Тукай музее буйлап сәяхәттән алган тәэсирләребез

№ 110

Рәмзия МУЛЛАХМӘТОВА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фәридә ҺАДИЕВА,

Казандагы 10 нчы урта урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татар әдәбияты дәресләрендә күңелгә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 1906 елда ук язган «Үз-үземә» исемле шигыре килә:

Күңел берлән сөям бәхтен татарның,

Күрергә җанлылык вактын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:

Татар бит мин, үзем дә чын татармын.

Укучылар белән бу шигъри юлларны анализлаганнан соң, Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеена барып, шагыйрьнең ни өчен татар булуы белән горурлануын ачыкларга тырыштык. Музейның матурлыгына да, анда Тукай турындагы мәгълүматларны белгәннән соң да, күңелебезне шатлык хисләре биләп алды.

Әлеге музей 1986 елда ачыла. Биредә Тукайның кечкенә Апуштан мәшһүр шагыйрьгә әйләнгән гомер юлы сурәтләнә. Тукайның яшәешенә һәм көнкүрешенә нисбәтле экспонатлар: юл кәрзине, түбәтәе, карандаш савыты һ. б. бар. Алар чын мәгънәсендә музейның горурлыгы булып тора. Укучылар белән музей буйлап сәяхәт иткәндә без Тукайның тормыш юлы буйлап атлагандай булдык.

Әйе, Тукайның гомере, кыска булса да, иҗат ялкынында дөрләп торган, ул үзеннән соң күпкырлы шигъри һәм публицистик мирас калдыра. Тукай – татар әдәбияты күгендә генә түгел, ә барча төрки телле халыклар мәдәниятендә дә якты йолдыз ул. «Г.Тукайның язылу осталыгы белән гомумевропа югарылыгына күтәрелгән, революцион эчтәлек белән сугарылган шигърияте Россиядәге Шәрык халыклары әдәбиятына куәтле йогынты ясады», – дип яза академик Брагинский. Шул сүзләргә инанып, без музейда аның позмалары, әкият-поэмалары, шигырьләренең язылу тарихлары һәм аларга язылган көйләрне дә тыңлау бәхетенә ирештек.

Чыннан да, Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган. Ләкин аның һәр шигыреннән моң бөркелә. Тукайның исеме җырдан, музыкадан аерылгысыз. Шагыйрьнең музыкаль аһәңле шигырьләрен халык, үз моңына салып, бик күптәннән бирле җырлап килә. Аның шигырьләре, әкиятләре композиторлар өчен бетмәс-төкәнмәс чишмә булып тора. Композиторлар кайта-кайта Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итә, илһам ала. Бөек шәхес турында күбрәк укыган, күбрәк белгән саен, ул, ничектер күңелгә һаман да якыная, аның иҗаты яңа яктан ачыла. Теләсә кайсы милләтне милләт иткән ике төп нәрсә бар. Аларның беренчесе – туган тел, икенчесе – милли музыка, милли көй, милли моң. Без боларның барысын да музейда күрдек һәм тойдык.

Г.Тукай, нәни Апуш белән укучыларыбыз кечкенәдән үк таныш: шигырьләрен ятлап, әкиятләрен тыңлап үсәләр. Аның шигырьләрен күпме генә укысаң да, алар ялыктырмый, киресенчә туган якка, туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияли. Инде җырга әйләнеп киткән «Туган авыл», «Фатыйма белән Сандугач», «Бала белән күбәләк», «Карлыгач», «Яңгыр», «Җил», «Пар ат», «Эшкә өндәү», «Бакчага чыгам», «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» һ.б. шигырьләре – моңа ачык мисал. Ә «Туган тел» җыры – татар милләтенең гимны. Тукай үзенең истәлекләрендә: «Мин кечкенәдән үк җырчы идем, кайда гына ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырларны  сөймәкемнән миндә туган телемезне сөймәк туды».

Г.Тукай кечкенәдән бик моңлы бала булган, шигырьләр, бәетләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Бар балалар кебек үк, ул да халык уеннарын яраткан, шулар нигезендә үлемсез әсәрләр иҗат иткән. Ул үзе дә күп көйләр белгән, еш кына җырлаган да. Сүз дә юк, Г.Тукай туган ягын, торган җирен, аның табигатен чын күңеленнән яраткан һәм күп кенә шигырьләрен шул темага багышлаган. Әнә шул шигырьләр халык күңеленә кереп кала һәм җырга әверелә.

Туган илнең хөрлеген, бөеклеген, туган туфракның газизлеген туктаусыз җырлаган  шагыйрь үзенең сагыну хисләрен, балачак истәлекләрен, аерылып торгандагы сагышларыннан сурәтләр ясый:

Җан-тән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,

Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың…

Бу шигъри юллар Габдулла Тукай музеенда урын алган. Укучылар белән музейда булып кайтканнан соң, аның иҗатын тагын да киңрәк итеп бала күңеленә салып буласына инандык.

Тукайның тормыш юлы турында сөйләгәндә, музей һәм аның эшчәнлеге белән бәйләп аңлатабыз. Озак еллар татар теле һәм әдәбият укытучылары булып эшләгәнлектән, аның тормыш юлын һәм әсәрләрен өйрәнгәндә музейдан башка күз алдына китерә дә алмыйбыз.

Укучылар белән музейда еш булабыз һәм булачакбыз да. Чөнки музей экспонатлары белән әсәрләрен бәйләп аңлату бик отышлы. Бигрәк тә Г.Тукайның «Исемдә калганнар» дигән автобиографик әсәрен, Ә.Фәйзинең «Тукай» романын укып өйрәнгәндә музей экспонатлары – дәрес өчен иң кирәкле кулланма. Музейда Г.Тукайның тормыш юлы «Исемдә калганнар» автобиографик әсәрендә тасвирланган вакыйгалар агымына туры китереп бирелгән. Монда укучылар аның тормыш юлында күпме кешегә әниле булуын белделәр. Дөрестән дә, тагын кайсы гына шагыйрьнең җылылык эзләп үз гомерендә 7 – 8 апага «әни»  дип дәшеп караганы булды икән? Габдулла исә шундый язмыш кичерә. Аның «Күңел йолдызы» дигән шигырендә мондый юллар бар:

Ничаклы изсә дөнья, ирке бар – куркытмыйдыр безне;

Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормыйм аңар йөзне.

Музейда Г.Тукайның фаҗигале язмышы музейга килгән берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Әйе, бөек әдипнең хыялларын тормышка ашыруда язучылар һәм музей хезмәткәрләре үзләреннән зур өлеш керткән. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты музейга килгән һәрбер кешенең күңеленә кереп калырлык итеп оештырылган.