Табигатьнең дусты бул

№ 101 — «Яшел бишек» конкурсына

(Проект эшләрен яклау)

Дилә МӨБАРӘКШИНА,

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы 

Максат. Укучыларның төркем белән эшләгән проектларын якларга өйрәтү, нәтиҗә ясый, үз фикерләрен исбатлый, схемалар төзи белүләренә ирешү. Сөйләм телләрен, кызыксынучанлык, мөстәкыйльлекләрен үстерү. Табигатькә мәхәббәт, күңелләрендә тирә-юньгә изгелек эшләү теләге уяту.

Җиһазлау. Биремле карточкалар, альбом битләре, төсле карандашлар, бүлек исемнәрен күрсәткән таблицалар, укучыларның иҗади  китапчыклары, рәсемнәр, экологик тамгалар, презентацияләр, «Авылым чишмәләре» темасына лэпбук, аудио-, видеоязмалар.

Проект яклауның барышы

Укытучы. Бүгенге чарабызны Г.Тукайның «Туган авыл» шигыреннән башлыйсым килә:

«Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем».

Шушы юллардан чыгып, үтәчәк теманы билгели аласызмы? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

– Балалар, сез бүген бик мөһим булган проблеманы чишәчәксез. «Без авылыбыз табигатен саклауда үзебездән өлеш кертә алабызмы? Чишмәләребез кипмәсме? Авылның киләчәге булырмы?» дигән сорауларга җавап бирергә тырышырбыз. Һәр төркемнең проектларын яклауны максат итеп куярбыз. Өстәлләргә «Яшел патруль», «Авылым чишмәләре», «Традицияләр» дигән карточкалар куелган. Рәхим итеп, үз өстәлләрегез артына утырыгыз. Проектларны яклау өчен 10 –12 минут вакыт бирелә.

«Яшел патруль» төркеменә сүз бирелә. Рәхим итегез!

«Яшел патруль» төркеме:

1 нче укучы. Максатыбыз – авылыбыз табигатен саклауда үзебездән өлеш кертү, сирәк очрый торган үсемлекләрне, хайваннарны  барлау.

Бурычыбыз: табигатькә зыян салмаска, аны өйрәнергә, тирә-юньгә ярдәм итә белергә.

Гипотезабыз: табигатьне бары кеше генә саклап кала ала.

Методлар: чагыштыру, анализлау методларын кулландык.

Без башта эшебезгә план төзедек. Темабыз бик актуаль. (Экология турында видео карау.) Сезне бер укучының иншасы белән таныштырасыбыз килә. Ул иншаны миңа әнием журналдан укыган иде.

Сорау: инша сездә нинди тәэсир калдырыр? (Укучы иншаның эчтәлеге белән таныштыра.)

Язның  хәтердә калган көне

Язның матур бер көне. Без классыбыз белән урманга экскурсиягә бардык. Иртән иртүк мәктәп янына җыелдык. Аннан машинага утырып, урманга юл тоттык. Бара торгач, каршыбызда ямь-яшел урман пәйда булды. Ул гаҗәп матур иде.

Озак та үтмәде, горизонтта болытлар куера башлавы да күренде. Яңгыр яву ихтималы да көчәя төште. Без, яшел агачларны кисеп алып, казыклар ясадык. Аларны җиргә кагып, өстен полиэтилен пленка белән капладык. Гәрчә машинада ышыкланып булса да, безгә болай күңеллерәк кебек тоелды. Аз гына яңгыр да явып үтте. Без зур чыршы агачы астында учак яктык. Аны яңгыр да сүндерә алмады. Чөнки агачның калын кәүсәләре аркылы яңгыр үтмәде.Аннан соң без урмандагы үсемлекләр белән таныштык, кошларны күзәттек. Бер кошның оясын табып, аннан кош балаларын үзебезнең тере почмакка алып кайтырга уйлаган идек , тапмадык.

Кояш чыгып, үләннәр кипшенгәч, төрле-төрле күбәләкләр һәм бөҗәкләр күренә башлады. Без коллекция өчен бөҗәкләр тоттык. Ял иткән арада шоферыбызга елгада машинабызны юарга булыштык. Без машина юган урында су өстенә май катламы хасил булды. Елгада йөзеп йөргән вак балыклар әнә шул май катламы тирәсенә якынлашу белән ашыгып кына китеп баралар. Бу күренешне  без соңыннан, елгада су тонгач күзәттек. Шундый кызык!

