Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә музей педагогикасы
№ 110
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА,
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназия директорының милли эшләр буенча урынбасары
Безнең Яшел Үзән районы – татар халкына бик күп шөһрәтле ул һәм кызлар бүләк иткән төбәк. Безнең төбәктән күренекле язучылар да, шагыйрьләр дә, төрле фән өлкәләрендә эшләгән абруйлы галимнәр дә аз чыкмаган. Шулар арасында милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда зур хезмәт иткән, гомере буена туган халкы күңеленә армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйри лаеклы урын били.
Гимназиябездә 1995 елдан бирле республика күләмендә «мәктәп музее» дигән статус алган К.Насыйри исемендәге этнографик музей эшли. Этнография музейлары – үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпер ул.
Максатыбыз – яшь буында гуманлылык, патриотизм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру аша туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам уятып, күпкырлы иҗади сәләтле, зыялы, югары мәдәниятле шәхес тәрбияләү.
Музеебыз ике өлештән тора. Беренче өлешендә мәшһүр мәгърифәтче якташыбыз К.Насыйри турында бай мәгълүмат тупланган. Шулай ук шәһәребездән һәм районыбыздан чыккан күренекле шәхесләргә дә зур урын бирелгән.
Музеебызда төрле темаларга экскурсияләр уздырыла. Аерым алганда:
«Каюм Насыйри – галим һәм мәгърифәтче»;
«Каюм Насыйри – сәнгатьче»;
«Каюм Насыйри – мөгаллим һәм тәрбияче»;
«Идел буе татарларының тормышы һәм көнкүреше»;
«Якташ язучыларыбыз»;
«Татар халкының данлы тарихы»;
«Ислам – дөньядагы иң гуманлы диннәрнең берсе»;
«Гамәли сәнгать».
Каюм Насыйриның татар этнографиясе буенча да хезмәтләре бар. Аларда халкыбызның тормыш-көнкүреше (йорт-җир, кием-салым, ашау-эчү), гореф-гадәтләре хакында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган.
Ул татар өе рәвешендә күрсәтелде. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Шәһәребездә яшәүче татарларның күбесенең руслашкан татарлар булуын искә алсак, кайбер балаларның мондый әйберләрне әлегә кадәр бөтенләй дә күргәне булмавын аңларга була. Милли йөзебез авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә сакланган дип әйтсәк тә, кайбер предметларны инде авылларда да бик сирәк күрәсең. Шуңа күрә дә сәке, чабагач, гөбе, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Һәрберсенең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләселәре килә. Шул максат белән музейда әледән-әле экскурсияләр оештырыла. Аеруча кызыксынган балалар арасыннан экскурсоводлар төркеме оештырылып, алар музейга килүчеләр өчен кызыклы әңгәмәләр үткәрә. Бу – бик җаваплы эш. Чөнки һәрбер экспонат турында тулы мәгълүматлы булу белән бергә, дөрес һәм матур итеп сөйли, кеше алдында үзеңне тота белергә дә кирәк. Шуңа күрә бу эш V сыйныф укучылары белән башланып китә. Озак вакытлар үтеп, зур тырышлык куйганнан соң гына, алар конкурсларда катнаша алырлык дәрәҗәгә җитәләр һәм теләсә кем алдында сөйли алалар.
Дәресләрдә әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, әңгәмәләр вакытында, төрле чараларга әзерләнгәндә халкыбызның тормыш-көнкүрешенә караган төшенчәләр, әйберләр турында аңлатканда, экспонатлардан файдалану бик тә уңай. Аңлашыла да, истә дә кала. Әйтик, бала итәкле күлмәк, калфак, коштабак, ипи көрәге, кызыл башлы сөлгеләр турында сүз барганда, аларның һәрберсен күреп кенә калмыйча, тотып карарга мөмкинлек була.
Рус балаларында татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру чарасы буларак та музейның әһәмияте зур. Татарларның яшәү рәвеше, милли киемнәре, милли ашлары, һөнәрчелек үсеше турында мәгълүмат биргәндә шулай ук шушы экспонатларга мөрәҗәгать итәбез. Милли сәнгать әсәрләрен өйрәнү дә шушы әйберләр аша алып барыла. Әйтергә кирәк, алар татарларның тырыш та, пөхтә дә, уңган да, мәдәниятле булуларына соклануларын белдерми калмыйлар.
Ел дәвамында балалар белән милли хәзинәләребезне өйрәнү буенча зур эш алып барыла. Һәр елны алар, үзләренең эзләнүләре һәм ачышлары белән уртаклашып, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясый. Эзләнүләр төрле өлкәләрдә алып барыла: татар өенең бизәлеше, йорт кирәк-яраклары, ир-атлар һәм хатын-кыз киемнәре, бизәнү әйберләре, милли йолалар, бәйрәмнәр һ.б.
Дәресләрдән тыш уздырыла торган чараларда да музей экспонатларыннан еш файдаланабыз. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен укучыларга җиткерүдә төрле кичәләрнең роле зур. Гимназиябездә даими рәвештә уздырылып килә торган «Сөмбелә», «Нәүрүз», «Әбием сандыгы», «Әбиемнең ак яулыгы», «Аулак өй» кебек кичәләр вакытында да музей материалларыннан файдаланабыз.
Аеруча музейга кече яшьтәге мәктәп балалары бик теләп тартыла. Алар өчен фольклорга багышланган, аерым экспонатлар белән таныштыру максатыннан төрле чаралар уздырабыз. Бу уңайдан әле күптән түгел генә булып узган «Әбием сандыгы» кичәсенең чираттагы чыгарылышы турында искә алып үтәсем килә.
Гимназиябездә төрле төбәкләрдән килгән кунаклар да еш була. Музейда булу аларда зур тәэсирләр калдыра. Балаларыбызның халкыбыз тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынуы һәм белүе кунакларда соклану тудыра. Читтән килгән кунакларны музейда милли ризыгыбыз – катык белән сыйлау да матур бер традициягә әйләнеп китте.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, толерант шәхес тәрбияләү – һәр музейның, һәр мәктәпнең изге бурычы һәм алар эшчәнлегенең мөһим бер юнәлеше. Туган җиренең тарихын белгән һәм күренекле кешеләреннән үрнәк ала торган бала үзенең туган ягы белән горурлана ала, һәм бу мөһим эштә безнең музей зур роль уйный. Ул, чыннан да, белем, тәрбия һәм тормыш мәктәбе булып тора.