Россиянең табигый зоналары буйлап сәяхәт

№ 115

(IV сыйныф. «Әйләнә-тирә дөнья»)

Раилә БИКТОВА,

Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыныфлар укытучысы

Максат:

– табигый зоналар бергәлеге турында белемнәрне ныгыту;

– укучыларны эзлекле фикерләргә, чыганаклардан иң әһәмиятле материалларны сайлап ала белергә өйрәтү;

– дару үләннәренең үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы, аларның үсү һәм яшәү зоналары турында кызыклы мәгълүмат туплау, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тирәнәйтү;

– табигатькә, үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәреснең тибы: проект яклау дәресе.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, татар теле,музыка.

Эш төрләре: индивидуаль, фронталь, парлы.

Җиһазлау: дәреслек (Федотова О.Н., Трафимова С.А., Трофимова Г.В. Әйләнә-тирә дөнья. 2 кисәктә. 1нче кисәк. – Казан: Хәтер, 2014, 65 – 120 битләр), мультимедиа проекторы, компьютер, экран, глобус; зоналарның үсемлекләрнең исемнәре, яруслар язылган карточкалар, проект ясау өчен плакатлар, урманнар темасына кисмә рәсемнәр, күбәләкләр, төсле карандашлар, кипкән дару үләннәре.

Дәреснең технологик картасы

 
Дәрес этаплары

 

Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре
I. Оештыру-мотивлаштыру өлеше

.

– Хәерле көн, укучылар! Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйләнә-тирә дәресен башлыйбыз

 

– Хәерле көн!

 

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү
II. Уку максатын кую – Укучылар, бер шигырь укыйм. Игътибар белән тыңлагыз:

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар,

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган ил ул була бер генә, –

Туган илнең кадерен бел генә!

– Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Тыңлыйлар, җавап бирәләр

 

КУУГ: җавапларны табу,

диалогта катнашу

ШУУГ: үзмаксат кую

ТУУГ: логик фикерләү

IV. Яңа белемнәр ачу

 

– Бүген без сезнең белән Туган ил буйлап сәяхәткә чыгабыз. Сез ризамы? Киттек, алайса.

– Сәяхәтебезне табигый зоналардан башлыйбыз. Сезгә карточкалар бирелә. Андагы мәгълүматны укырга, нинди зона турында сүз барганын белергә, бу зона язылган карточканы тактага эләргә һәм кыскача сөйләргә кирәк булачак. (Төркемнәргә карточкалар өләшенә.)

а) Бу зонада табигать бик кырыс. Поляр төн хөкем сөрә. Поляр балкышны күрергә мөмкин. (Боз зонасы)

ә) Кояш сүлпән җылыта. Җәй җылырак, ләкин кыш озын һәм салкын. Көчле җилләр исә. Сазлыклар һәм күлләр күп, туфрак салкын һәм дымлы. (Тундра)

б) Кола ярымутравыннан алып Тын океан ярларына кадәр булган мәйданнарны били. Төрле агачлар, куаклар, мүкләр үсә. (Урманнар зонасы)

в) Явым-төшем аз, дымлылык җитми. Кышлар карлы түгел.Тузан өермәләре, кызу җилләр – гадәти күренеш. Дүрт ел фасылы да була. (Далалар зонасы)

г) Җәй эссе һәм коры. Җәй буена бер тамчы яңгыр да төшмәгән еллар була. Җир өсте +70º С ка кадәр кыза. Саксаул, дөя чәнечкесе үсә. (Чүлләр зонасы)

д) Сочи, Анапа, Туапсе шәһәрләре урнашкан җир. Агач, куаклар гөрләп үсә. Дендрарий паркы бар. (Субтропик зона)

– Укучылар, без яшәгән төбәк кайсы зонага керә?

– Дөрес, урманнар зонасы. Ләкин балалар, күпләп кисү аркасында хәзер урманнар үскән мәйданнар кимегән. Шуңа да урман-дала зонасы дип атасак, дөресрәк булыр. Ә шулай да урманнар безгә якын. Искә төшерик әле, урманда үсемлекләр ничек үсә?