Харис кәрзин үрергә тәкъдим итте. Без, яшъ талларны сындырып, аңа биреп тордык. Ләкин барыбер үреп бетерә алмады.

Аннан соң без, балык тотарга ниятләп, елга аркылы вак итеп үрелгән җәтмә куйдык. Озак та үтмәде, анда 10 – 12 см зурлыгындагы балыклар эләккән иде. Балык шулпасы пешермәкче идек, өлгермәдек, вакыт та кичкә таба авышты. Шуңа күрә балыкларны ташлап калдырырга туры килде. Өйгә алып кайту өчен кызлар чәчәкләр җыярга керештеләр.

Без кайтырга җыена башладык. Машинабыз кузгалып китәргә торганда, Фирая исемле бер кызыбыз үзебез утырган, ял иткән урынны пычрактан чистартырга кирәклеген әйтте. Ләкин аны тыңлап тормадык, авылга юл тоттык.

Экскурсия күңелле үтте, саф һавада булдык, су коендык, табигать белән аралаштык. Бу көн хәтердә озак сакланыр.

Дусларым, балалар нинди ялгышлар җибәрде икән? Иншага карата фикерегезне экологик тамгалар аша күрсәтегез. (Һәр төркем тамгалар ясый. Әлеге тамгалар тактага куела.)

Укытучы. Халкыбызда: «Без җирне ата-бабалардан мирас итеп алмадык. Без аны киләчәк буыннардан бурычка алдык», дигән әйтем бар. Безгә, кешеләргә, шәфкатьлерәк, игътибарлырак, күзәтүчәнрәк, миһербанлырак булу гына кирәк. Чөнки табигать ялгышларны гафу итми.

2 нче укучы. Хәзерлек этабында без тема сайладык, алдыбызга бурыч билгеләдек. Безнең якларда сирәк очрый торган үсемлекләр, хайваннар турында кызыклы мәгълүматларны өлкән абый-апалардан, Кызыл китаптан, энциклопедияләрдән, Интернеттан эзләдек. Укучылар тутырган анкеталардан  күренгәнчә, без алар турында бик аз беләбез икән. Кызыл китаптан  республикабызда колаклы керпеләрнең бик аз калганлыгын белдек. Аларны Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында очратырга мөмкин икән әле. Авылыбыздан эзләп тә карадык, ләкин тапмадык. Ә менә аюны Кызыл китаптан чыгарганнар. Безнең авыл урманнарында ул бик еш кунак була. Умарталыкны да өч тапкыр басып киткән. Энә карагы да аз калган, ә поши, кабан дуңгызлары саны арткан. Безнең як урманнарында мәтрүшкә, энҗе чәчәк кебек дару үләннәренең кимүе безне бик борчый. Кочак-кочак мәтрүшкәләр җыюга без нык каршы.

Без үзебездән нинди өлеш керттек соң?

Яңа ел бәйрәмендә, башлангыч сыйныф укучылары арасында  бары тик ясалма чыршылар гына куллануга ирештек. Шуның белән бик күп агачны саклап калдык. Кош оялары ясадык, җимлекләр куйдык, күзәтүләр алып бардык, чишмә буйларын чистартуда катнаштык, агачлар утырттык, үз авылыбызның Кызыл китабын төзедек, кошларның, бигрәк тә күкенең тормышын өйрәндек. Аңа карашыбыз бөтенләй яхшы якка үзгәрде. Экологик тамгаларны стендка куйдык,

Нәтиҗә. Гипотезабыз расланды: табигатьне бары кеше генә саклап кала ала.

Чыгышыбызны синквейн белән төгәллисе килә. (Синквейнны бергәләп төзиләр.)

Табигать

Ягымлы, кайгыртучан

Яшәтә, туендыра, борчыла

Табигатьтән башка яшәү юк

Җир-ана

Игътибарыгыз өчен рәхмәт, сорауларыгыз булса, без җавап бирергә тырышырбыз.

(Укытучы чыгыш ясаучыларга рәхмәтен белдерә.)

