Табигатьне өйрән һәм сакла!

№ 99

Рәсимә ЯРУЛЛИНА,

Арча районы Кызыл Яр авылы клубы мөдире

Максат. Балаларны Татарстанның Кызыл китабы белән таныштыру; экологик тәрбия бирү; табигатькә сакчыл караш, ярату, кызыксынучанлык тәрбияләү. Табигатькә ял итәргә баргач, үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату.

Җиһазлау. Ял минутларында төрле уеннар уйнарга туплар, теннис ракеткасы,  туплы ракетка-липучка, кыршау, сикергеч, тоннель.

Сәяхәт барышы

Алып баручы. Исәнмесез, балалар, әбиләр, әниләр һәм укытучылар! Без бүген сезнең белән инде бездә матур традициягә әйләнгән табигатькә ял походына барырга җыелдык. Безнең быелгы очрашуыбыз гади генә түгел – ул уен-викторина рәвешендә үтәчәк. Сәяхәтебез барышында безнең җирлектә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, җәнлекләр белән танышырбыз, аларны ничек саклап калырга кирәклеге хакында киңәшләшербез, төрле уеннар уйнарбыз. Бер үк вакытта, инде гадәткә кергәнчә, балык шулпасы пешереп, бергәләп ял итәрбез. Башта нинди кагыйдәләрне белергә кирәк икәнен искә төшереп алыйк: бер береңнән калмаска, яр кырыйларына якын килмәскә, үзара дустанә аралашу булдырырга. Учак якканда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәргә, ахырдан үзебез ял иткән урынны чиста итеп калдырырга. Хәерле сәгатьтә! Күңелле ял итеп кайтырга язсын.

Ял итә торган урын җиребез бик матур. Янында гына чишмә агып утыра. Бу чишмә гади генә түгел: аны күп еллар безнең җирлектә авыл советы рәисе булып эшләгән Мансур ага Ситдыйков истәлегенә балалары, кияү-киленнәре бергәләшеп торгызды. Бу урында чишмә без белә-белгәннән ага иде инде, тик аның улагы, түбәсе череп беткән иде инде. Мансур ага: «Исән-имин терелсәм, шул чишмәне төзекләндереп куяр идем», –дия торган булган. Тик бу мөмкин булмый. Ул йөрәк чиреннән терелә алмый вафат була. Балалары аның нәзерен үтәп, өр-яңа итеп ясап куялар. Хәзерге вакытта һәркем бирегә килеп, дога кылып, чишмәнең саф, салкын суын эчеп ләзәтләнәләр. Күпләр  гаиләләре белән килеп ял итә. Без дә ел саен Кызыл Яр һәм Түбән Оры башлангыч мәктәпләре укучылары белән уку елы ахырында чишмә буена ял итәргә киләбез.

Юл якын түгел, килә торгач ардыра. Шуңа башта түгәрәкләнеп утырып, «Табигать һәм кеше» дигән хикәяне тыңлап китик.

«Борын-борын заманда яшәгән ике дус – Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.

Табигать кешене ашаткан эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше болыннарда уйнаган. Шулай итеп, кеше Баһадир булып җитлекән.

Көнәрдән бер көнне кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул табигатькә каршы  баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. «Дөньяга хәзер мин – хуҗа», – -дип кычкырган. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән.

Мин табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына»,   дип мактанган Кеше.

         Табигатьнең нык ачуы чыккан. Ул кешегә биргән байлыкларын кире тартып алган, эчә тоган суларны киптергән, кешене буш яланда калдырган.

Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул, бик нык кайгырып, эшләгән явызлыклары өчен үкенеп елаган, табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул Табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган, ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән».

Табигать кешегә ничек ярдәм иткән?

– Ә кеше нишләгән?

– Ни өчен кеше кайгырган?

– Кеше дөрес эшләгәнме?

– Табигать аны гафу итәрме?

– Хикәядә бәян ителгән вакыйгадан нинди нәтиҗә ясап була? (Табигатьсез яшәп булмый.)

Алып баручы. Безнең бүгенге уенда ике команда: Кызыл Яр һәм Түбән Оры башлагыч мәктәпләре командалары катнаша.

1 нче команда.

1 нче укучы.

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр.

Явыз куллар өзмәсәләр,

Шулай гел үсәчәкләр.

2 нче укучы.

Урмандагы агачларны

Калдырмыйча кисәләр,

Урмансыз калган кешеләр

Киләчәктә нишләрләр?

3 нче укучы.

Табигатькә һәр көн шулай

Гел зыян китерсәләр,

Сайрар кошларны да әгәр

Үтереп бетерсәләр?

Барысы бергә.

Табигать бетсә әгәр дә,

Кешелек тә бит бетә.

Шуңа күрә уйла ныклап,

Алда сине ни көтә?

Алып баручы. Димәк, бездән нәрсә сорала? (Табигатьне сакларга, суларны, чишмәләрне карарга, агачлар утыртырга тиешбез.)