«Күңелле сәяхәт» җырының 1 нче куплетын җырлыйлар

 

 

 

 

 

 

 

Парларда эш

Карточкаларны алалар, укыйлар, җавап бирергә әзерләнәләр

 

 

 

 

Һәр пардан бер укучы чыгып, тиешле зона турында сөйли

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Җаваплар тыңлана

 

 

 

 

 

 

 

– Катнаш урман зонасы

 

 

 

– Яруслап үсә. 1 нче ярус – өске ярус –агачлар, 2 нче ярус –куаклар, 3 нче ярус –үләнчел үсемлекләр, 4 нче ярус – мүкләр

КУУГ: үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшләреңне тыңлый белү
Ял минуты

 

(Карточкалар өләшенә.)

– Язылган үсемлекләрне укыйсыз. Алар кайсы яруста үсәләр? Дөрес итеп басасыз

(Нәтиҗә ясала.)

Укучылар карточкаларда язылган үсемлек исемнәрен укыйлар, ярусларга туры китереп басалар ТУУГ: үсемлекләр турында күбрәк мәгълүмат белү

 

V. Өйрәнгәннәрне ныгыту – «Табигать – яшел аптека» дигәнне ничек аңлыйсыз?

– Әйе, урманны дару үләннәреннән башка күз алдына китерә дә алмыйбыз. Әйдәгез, алар турында да сөйләшеп алыйк. Танырсызмы икән?

а) Исемем сәер булса да,

Мине бик хөрмәтлиләр.

Киселсә дә, канаса да,

Иң әйбәт дару диләр. (Бака яфрагы)

ә) Яратам мин таң нурын,

Дару – минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң кыздырып,

Тәме исең китәрлек. (Тузганак)

б) Бу – була мәтрүшкә,

Ата шәмәхә чәчкә.

Җанга-тәнгә сихәт биреп,

Хуш исләрен тарата. (Зәңгәр мәтрүшкә)

в) Июнь-августта чәчәк ата, август-сентябрьдә җыялар. Дару итеп үләнен файдаланалар. Аның препаратлары тынычландыра, ашкайнату секрециясен көчәйтә. Йокысызлыктан, аппетитны ачу өчен, гастриттан файдаланалар. (Сары мәтрүшкә)

г) Дару итеп яфраклары һәм чәчәк кәрзиннәре кулланыла. Яфраклар төнәтмәсен һәм кайнатмасын үпкә авыруларыннан файдаланалар. (Үги ана яфрагы)

д) Майдан алып көзгә кадәр чәчәк ата, күпләп чәчәк атуы – июньдә, күпләп җимеш бирү вакыты – июль-августта. Чәчәге тамак, эч авыруларын һәм яраларны дәвалаганда ярдәм итә, баш авыртуын баса. (Ромашка)

е) Июньнән башлап көзгә кадәр чәчәк ата, орлыгы июльдә өлгерә. Медицинада дару үсемлеге итеп XVII гасырдан ук яфрагын файдаланалар. Аның  яфрагы кан агуны туктату өчен, анемиядән, ашказаны-эчәк авырулары булганда кулланыла. (Кычыткан)

– Әйе,тагын бар әле безнең дару үләннәре.Ниндиләрен беләсез?

2.Урман безгә нәрсә бирә? Нинди әһәмияте бар?

– Ә урманның нинди файдасы һәм проблемалары бар?

– Дару үләннәре, дип

 

Слайдтан укыйлар, кипкән үләннәр арасыннан танып алып күрсәтәләр, щлеге үлән турында сөйлиләр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Юкә чәчәге, миләш, гөлҗимеш, гөлбадран, кура җиләге, бөтнек, иван-чай һ. б.

– Саф һава чыганагы, даруханә, үзагач, җиләк-җимеш, ял итү урыны, җылылык, чиста су, төзелеш өчен кирәк

– Законсыз ау, агачларны күпләп кисү, чүплеккә әйләндерү, янгыннар

ШУУГ: мөстәкыйль, индивидуаль эш

РУУГ: кагыйдәне истә тотып, гамәлләр кылу

КУУГ: халык авыз иҗатын өйрәнү

VI. Укучыларның белемнәрен тикшерү Проект эше. Парларда эш.

Урманнар зонасына плакат ясау

 

 

 

 

 

Плакатларга үзбәя

 

Укучылар әзерләп килгән материалларны плакатка ябыштыралар. Плакат яклыйлар (Алар эшләгән арада кош тавышлары тыңлатыла.)

Алкышлар белән күрсәтелә

КУУГ: коллективта эшләү

ШУУГ: үз мөмкинлекләреңне

белү-белмәү чикләрен чамалау

РУУГ: эшләнгән эшнең нәтиҗәсен билгеләү