Химик элементларның валентлыгы

№ 110

(VIII сыйныфта химия дәресе)

Ләйсән ГАНИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле химия укытучысы

Максат:

– валентлык төшенчәсе белән таныштыру, химик формулаларны матдәләрнең составы турындагы мәгълүматларга нигезләнеп китереп чыгарырга өйрәнү;

– валентлык буенча химик формулалар төзү, кушылмаларның формулалары буенча элементларның валентлыгын билгеләү күнекмәләре булдыру;

– химик формулалар төзү эзлеклелеген ныгыту.

Бурычлар:

укыту:  химик элемент атомнарының башка химик элементларның билгеле сандагы атомнарын куша яки алмаштыру үзлегенә нигезләнеп, химик формулалар төзергә өйрәнү;

үстерелешле:  бинар кушылмалар буенча элементларның валентлыгын билгеләү, даими һәм үзгәрүчән валентлыкка ия булган химик элементлар валентлыгын кулланып, формулалар язу;

тәрбияви: күнегүләр эшләү барышында иптәшләрен белән хезмәттәшлек итү, игътибарлылык мөстәкыйльлек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган уку нәтиҗәләре:

предмет нәтиҗәләре: валентлык буенча химик формулалар төзү күнекмәсен булдырып, аны дөрес итеп куллану, алган белемнәрне анализлау, гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау.

Метапредмет:

регулятив: химик формулалар төзү алгоритмына нигезләнеп эшләү;

танып белү:

– дәреслектәге кирәкле информацияне аерып ала белү;

          – үз фикеренне әйтә белү һәм дәлилли алу;

          – фактларга нигезләнеп, биремнәрне башкару өчен тиешле символларны һәм тамгаларны куллану;

          – закончалыкларны дөрес итеп табу, сәбәп нәтиҗә бәйләнешләрен күрсәтү;

          – куелган бурычларга информацион ресурслар аша ирешү;

коммуникатив:

– әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый алу, аның фикерен кабул итә һәм бәяли белү, үз фикерен белән чагыштыру;

шәхси:

– үз эшчәнлегеңә бәя бирү, үзара ярдәмләшү һәм хезмәттәшлек итү, иптәшләрең белән хезмәттәшлек иткәндә этик нормаларны саклау.

Дәрес тибы: яңа белемнәр алу.

Җиһазлау: компьютер, мультимедийлы проектор, презентация Power Point, Internet; дәреслек (Рудзитис Г.Е., Фельдман Ф.Г. Химия. 8 класс: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2018). мөстәкыйль эш өчен биремнәр карточкасы.

           Дәреснең технологик картасы

 

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге Универсаль уку гамәлләре
1 2 3 4 5
I. Оештыру өлеше Укучыларны сәламләү. Аларның дәрескә хәзерлеген  билгеләү Исәнләшү, дәрес өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләү Коммуникатив: укытучы һәм  иптәшләре белән  хезмәттәшлек итүне планлаштыру
II. Белемнәрне актуальләштерү 1. Химик формула нәрсәне күрсәтә? Мисаллар китерергә2. Нәрсә ул индекс, коэффициент? Алар нәрсәне  күрсәтә?3. Әгәр составларына: а) тимер атомы һәм өч хлор атомы; ә) ике алюминий атомы һәм өч кислород атомы; б ) кальций атомы, углерод атомы һәм өч кислород атомы керүе билгеле булса, матдәләрнең  химик формулаларын языгыз. Бирелгән матдәләрнең чагыштырма молекуляр массаларын исәпләгез.4. Бирелгән 3O, 5O2, 2O2, 4H2O,  4H язылышлары нәрсәне аңлата

 

 

 

 

 

5. Са3(РО4)2   формуласының молекуляр массасын исәпләү

Укучылар сорауларга җавап бирәләр 

Формулалар төзиләр, чагыштырма молекуляр масса исәплиләр

 

 

 

 

 

Биремне башкаралар:

3O       өч кислород атомы

5O2         биш кислород молекуласы

2O2,  ике кислород молекуласы

4H2O   дүрт су молекуласы

4H  дүрт водород атомы

 

Мr(Са3(РO4)2) = Ar(Са)3 + Ar(Р)2 + Ar(O)8 = 120 + 62 + 128 = 310

Танып белү   

Регулятив

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

III. Дәреснең максатын кую Тема формулировкасын бирү, дәрес максатын  кую өчен шартлар тудыруХимик матдәнең составын ничек билгеләргә?Кайбер элементларның водородлы кушылмаларының формулаларын карыйк.Китерелгән мисалларда хлор, кислород, углерод элементларының атомнары водород атомнарын теләсә күпме санда түгел, билгеле бер санда куша алу үзлегенә ия. 2 нче слайд

 

Дәреснең темасын билгеләү. 3 – 4 слайдлар

Дәрескә максат кую.

