Сабан туе-милли туй, сөлге-яулык барлап куй!

№99

 (Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме)

Лидия Янгалышева,

Анна Лабутина,

Казандагы 114 нче номерлы балалар бакчасыныңберенче квалификация категорияле тәрбиячеләре

 Чара барышы

 Алып баручы. Сабан туе – һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Иртәгә Сабантуй буласы көнне, авыл яшьләре хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Буыннан-буынга тапшырылучы “Бүләк җыю” йоласы иң матурлардан санала.

(“Сабан туе” көй астында балалар  керә, кулларында чиләк, сөлгеле колгалар)

Малай: Бәйрәмгә яулык җыярга

 Кузгалдык әле бергә.

 Бүләкләрнең иң матуры-

  Сабантуй батырына.

Малай: Яшь кызлар, сөйкемле апалар! Сездән Сабантуйга бүләк көтәбез! (Тавышны ишетеп, апалар, кызлар тәрәзәдән карыйлар, апабүләк белән чыга)

Апа: И, балалар, Сабантуйга бүләк җыясыз икән. Менә минем дә бүләгем бар. (Яулык, йомырка бирә).Бәхетегез шушы йомыркалар кебек түгәрәк булсын.Татулыкта, муллыкта яшәргә ходаем насыйп итсен. Игенчеләребезгә дан җырлап, хәерле гомерләр кичерик.

Малай: Малайлар, әйдәгез бергә рәхмәт әйтик апага!

Бергә. (малайлар) Рәхмәт яусын апага!

Рәхмәт яусын апага!(Апа кереп китә, икенче кыз чиккән сөлге тотып чыга)

Кыз: Бәйрәмгә дип әзерләнгән чигүле сөлгем менә

Бүләгемне тапшырырсыз көрәштә җиңүчегә.

Малай: Малайлар, әйдәгез бергә рәхмәт әйтик туташка!

Бергә:(малайлар) Рәхмәт яусын туташка!

Рәхмәт яусын туташка!(Туташ кереп китә, икенче кыз чиккән кулъяулык тотып чыга)

Кыз: Ә минем бүләгем-чигүле кулъяулык!

Җиңүчегә!

Малай: Әй бүләге дә, бүләге

         Бигрәк матур, күр әле.(Күрсәтә)

  Бүләкләрне котлап без дә

 Бер җырлыйк, биик  әле(Татар халык җыры “Әпипә” башкарыла).

Малай: Бабайлар һәм әбиләр,

               Абыйлар һәм апалар,

               Әниләр һәм бәбиләр,

               Әтиләр һәм энеләр!

               Сабантуйга килегез.

 Җырлап-биеп, уйнап-көлеп

   Бергә бәйрәм итәрбез.

 Бергә: Сабантуйга килегез!(балалар “Сабан туе” җырлап  чыгалар)

Алып баручы: Туасы һәркөнебез бәйрәмгә тиң булсын! Колгага эленгән сөлге-яулыклар әләм сыман җилфердәп, күңелләрне җилкендереп бәйрәмгә чакырып торсын. Киләчәк Сабантуйлар котлы булсын!