Физкультминутка.

«Һава» дигәндә басабыз, кулларны югары күтәрәбез,

«Җир» дигәндә чүгәлибез,

«Су» дигәндә кул чабабыз.

«Кояш, һава, урман, су – безнең дусларыбыз», – дип утырабыз.

Укытучы. Проектларыбыз белән таныштыруны дәвам иттерәбез. Сүз икенче төркемгә бирелә.

«Авылым чишмәләре» төркеме:

1 нче укучы.

Проектыбыз «Авылым чишмәләре» дип аталды.

Максатыбыз: чишмәләребез тарихын өйрәнү, проект эшен лэпбугта төзү.

Бурычыбыз: чишмәләребез тарихын өйрәнү, иң мул сулы чишмәне табу, чишмә паспортын төзергә өйрәнү, чишмә буендагы үсемлекләрне, хайваннарны барлау, иң шифалы чишмәне ачыклау.

Фараз: чишмәләрне карап тормасак , алар юкка чыгарлар.

Методлар: күзәтү, үлчәү, чагыштыру, анализ ясау.

Чишмәләр… Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Якташыбыз, шагыйрь Равил ага Фәйзуллин «Туган ягым» дигән шигырендә болай ди:

Минем дә бар үзем өчен

Шундый як – Туган ягым:

Дога иңгән һәр төшеннән

Чишмәләр чыга аның!

2 нче укучы. Темабызның актуальлеге: авылыбызны чишмәләрсез күз алдына китереп тә булмый. Төче су – зур байлык бит ул. Саклап тотсаң гына байлык өстәлә. Авылыбызда 12 чишмә бар. Матур-матур исемле, төрлечә җырлый белә торган чишмәләр алар. Барысы да халык тарафыннан каралган, чистартылган, бураланган, зәвык белән эшләнгән. Без өлкәннәр эшенә сокланып, горурланып  йөрдек. Җәйге чорда гына түгел, кышын да тикшерүебезне дәвам иттек. Суы йодка бай чишмәбезне дә эзләп таптык. Чишмәләрне корытмыйча саклый белү бик кирәк дип уйлыйбыз.

3 нче укучы. Тикшерүне чишмәләрнең тарихын өйрәнүдән башладык. Экскурсия вакытында су үлчәмнәрен, күләмен, агым тизлеген тикшердек, чишмә паспортын төзедек. Бу эштә укытучыбыз булышты. Сыйныфыбызда төрле конкурслар уздырып, чишмәләрнең фотоларын җыйдык, тарихын язып алдык, шигырьләр чыгардык, газетада да мәкаләләребез күренде. Барлык материалны туплап, лэпбук ясадык. Монда чишмә схемасы, авыл чишмәләренең картасы, укучыларның чишмә проекты, табышмак-мәкальләр, фотолар урын алды. Нәтиҗә ясадык: чишмәләрне чистартып, карап тормасаң, алар томаланалар, корыйлар. Бу проект эше безгә авылыбыз чишмәләренә икенче төрле карарга, яратырга, чишмәләрнең кадерен белергә өйрәтте, бик файдалы булды. Лэпбукның эчтәлегеннән кайбер фотолар:

Гипотезабыз расланды: чишмәләрне карап тормасак , алар юкка чыгар.

Физкультминутка.

– Күрсәт әле, үскәнем, ничек чишмәләр ага? (Кул хәрәкәте белән күрсәтәләр.)

– Менә шулай, менә шулай, шулай чишмәләр ага.

– Күрсәт әле, үскәнем, чишмәгә ничек булыштың?

– Менә шулай, менә шулай, менә шулай булыштым…

Укытучы.  «Авылым чишмәләре» төркеменә сорауларыгыз бармы?

(Сораулардан соң, төркемгә рәхмәт белдерелә.)

Укытучы. Сүз «Традицияләр» төркеменә бирелә.

«Традицияләр» төркеме:

1 нче укучы. Безнең төркемнең темасы: «Авылымда милли бәйрәмнәр».

Максаты: авылыбыздагы бәйрәмнәрне өйрәнергә, яңа бәйрәмнәрнең барлыкка килүе сәбәпләрен тикшерергә.

