Welcome to Bolshoi Sardek

№ 100

Рафилә ӘХМӘТШИНА,

Кукмара районы Зур Сәрдек авылы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.

Бурычлар:

1. Балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү.

2. Төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү.

3. Җәмәгать урыннарында үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

4. Балаларны инглиз телендә аралашырга, тылсымлы сүзләр кулланырга өйрәтү.

Җиһазлау: фортепьяно, музыкаль үзәк, милли киемнәр, көймә макеты, авыл һәм мәдәният йорты төшерелгән банерлар, умарта оясы макеты.

 

Эшчәнлек барышы

(Залда Зур Сәрдек җыры яңгырый, туристлар көймә белән киләләр.)

Гид. Безнең кунакларыбыз килеп җитәләр ахрысы.

Турист. Hello, good morning! (Туристлар бинокаль, фотоаппарат, аркаларына рюкзак асалар.)

Гид. Welcome to our village Bolshoi Sardek. We are glad to see you in our village, dear guests. Безнең авылыбыз – Зур Сәрдек, рәхим итегез, хөрмәтле кунаклар. (Укытучы, балалар, итекче, фермер, милли киемнән киенгән ике кыз чәк-чәк һәм ипи тотып каршы алалар.)

Т1: Oh, very tasty chack-chack!

T2: National dish!

Гид. Dear guests, introduce yourself please. What is your name? Where are you from?

Т1. My name is Bon. I am from America.

T2. My name is Bonny. I am from England.

Т3. My name is Jack. I am from Africa.

Гид. My name is Rafilya. We are from Tatarstan. We are Tatar.

Т1. Яхшы, яхшы!

T2. Без татарларны яратабыз.

Т3. Very good!

(Туристлар бинокальдән карыйлар, авылны фотога төшерәләр.)

Т1. It is wonderful! Oh, look here.

T2. It’s amazing!

Гид. Our village is very big and beautiful. Безнең авылыбыз зур, төзек һәм матур. Ә хәзер мин сезне үзебезнең авылыбызның һөнәрчеләре белән таныштырам.

Фермер (умартачы). I am a farmer. Мин фермер. I have a lot of bees and animals. Минем бик күп бал кортларым, хайваннарым бар.

Т3. Very good!

Гид. Ә монысы минем сезгә күчтәнәчем. My present for you.

Т1. What is this?

Фермер (умартачы). This is honey. Бу бик шифалы авыл балы.

T2. Thank you.

Фермер (умартачы). After my work I rest in our house of culture. Эштән соң ял итәргә мәдәният йортына барам. Безнең Мәдәният йортына 50 яшь, Татарстандагы иң зур авыл мәдәният йорты.

Т1. Very interesting. Бик яхшы. Good bye. See you.

Гид. Безнең авылыбыз итекчеләре, районыбыз итек фабрикасы белән дан тота.

Т1. Who is it?

Итекче. I am a shoemaker. Мин – итекче. I do valenki. Милли бәйрәмебез Сабантуй алдыннан Сөрән салу йоласы бар. Сөрән салу бәйрәмендә егетләр аякларына киез итекләр киеп урам әйләнәләр. Мин шул бәйрәмгә әзерләнәм.

Т1. It is interesting.

Итекче. Истәлеккә бүләгемне кабул итеп алыгыз (сувенир итекләр бирелә).

Т1. Thank you for memorable gift.

Т3. Thank you.

Гид. Безнең авылыбызда 100 еллык тарихы булган гимназия, ике группага исәпләнгән 50 бала сыйдырышлы балалар бакчасы эшләп килә.

Т1. I think it is a teacher.

Укытучы. Yes, I am an English teacher. I work at school and in the kindergarten. I love children. We have a surprise for you. Let’s dance. Ә хәзер без сезгә татар халкының җырлы биюле тамашасын тәкъдим итәбез. Рәхим итеп карагыз.

Т1. Good idea! (Балалар «Зилем-Зиләйлем» җырлы-биюлы тамашасын башкаралар.)

(Фортепианода «Туган тел» көе яңгырый.)

Т1. Бу нинди матур көй?

T2. Мин беләм, бу Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры.

Укытучы. Без сез килүгә, Г.Тукайның «Туган тел» җырын инглиз телендә өйрәндек. Рәхим итеп тыңлагыз.

Oh, my native tongue, there is no other

Like the one spoken by my father and mother.

Whatever I have learned since when I was young

It is all thanks to you, my sweet native tongue.

Т3. Very good!

Т1. Ә без «Туган тел» җырын татар телендә өйрәнеп килдек. Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Тәрбияче. Бик матур җырладыгыз, рәхмәт! Ләкин безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт, сау булыгыз! Тагын килегез.

Т1. We are glad to meet you! Thank you, see you! Bye, bye!

Рафилә ӘХМӘТШИНА,