Балалар бакчасында – «Аулак өй»

№ 103

(Зурлар төркемендә әти-әниләр белән оештырылган гаилә бәйрәме)

Миләүшә ШИҺАБИЕВА, Зәкия ЛОТФРАХМАНОВА,

Казандагы 415 нче «Умырзая» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячеләре

Әзерлек эшләре: әти-әниләр, алдан ике командага бүленеп, үз командаларга исем, девиз, берничә биремгә әзерләнеп килә. Балалар белән алдан татар халык уеннары өйрәнелә.

Зал татар милли орнаментлары, сөлгеләр, чиккән әйберләр һ.б. бизәлгән.

Милли киемнәр кигән балалар музыка астында залга керә. Әти-әниләр бу вакытта тамашачы ролендә була.

Тәрбияче. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! (Балалар исәнләшә.) Бүген шушы матур залга, үзебезнең татар халкының милли йолаларын яңартып, күңел ачарга җыелдык. Безнең буын катлаулы, мәшәкатьле заманда яши, шуна күрә әби-бабаларыбыз заманында яратып уздыра торган бәйрәмнәре, йолалары онытылып та бара сыман. Шул йолаларнын берсен – «Аулак өй»не оештырып, рәхәтләнеп күңел ачыйк әле бүген. Балалар, ә сезнең «Аулак өй»гә кунакка барасыгыз киләме? Нәрсә икән сон ул аулак өй?

Элек авылларда әти-әниләр кая да булса кунакка, я эш белән киткән чакта бу өйдә яшьләр аулак өй оештыра торган булганнар. Мин дә сезне шундый «Аулак өй»гә чакырам!

(«Чулман кызлары» башкаруында «Аулак өй» җыры астында балалар  парлап түгәрәк буйлап аулак өйгә баралар (малайлар гармуннар тотып, «уйнап» бара, кызлар аларны култыклый.)

Тәрбияче. Менә килеп тә җиттек. Аулак өйдә тик кенә утырмаганнар. Анда рәхәтләнеп күңел ачканнар, төрле уеннар уйнаганнар. Шундый уеннарның берничәсен без дә уйнап алыйк әле. (Балалар белән бергәләп, «Түбәтәй», «Чума үрдәк, чума каз» уеннары уйнала.)

(Ишек шакыйлар.)

Тәрбияче. Кем бар анда? Кем безнең күңелле уеныбызны бүлдереп йөри анда?

(Ишектән ике команда әти-әниләр керә.)

Әниләр. Безнең балалар бирегә күңел ачарга җыелганнар икән. Безнең дә сезнең белән «Аулак өй»дә уйныйсыбыз килә.

Тәрбияче. Балалар, әти-әниләрне чакырабызмы үзебезнең янга? Чакырабыз, әлбәттә! Рәхим итегез!

Әниләр. Без бит бәйрәмгә әзерләнеп килдек. Ике командага бүлендек. Хәзер шул командалар белән сезне дә таныштырып китик. (Ике команда да үзләре белән таныштыра, исемнәрен яклый, девизларын әйтә.)

1 нче бирем.

1 нче команда: «Зирәк гаилә».

Девиз: «Зирәк гаилә бик кирәк, мондый гаиләләр сирәк».

Айгөл.

Таныш булыйк! Мин – Айгөл.

Яратам мин чәчәк, гөл!

Кермәгән бер тишегем юк,

Бар нәрсәгә мин өлгер!

Лилия.

Мине барысы да белә,

Мин буламын Лилия!

Тегәм, бәйлим, спортны сөям –

Төрле һөнәргә ия.

Эльмира.

Мин буламын – Эльмира,

Белмимен мин тик тора.

Дөрес туклану серләрен

Син миннән килеп сора!

2 нче команда: «Тапкыр гаилә».

Девиз:  «Тапкыр гаилә оттырмас, бер дә куып тоттырмас».

Ләйсән.

Минем исемем – Ләйсән.

Торамын мин бик иртән.

Тәмле ашлар пешерәм,

Бар җиргә дә өлгерәм.

Ләйсән.