Бурычлар: борынгы бәйрәмнәрнең яңаруы сәбәпләрен ачарга, яңа халык бәйрәмнәре барлыкка килү сәбәпләрен өйрәнергә

Гипотеза: кешеләр бәйрәмсез яши  алмый.

Эзләнү методлары: сорашу, анкета уздыру, күзәтү, нәтиҗә ясау.

2 нче укучы. Темабызның актуальлеге нидән гыйбарәт соң?

Бик борынгы заманнардан ук кешеләр бәйрәмнәрне көтеп алганнар. Бу бәйрәмнәр язны каршылау – «Нәүрүз», көзге уңыш бәйрәме – «Сөмбелә», сабан бәйрәме – «Сабантуй» булса, каз өмәләре, өй күтәрү өмәләре, кич утырулар кешеләрне аралаштырган, хәбәрләштергән, таныштырган, дуслаштырган, берләштергән. Анкета җаваплары хәзер Интернет заманында кешегә күмәк бәйрәмнәр җитешмәгәннен күрсәтте. Бу проблема актуаль дигән нәтиҗәгә килдек.

3 нче укучы. Эшне этаплап башкардык. Тема сайладык, өлкәннәрдән информация җыйдык. Җыелган материалны чагыштырдык. Борынгы бәйрәмнәрне барыбыз да беләбез. Шуңа күрә туган авылыбызда яңарак барлыкка килгән бәйрәмнәргә тукталырга булдык. Күзәтүләр күрсәткәнчә, күпләргә авылымның яңа бәйрәмнәре ошый икән. Шуларның берсе – «Тау шуу» бәйрәме. Аңа ике-өч ай алдан хәзерләнәләр. Программасын төзиләр, артистлар чакыралар. Бәйрәмгә төрле җирләрдә чәчелеп яшәгән авылдашлар, кунаклар кайта. Һәрберсе уеннарга катнаша, саф һавада пешкән пилмән белән сыйлана, бәлештән авыз итә. Ярышларда «Иң өлкән тау шуучыга», «Киез итекне иң еракка атучыга» һәм башка шундый җиңүчеләргә призлар була. Аэрочанада Кыш бабай, Кар кызы килә. Уеннар кичкә кадәр дәвам итә.

Тагын бер яңа бәйрәм – «Чишмәкәй» бәйрәме. Әлеге бәйрәмгә дә Интернет аша кунаклар чакырыла. Гадәттә ул бездә апрель азагында уздырыла. Чишмә буйларын чистарту иң изге эш дип санала. Бергә эшләүнең рәхәтен белсәгез икән! Арып эшләгәч, күңелле ял итү башлана. Нептун белән Су анасы да килә. Алар авылым кешеләренә изге теләкләр телиләр.

4 нче укучы. Мин «Изгеләр ашы» дигән бәйрәм турында сөйләргә телим. Ел саен авылдашларым изге чишмә – Зариф бабай чишмәсе янында аш уздыра. Илебезгә тынычлык теләп дога кылалар. Ачык һавада пешкән ашны, ботканы бар да яратып ашый.

5 нче укучы. Минем өчен бары тик безнең авылда гына сакланып калган шаян бәйрәм – 1 Май көнне 3 – 10 яшьлек балаларның өйдән-өйгә кереп тавык йомыркасы җыю бәйрәме иң кызыгы. Уен-көлкеле бу бәйрәмне һәр өй әзерләнеп көтеп тора. (Фоторепортаж карау.)

Бу проект авылымны ныграк яратырга өйрәтте. Без зур ачыш ясадык: Югары Тегермәнлек авылы мәңге яшәячәк, чөнки аның кешеләре үз авылын бик тә ярата. Кешегә бәйрәмнәр кирәк дигән гипотеза расланды.

Укытучы. Татарстан Республикасы Конституциясенең 55 нче маддәсендә «Табигатькә сакчыл караш – Татарстан Республикасының һәр гражданы бурычы» диелгән. Чыннан да, табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Саклау – сезнең кулларда. Алда куелган сорауларга сез бик төгәл җавап бирдегез, рәхмәт сезгә. Чарабызны авылыбыз шагыйре Вазыйх абыегыз Фатыйховның «Балык Бистәм – туган ягым» җыры белән төгәлләрбез. (Бергәләп җыр башкаралар.)