Түбәндәге формулаларда хлороводород, су, аммиак, метан – водородлы кушылмалар бирелгән: HCl, H2O,    NH3, CH4Бирелгән формулалар  буенча нәтиҗә  ясау 

 

 

Дәрес темасын  бергәләп  әйтү

Регулятив эшчәнлек:формулаларны чагыштыру 

 

 

Танып белү

IV. Дәреслек буенча эшләү 

 

 

 

 

Яңа теманы презентация  буенча   карау

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Белемнәрне беренчел ныгыту

Химик кушылмаларда кайбер элементларның валентлыгы  бирелгән таблица буенча биремКушылмаларның формулалары буенча  элементларның валентлыгын билгеләү 

Формулалар буенча элементларның валентлыгын билгеләү эзлеклелеген презентация слайдлары буенча аңлату. 5 – 6 нчы слайдлар

1. Матдәнең химик формуласын язалар һәм билгеле элементның валентлыгын күрсәтәләр.

II    I           II           II

CuO    H2S    SO3       Fe2O3

 

2. Билгеле элементның валентлыкларының гомуми санын табып язалар.

2        2        6          6

II     I           II          II

CuO    H2S    SO3      Fe2O3

3. Икенче элементның валентлыгын исәпләп чыгаралар һәм химик билгесе өстенә язалар. Моның өчен валентлыкларның гомуми санын бу элементның индексына бүләләр.

2           2           6            6

II  II      I  II     III II      III II

CuO     H2S       SO3         Fe2O3

 

Химик формулалар төзегәндә, эш алымнарын башкару эзлеклелеген презентация слайдлары буенча аңлату. 7 нче слайд

1. Кушылма составына керүче элементларның химик билгеләрен янәшә язу AlO   KO     AlCl

2. Химик элементларның билгеләре  өстенә  валентлык кую

III II   I  II       III  I

AlO   KO      AlCl

3. Элементларның валентлыгын чагылдырган саннарның иң кечкенә уртак кабатлысын билгеләү

6       2           3

III II   I II       III  I

AlO   KO      AlCl

4. Иң кечкенә уртак кабатлыны тиешле элементның валентлыгына бүлеп индексны табалар (1 индексы язылмый)

6            2              3

III II     I   II       III  I

Al 2O3   K 2 O      AlCl3

Үзгәрүчән валентлы элементлардан хасил булган матдәләрнең исемнәрендә җәяләр эчендә бу элементның бирелгән кушылмадагы валентлыгын күрсәткән цифр  языла

FeCl2  тимер (II) хлориды                                  FeCl3   тимер (III)  хлориды 8 – 9 нчы слайдлар

Даими  һәм үзгәрүчән валентлы элементлар кергән кушылмаларның формулаларын  укуБилгеләмәне мөстәкыйль  уку,  формулаларны дәфтәргә язу.һәм аның буенча биремнәр башкару 

Презентация  карау

 

 

 

 

Алгоритм буенча формулалар язу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Презентация  карау

 

 

 

Алгоритм буенча  дәфтәргә формулалар язу

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреслек  буенча биремнәр башкару:

1. Элементларның химик символлары бирелгән, валентлыклары күрсәтелгән. Тиешле формулаларны язу

2. Формулалар буенча элементларның валентлыкларын билгеләү

Коммуникатив 

Танып белү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Танып белү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреслектәге кирәкле информацияне аерып ала белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фактларга нигезләнеп биремнәрне башкару өчен тиешле символларны һәм тамгаларны куллану

V. Мөстәкыйль эш башкару Карточка биремнәреВалентлыкны билгеләү:NH3, Al2O3, SiH4, CuOИке валентлы элементларны билгеләргә

CrO3, CuO, K2O, СаH2

 

 

Биремнәрне  мөстәкыйль башкару, үзбәя бирү Регулятив;закончалыкларны дөрес итеп табу, сәбәп нәтиҗә бәйләнешләрен күрсәтү
VI. Өйгә эш бирү.Рефлексия §16 ны укырга.58нче биттәге 4 – 5 нче күнегүләрне язып эшләргә. 10 нчы слайд

ПРЕЗЕНТАЦИЯ