Мин дә – Ләйсән. Җырлыйм, биим,

Тәмле ашлар пешерәм.

Туган илгә терәк итеп,

Батыр уллар үстерәм.

Фәридә.

Фәридә исемле мин,

Бик уңган һәм булган мин.

Татар кызына хас сыйфатлар

Барысы миңа гына тиң.

1 нче команда.

Җитмеш төрле һөнәр кирәк,

Диләр, әти кешегә.

Шул җитмешнең барысына

Безнең әтиләр ия!

2 нче команда:

«Аулак өй»дә  катнашабыз

Командага бүленеп.

Балалар да шатлансыннар

Безнең уңышларны күреп.

Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез, әниләр белән дә бергәләп уеннар уйнап алыйк. («Зәңгәр чәчәк», «Челтәр элдем читәнгә» уеннары уйнала.)

Тәрбияче. Аулак өйләрдә элек-электән кызлар төрле кул эшләренә өйрәнгәннәр, кич утырып бәйләү бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Без дә балаларга бүген шундый кул эшләре турында сөйләп, күрсәтеп китик әле.

2 нче бирем

(Ике команда да берәр кул эше (бәйләү, чигү) турында сөйли яки эшләп күрсәтә, үзләренең кул эшләрен презентацияли.)

Командалар. Әле без үзебез белән элек әби-бабайларыбыз яшь чакта яратып уйный торган уеннар да алып килдек.

3 нче бирем

(«Зирәк гаилә» командасы балалар белән – «Йөзек салыш», «Тапкыр гаилә» командасы «Күз бәйләш. уеннарын оештырып уйный.)

Тәрбияче. Барыгызга да бик зур рәхмәт! «Аулак өй»дә күңел ачтык.

«Аулак өй»гә килгән вакытта һәр кеше үзе белән күчтәнәчкә тәмле әйбер алып килә торган булган. Яисә шул алып килгән әйберләрдән аулак өйдә тәмле-тәмле ризыклар пешергәннәр. Без дә сезнең белән «Аулак өй» табынына рәхим итик әле, нәрсәләр бар икән анда? (Өстәл янына баралар. Өстәлдә – төрле-төрле татар халык милли ризыклары (өчпочмак, бәлеш, чәкчәк, кош теле, кыстыбый… Балалар бу ризыкларны танып сөйлиләр.)

Самира.

Без әзерләдек табын

Китереп бөтен ягын,

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янында чәкчәк.

Зәлинә.

«Аулак өй» табынына

Җыелган татлы ашлар,

Гөбәдия, бәлешләр,

Пәрәмәч, өчпочмаклар.

Раяз.

Иң кадерле – икмәк тә.

Табын яме – чәкчәк тә

Утыралар тезелеп,

Кабарып, өстәл тулып.

Раидә.

Менә табын түрендә

Гөбәдия күренә.

Йөзе шат көлеп тора,

Хуш ис бөркелеп тора.

Ясминә.

«Табын яме – чәкчәк» – дигән

Сүзләр йөри түгелме?

Һәрбер бәйрәмнең түрендә

Урын ала түгелме?

Зәмирә.

Иттән генә торса да,

Майга чумып чыкса да,

Ул шундый тәмле була,

Аны бар да ярата.

Инсаф.

Өстәл өстендә бәлеш

Тыйнак кына утыра,

Эче тулган ит белән,

Бәрәңге, суган белән.

Диас.

Коймак пеште,

Табадан төште.

Кунакларга – сый-хөрмәт,

Якты чырай, такта чәй.

Зилә.

Табын түрен һәрчак бизи

Майда пешкән кош теле.

Авыз итми һич китми

Килгән кунак, билгеле.

Сабина.

Бавырсак һәм кош теле –

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Азалия.

Һәркемгә чыга өлеш,

Кыстыбый һәм бәлешләр,

Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китергә

Ашыкмагыз, кунаклар!

4 нче бирем.

(Ике команда да үзләре өйдә пешергән милли ризыкның видеоязмасын экранда тәкъдим итә. Нинди дә булса милли ризыкны ничек әзерләгәннәрен этаплап сөйлиләр.)

