Күмәк уен
№97
Рәзинә ХӘМЗИНА,
Чистай районы “Иске Роман урта гомуми белем бирү мәктәбе беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Авыл күренеше
Берничә кыз үзара сөйләшеп чыгалар:
1 кыз: Кызлар,Илүзә юк бит,әйдәгез, чакырыйк үзен.
Кызлар: И-лү-зә! И-лү-зә!
Илүзә: (сәхнә артыннан) Кызлар, хәзер,чәй эчәм дә чыгам.Сез уйный торыгыз.
2 кыз: Кызлар,әйдәгез, Илүзә чыкканчы, “Кап та коп” уены уйный торабыз.
Кызлар: Әйдәгез.
“Кап та коп”уены.
Кызлар түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:
Без-без, без идек,
Без унике кыз идек;
Базга төштек, бал ашадык,
Келәткә кердек , май ашадык;
Өйгә мендек , өйрә эчтек,
Коега төштек, су эчтек;
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык.
Кап та коп,
Авызыңны ач та йом! —
(диләр дә, барысы да берьюлы авызларын йомалар.Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.
Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:)
1 кыз: Әһә-ә, Диләрә көлде, күктән кемнең өй башына төштең?
2 кыз: Күктән сезнең өй башына төштем.
1 кыз: Шулаймыни? Безнең өйдә әти, әни,апа һәм мин яшибез.Синең белән бишәү булабыз.Димәк, без сиңа биш тапкыр чиертәбез.(Кызлар бер-бер артлы Диләрәнең маңгаена чиертәләр.)
Сәхнә артыннан малайлар тавышы иштелә.
Кызлар: Малайлар килә! Малайлар килә!
Малайлар: Исәнмесез, кызлар!Нихәлләрегез бар?
1 кыз: Исән әле,малайлар,уйнарга чыктык менә.
1 малай: Эх, кызлар-кызлар, Һавадагы йолдызлар,безне дә үзегез белән уйнатыгыз әле.
2 кыз: Эх,сез, малайлар,бездән башка уйный да алмыйлар.
Малайлар: Уйнатыгыз инде,кызла-а-ар!
3 кыз: Чәчтән тартмасагыз!
Малайлар: Юк инде,юк,тартмыйбыз.
4 кыз: Хәрәмләшмәсәгез!
Малайлар: Юк инде,юк.
5 кыз: Бирелгән җәзаларны үтәрсезме?
2 малай: Үтибез, валлаһи үтибез! Хет айга менәргә кушыгыз!
6 кыз: Һәрберебезнең учына көнбагыш бирсәгез ! (Кулларын суза)
Кызлар: Миңа да! (Барсы да учларын сузалар)
3 малай: Кызлар, каян алыйк соң без ул көнбагышны? (Пауза) Ярар,үзегез генә уйнагыз,алайса.Әйдәгез, малайлар,киттек.(Борылып китә башлыйлар)
Кызлар: Ярар,ярар, көнбагышыгыз үзегезгә булсын!
6 кыз: И-и,кем булганнар!!! Әйтерсең без сезне чакырып китердек!
2 малай: (уртага чыгып, кыланып) Кем булганнар!!!Безме? Без,Роман малайлары!!! Ашасак симерәбез!Симерсәк,җимерәбез! Без,Роман малайлары! Безнең белән сөйләшергә права иметь ит әле!
2 кыз: Кызлар,малайлар! Бәхәсләшмик әле! Әйдәгез, “Чума үрдәк,чума каз” уенын уйнап алабыз.
Бергә: Әйдәгез!
Чума үрдәк, чума каз.
(Уйнаучылар кара- каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар)
Чума үрдәк, чума каз, (2 тапкыр)
Тирән күлне ярата ул, ярата. ( 2 тапкыр)
Ранил үзенә иптәш эзли,(2 тапкыр)
Белмим, кемне ярата шул, ярата. ( 2 тапкыр)
(Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Ранил), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Алсинәне ) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә. Уен шулай дәвам итә.)
Илүзә чыга: И-и,монда рәхәтләнеп уйнап яталар икән! Кызлар,малайлар, барыгызга да сәлам!
3 кыз: Сәлам, Илүзә, сәлам.Син соңга калдың.Әйдә, уртага чык.Сиңа җәза бирәбез.
Илүзә: Җәза? Нинди җәза тагын? Алайса кереп китәм дә,бүтән чыкмыйм.(Үпкәли.)
Малайлар: Үпкәче,үпкәче!Үпкәчене күр әле!
4 кыз: Малайлар,сез шулай хәрәмләшсәгез,без сезнең белән уйнамыйбыз да.
Малайлар:Ярар инде,без бит шаярдык кына.
3 малай: Илүзә,җәзаны үтә,уенны син башла.
Илүзә: Ярар.Кызлар,малайлар, әйдәгез, “Биш капка” уены уйнап алыйк.
Бергә: Әйдәгез!
Биш капка.
Биш пар кулга- кул тотынышып бер капкадан кереп , икенчесеннән чыгып бииләр. Бию көе туктаганда кайсы пар уртада кала, шуңа җәза бирелә. Аннары уен яңадан башлана.
( Сәхнә артыннан таякка таянган Хәдичә әби килеп чыга.)
Әби: Кайларга гына китте икән? Кайларга китеп югалды икән?
Балалар: Исәнме, Хәдичә әби! Ни хәлләрең бар?
Әби:Рәхмәт!Аллага шөкер, исән-сау гына яшәп ятам әле,балакайларым! Кичә кичтән кәҗәкәем кайтмыйча калган иде,шуны эзләп йөри идем әле.
1 кыз: Бер дә кайгырма,Хәдичә әби,без, кызлар һәм малайлар белән синең кәҗәкәеңне эзләп табарбыз.Эзлибезме?
Бергә: Ээзлибез.
Әби: И-и,рәхмәт инде,балакайларым.
Барысы бергә чыгып китәләр.