«Кеше үз гомерендә ун төп агач утыртырга тиеш», дигән халык әйтеменә сез ничек карыйсыз? Килешәсезме?

Шулай булгач, табигатьне кемнәр сакларга тиеш соң? (Барлык кеше экологлар. Казан дәүләт университетының экология факультетында махсус экологлар әзерләнә.)

– Табигатькә караш турында берничә төрле фикер бар. Беренчесе – табигатьне буйсындырырга, аннан теләгәнчә файдаланырга; икенчесе – табигатьне сакларга, аңа тимәскә.

– Сез ничек уйлыйсыз? Бу фикерләр дөресме? (Һәр ике командадагы укучылар да үз фикерләрен әйтә.)

–Димәк, табигатьтән сакчыл файдаланырга кирәк. Сез дә шул фикерне куәтләдегез.

2 нче команда.

1 нче бала.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

2 нче бала.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

3 нче бала.

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлылык

Кая киткән?

Барысы бергә.

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәрме икән?

Кызыл китап белән танышу.

1 нче командага:

1. «Матурлыгыма сокланып, мине күпме кеше өзә. Ә миңа чәчәк атар өчен ун ел вакыт кирәген уйламыйлар да. Кешеләр миннән йөрәк авыруларын дәвалый торган тамчылар ала. Элегрәк мине кайда да очратырга мөмкин булса, хәзер мин яклауга мохтаҗ». (Энҗе чәчәк)

2. Матур түгел икәнлегемне үзем дә беләм. Мине күрсәләр, күпләр читкә тайпыла, таш ыргыта. Барысы да матур да булмый бит инде . Ләкин мин кешеләргә зур файда китерәм. Матур тавышларыбыз өчен японнар безне өйдә тоталар». (Гөберле бака)

2 нче командага:

1. «Без елдан-ел азаябыз.Табигать безгә иртә яздан чәчәк ату бурычын куйган. Кешеләр, кыш буе чәчәккә сусап, юри генә, кулына тотып карау өчен безне өзә, таҗларны тотып карый да ташлый.

Ә бит без аңа күпме файда китерә алыр идек. Без бит әле бал кортларына да кирәк. Яз көне аларга азык табу авыр. Умарта кортлары безнең чәчәкләргә теләп куналар. Кешеләр үзләре бездән дару ясый». (Үги ана яфрагы)

2. «Безнең турыда күп риваятьләр сөйләнә. Без кошларга һәм җәнлекләргә охшамаганбыз. Без караңгылыкны яратабыз. Ләкин без – дошманнар түгел, ә кешеләрнең дуслары. Башны аска каратып эленеп торырга яратабыз. Ямьсез булганыбызга гаепле түгел бит инде» (Ярканат)

Ял минуты.

Алып баручы. Балалар, сез беләсезме, ел саен дөньяда ике төрдәге үсемлек юкка чыга. Бер төрдәге үсемлек 11 төрдәге хайваннарның туклануы өчен кирәк.

Орлык бирердәй нарат үссен өчен 100 ел кирәк, ә шушы наратны кисү өчен биш минут вакыт җитә.

Минут саен 40 га мәйданда тропик урманнар киселә.

Бер автомобиль бер елда һавага ун килограм резин тузаны чыгара.

Табигать турында мәкальләр һәм әйтемнәр беләсезме?

Ил төкерсә, … (күл булыр).

Ялгыз агачны … (җил сындыра).

Кар күп булса, … (иген уңар).

Агач – җимеше белән, … (кеше эше белән матур).

Саф һава – … (тәнгә дәва).

Кош – канаты белән, … (кеше дуслары белән көчле).

Аерылганны аю ашар, … (бүленгәнне бүре ашар).

Кул пычранса, су белән юарсың, … (су пычранса, ни белән юарсың)?

Алып баручы.

Без – табигать балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда ялгышлар да

Була шулай кайчагында.

Учак яксак урманнарда,

Сүндерәбез кисәвен.

Тик җыярга онытмагыз

Чүп-чар, кәгазь кисәген.

Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да

Тирбәлмәгез бишек итеп

Агачлар ботагында.

Без – табигать балалары,

Кояш белән янабыз.

Бездән һәрчак риза булсын

Шул табигать-анабыз.

Экологик викторина.

Урманда ташлап калдырылган кәгазь черемичә ничә ел саклана? (2 – 3 ел)

Җирдә калдырылган полиэтилен пакет нишли? (Таркалмый, череми саклана.)

Урманда пыяладан янгын ничек чыгарга мөмкин? (Пыяла линза кебек була.)

Походтан калган чүп-чарны урманда кая куярга? (Учакта яндыргач, күмеп куярга)

Гөмбә, җиләк, дару үләннәрен ничек җыярга? (Автомобиль һәм тимер юллардан еракта үскән гөмбәләрне кисеп җыялар, дару үләннәрен кирәкле, файдалы вакытында гына өзәргә ярый.)

Урманда учакны ничек тергезергә? (Кәсне алып, учак ясарга, аннары учакны сүндергәч, кәсне яңадан каплап куярга кирәк.)