Тәрбияче. «Зирәк гаилә» командасы бүген безгә нинди тәмле ризык әзерләп күрсәтер икән? Әйдәгез, видеоязма карап китик. (Видеоязмада Зәлинә Гарипова гаиләсе татар халкының милли ризыгы – өчпочмак пешерү серләре турында сөйли.) Бу команда өчпочмак турында «Милли ризыгыбыз – өчпочмак» дигән шигырь дә иҗат иткән әле. Шул шигырьне дә тыңлап китик әле.

Зирәк гаилә.

Эштән кайтып, кичке якта

Ни пешерик дип торсак?

Нәни кызым уйлап тапты

Пешерергә өчпочмак.

Ул да бит татар халкының

Иң яраткан ризыгы.

Әй, аш бүлмәсендә шул чак

Башланды ыгы-зыгы.

Бәрәңге, ит, суган салып,

Эчлеген ясап аттык,

Сөт, йомырка, тоз, он туглап,

Бик мулдан камыр бастык.

Өчпочмак ясый Зәлинәм,

Ә мин табага тезәм.

Инде әзер өчпочмакны

Тәлинкәгә төшерәм.

Чәй эчәбез. И күңелле!

Бигрәк уңган өчпочмак.

Тәмләп-тәмләп ашый торгач,

Тум-тулы булды корсак.

Татар халкы – юмарт халык,

Чакыра һәрчак кунак.

Өстәлләрнең иң түрендә,

Балкып тора өчпочмак!

Тәрбияче. «Тапкыр гаилә» командасы нинди ризык әзерләде икән? Ансель Әхмәтов белән Данил Епетьев гаиләләре бергәләп гөбәдия пешергәннәр икән! Әйдәгез, ничек пешергәннәрен карыйк! (Видеоязма  карала.)

Ә Ясминә Гайсинаның әнисе Алинә безне бүген тәмле-тәмле коймаклар белән сыйларга уйлаган һәм коймак пешерә торган электр табасын үзе белән алып килгән. Ул безгә коймак пешерү буенча мастер-класс күрсәтә. (Алинә  ханым коймак камырын ясап пешереп күрсәтә һәм килгән кунакларны сыйлый.)

– Ни пешерим бүген? – дип сорасам,

– Коймак, – дигән җавап ишетәм.

Балаларым, хәләл җефетем дә

Бик мөкиббән киткән коймактан.

Ник соң коймак пешермәскә?

Җае чыгып тора һәркайчан.

Сөте, йомыркасы әниемнән,

Бисмилласы авыл сыеннан.

– Миңа майсыз, миңа юкасы, – дип,

Кызчыкларым йөгереп киләләр.

– Бигрәк яхшы, май зыянлы, – диям,

Кайнатмалы коймак бик таман.

Ә иремә майлап, баллап бирәм!

(Теле балдай булсын,

Майлагандай йөрсен.

Аермасын безне, я аллам!)

Шулай гөр киләбез, коймак пешә,

Бусын мин алам да, мин салам.

Гаилә белән коймак пешерәбез,

Татар коймагыннан кем туйган!?

Сез дә, дуслар, авыз итегезче

Майлап, баллап шушы коймакны.

Коймак ашап бездән киткәчтен дә

Майлагандай барсын дөньясы!

Тәрбияче. Бигрәк тәмле булды! Нинди уңганнар икәнсез! Ә хәзер «Аулак өй»нең иң тәмле өлешенә күчик – алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланып чәй эчик! Чәй өстәле янына рәхим итегез! (Бергәләп чәй эчәләр.)

Тәрбияче. Рәхмәт сезгә, балалар! Рәхмәт сезгә, әти-әниләр! Без сезнең белән бүген чын «Аулак өй»дә булдык! Халкыбызның борынгыдан килгән «Аулак өй» йоласын яңарттык. Онытылмасын иде халкыбыз йолалары! Буыннан-буынга тапшырылып, мәңге яшәсен дигән теләктә калабыз. Бүгенге бәйрәм кичәсен оештыруда катнашкан һәркайсыгызга олы рәхмәтебезне белдерәбез.