс, икенчесе – сулык.

3. Карлыгач сүзеннән ясалган авыл.

4. Газинур Гафиятуллинның туган авылы.

5. -мыш/-меш суффиксына -лы/-ла кушымчасы кушылып ясалган авыл исеме.

6. Аю сүзенең русчасына -ка кушылып ясалган авыл.

7. «Әби авылы».

8. Дәвалау-сәламәтләндерү үзәге булган авыл.

9. …авылы кайда? Биек тау итәгендә. (Г.Зәйнашева)

10 Рус авыллары уртасында утрау булып  калыккан бәләкәй генә татар авылы.

 

1. Лениногорск районында урнашкан данлыклы дәвалау-сәламәтләндерү үзәге. (горизонталь баганада)

2. Җәмит Рәхимовның 1994 елда басылып чыккан тарихи романы. (вертикаль баганада)

1. Беренче иҗеге – төс, икенчесе –сулык.

2. Аның инициативасы белән 1976 елда балалар сәнгать мәктәбе ачыла.

3. А.Хәсәновның табигать дөньясына мөнәсәбәте чагылган хикәяләр китабы. (1980 елда басылган).

4. Җ.Рәхимовның туган авылы.

5. Шәһәрнең төп урамнарыннан берсе аның исемен йөртә.

6. Р.Шиһаповның 1997 елда басылып чыккан шигырьләр җыентыгы исеме.

5 нче тур – «Алга – җиңүгә таба» (Һәрбер командага – аерым сораулар.) (Слайдлар)

1 нче командага

1. Газинур Гафиятуллин туган авылның мулла кушкан исеме. (Нәдер)

2.Түбән Чыршылы авылы белән бәйле мәгърифәтченең исеме.(Рзаэддин Фәхреддин)

3. Татарстан гимнының сүзләрен язган якташ шагыйребез. (Рамазан Байтимеров)

4. Лениногрск районы белән чиктәш районнарны әйтегез.

2нче командага.

1. Куак суы буенда урнашкан авыл. (Куакбаш)

2. Тимәш авылы белән бәйле мәгърифәтченең исеме. (Утыз-Имәни)

3. Халкы керәшен татарларыннан торган безнең яклардагы бердәнбер авыл. (Федотовка)

4. Татарстан территориясе аша ага торган 4 зур елганы  атагыз.

(Нәтиҗә ясау өчен сүз жюрига бирелә.)