Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”

№ 103

(Рус төркемендә әдәби уку дәресе. IV сыйныф.)

Гөлназ НАУМЕТОВА,

Казандагы 141 нче мәктәпнең беренче квалификация категорияле туган тел укытучысы

Ләлә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Казандагы 141 нче мәктәпнең югары квалификация категорияле туган тел укытучысы

Максат:

— Д.Аппакованың  “Шыгырдавыклы башмаклар”әсәре белән танышу;

          —  балаларны татарча аралашуга  омтылышын арттыру.

—  дусларга,кешеләргә карата миһербанлылык, хөрмәт хисе, толерантлык  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча УУГ: яңа сүзләр,лексик берәмлекләрне сөйләмдә куллануны активлаштыру,телдән аралашу күнекәләре булдыру.

Танып белү УУГ: дәрестә алган мәгълүматлардан файдаланып,сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив УУГ: диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү,үз фикереңне җиткерә белү,парларда эшли белү.

Регулятив УУГ: уңай халәт,дустанә мөнәсәбәт тудыру,укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели белү.

Шәхси УУГ: татар теленә ихтирамлы караш булдыру,дусларга,кешеләргә карата миһербанлылык,хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Дәрес тибы : яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Метод һәм алымнар: әңгәмә,сорау-җавап,сүзлек эше.

Җиһазлау: Литвинов И.Л.,Садыйкова Э.Р., ГариповаЛ.И.  “Татар теле һәм уку китабы — 4 сыйныф”, рәсемнәр, сүзләр, презентация.

Дәрес барышы

I. Уку эшчәнлегенә уңай  мотивация тудыру

-Исәнмесез, балалар!

Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә дип килдек!

II . Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авыр урынны билгеләү

Өй эшен тикшерү.

Тактадагы рәсем буенча әңгәмә.

Укытучы. Укучылар тактага карагыз әле? Сез анда нәрсәләр күрәсез? (Башмаклар.)

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую

–       Дәрестә без бүген нишләрбез икән? Кем әйтә? (Җаваплар тыңлана)

–       Әйе,без бүген Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар хикәясеннән өзек укырбыз.Дуслык турында сөйләшербез.

IV. Уку мәсьәләсен чишү

Дәреслек белән эш.

Укытучы. Хикәяне аңлау өчен, тактадагы яңа сүзләр белән танышыйк.

Шыгырдавыклы башмаклар — скрипучие туфли

Киеп кара — примерь

Килешә — идет,подходит к лицу

Күбәләк кебек — как бабочка

(Сүзләрне татарча-русча уку. Сүзтезмәләр,җөмләләр төзү.Сүзлеккә язу.)

– Укучылар, хикәяне игътибар белән тыңлагыз. Мин укыганда, текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.

–Хикәя кем, нәрсә турында?

–Геройлары кемнәр?

(Хикәя укыла)

Ял итү минуты

Утырып инде ардык, бераз ял итеп алыйк.

Кулларны билгә куеп, башларны чайкап карыйк.

Куллар билгә, өскә, янга, утырып –торып алыйк.

Куш аяклап сикерик тә, урыныбызга утырыйк.

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы. Дәресебезне дәвам итик. (Бирелгән сорауларга-җаваплар тыңланыла)

Әңгәмә. “Дуслар”

(Чылбыр буенча өзекне уку.)

Эш дәфтәрләре белән эш.

Уен. “Дөрес, дөрес түгел” (Хикәянең эчтәлеген аңлау өчен төрле сораулар бирелә.)

VI. Рефлексия.

–Димәк, укучылар без бүген дәрестә нишләдек?

–       Нәрсә турында сөйләштек?.(Җаваплар)

–       Бик яхшы, укучылар!

–       Ничек уйлыйсыз,без максатка ирештекме? (Җаваплар)

–       Ә хәзер өстәлдәге елмаю билгеләрен (смайлик) күтәрегез.

Үзбәя

Өй эшен бирү.

– Укучылар, барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз. Ә хәзер көндәлекләрне ачыгыз, өй эшен язып куегыз.

1) “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен сәнгатьле итеп укырга.

2) Текст буенча 5 сорау.

–Дәрес тәмам. Сау булыгыз.