Ни өчен урманда чәчәк җыярга ярамый? (Алар арасында бик сирәк очрый торган, Кызыл китапка кертелгәннәр булуы бар.)

Экология нәрсә ул? (Табигатьне саклау турындагы фән)

Алып баручы.

Кешеләргә матурлыкны,

Сый – хөрмәтне биргән Ходай.

Тик кешеләр табигатькә

Нигә игътибарсыз болай?

Чикләвеге, шомырты да, баланы да –

Санап бетерерлек түгел…

Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын

Гафу итә алмый күңел.

Агачларны таптый, кисә,

Җәнлекләрне атып китә.

Бу кадәрле начарлыклар,

Белмим, нәрсә белән бетәр?

Командаларга сораулар

1 нче командага:                                                                       

Бер җәйдә 100 мең корткычны юк итүче кош. (Тукран)

Төче сулы иң зур күл. (Байкал)

Нинди хайванның колаклары аякларында? (Чикерткәнеке)

Кайсы кош үз әнисен белми? (Күке)

Соскыборын бакылдык. (Үрдәк)

Җирнең үсемлекләр үсә торган өске катламы. (Туфрак)

Кем алманы аркасы белән җыя? (Керпе)

Нинди агачның кәүсәсе ак төстә? (Каен)

Бал корты чаккач, нишли? (Үлә)

Үрмәкүчнең ничә аягы бар? (8)

Нинди кар тизрәк эри: чистасымы, әллә пычрагымы? (Пычрагы)

Кайсы кош башка кошлар тавышын чыгара ала? (Сыерчык)

Нинди җәнлекләрнең балалары чит ана сөте белән туклана? (Куян)

Яз хәбәрчеләре. (Кара каргалар)

Сукырлар капшап таный торган усемлек. (Кычыткан)

Иң җитез җәнлек. (Гепард)

Хайваннар турындагы фән. (Зоология)

2 нче командага:

Тере организмнарга сулау өчен кирәкле газ. (Кислород)

99 авырудан шифа. (Мәтрүшкә үләне)

Юл буендагы дару үләне. (Бака яфрагы)

Тынычлык символы булган дару үләне. (Бака яфрагы)

Дөньяда иң зур кош. (Тәвә кошы)

Пингвин кошмы, әллә юкмы? (Әйе, кош)

Нинди җиләк кара, кызыл, ак була? (Карлыган)

Безнең урмандагы ерткыч җәнлек. (Бүре)

Урманда яшәүче, мәчегә охшаган хайван. (Селәүсән)

Поши һәр кыш саен нәрсәсен югалта? (Мөгезен)

Коңгызның ничә канаты бар? (4)

Урман аланын зарарлы бөҗәкләрдән нәрсә саклый? (Чикерткә)

Иң чиста җәнлек? (Бурсык)

Безнең якта иң озын телле кош. (Тукранның теле 15 см га җитә.)

Җирафның кайсы аяклары озынрак – алгысымы яки арткысымы? (Бертөрле)

Үсемлекләр турындагы фән. (Ботаника)

Антарктидада поляр төн кайчан була? (Кышын)

Алып баручы.

Туган як күгендә йолдызлар

Тоныкланса бер көн нишләрмен?

Мин үскәч корыса соңгы тал,

Серемне кемнәргә сөйләрмен?

Сандугачлар бизсә бакчамнан

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен, кипсәләр күлләрем,

Корыса күңеле урманнар?

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Кешеләр, саклагыз җиремне!

Ялыбызның икенче өлешендә командалар белән төрле уеннар, ярышлар оештырыла. Балалар уеннарга теләп катнаша. Без ничә елдан бирле ике мәктәп укучылары белән бәйрәмнәрне, уен-ялларны әнә шулай бергә оештырабыз. Укучылар бер-берсе белән дус булып аралашып торалар.

Очрашуыбызның өченче өлешендә җиргә уңайлы итеп, алып килгән җәймәләребезне җәеп, әбиләр, әниләр тутырып җибәргән тәм-томнар белән балык шулпасы ашап, бөтнекле чәй эчәбез. Уханы безнең ел саен Фирдания Саматовна пешерә.

Моның өчен, ул, түгәрәркләп  беренче кат чирәмле кәсләрне алып чыга. Шунда балалар белән бергә җыеп килгән коры ботакларны салып учак яга. иләк элә торган җайланманы куеп, чиләккә саф чишмә суы алып чиләкне һәм чәй эчәргә зур чәйнегебезне дә учак өстенә элеп куя.

Үзенә генә тиң осталык белән ул барлык ризыклларны үз вакытында салып пешерә. Бәрәнгесен, кишерен, суганын, укробын балалар бик чиста һәм тиз итеп чистартып, турап бирәләр.

Чәебез бөтнекле. Ул кайнап чыгып, учак өстеннән алып куюга, тирә-якка хуш ис тарала.

Учакта пешкән ризыкнын тәмле булуын ел буе сагынып искә алабыз. Ел саен без үзебез дә, балалар да бу походтан канәгать булып, кайтасы да килмичә таралышабыз.