Туган җирдән аермасын язмышлар

№ 94

(А.Гыйләҗевның “Берәү”, “Җомга көн кич белән”, “Өч аршын җир” әсәрләре буенча)

Гөлфинә БАЯЗИТОВА,

Казандагы 117 нче мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Документ

Максатлар:

А.Гыйләҗевның тормыш юлын, иҗатын ныгыту, укучыларда әсәрләргә анализ ясау күнекмәләрен үстерү, әсәрләрнең әһәмиятен билгеләү; туган телебезгә, җиребезгә мәхәббәт хисен формалаштыру, әсәрләрдә күтәрелгән мәсьәләләр аша укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү; тормыш тәҗрибәсе бирү, укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү. (2слайд)

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә бәйле: геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясау һәм рухи сәламәтлек, укучыларда телгә, туган җиргә мәхәббәт, кешелеклелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗә: булган вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү.

Предмет нәтиҗә: укучыларның А.Гыйләҗев турында белемнәрен ныгыту,укылган әдәби әсәрләрнең уртак идея, проблемасын ачыклый белү.

Җиһазлау: компьтер, проектор, интерактив такта, интернет челтәре, “Аяз Гыйләҗевнең биографиясе” дигән видеопрезентация, язучының портреты, китапларына күргәзмә, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Эш формалары: фронталь эш, төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру. Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Элек-электән үк борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кыларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсенә күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп, тату гомер иткәннәр. Әйдәгез әле, без дә бер-беребезгә күңел җылысы – елмаю бүләк итик. Урамда балкыган кояш кебек, бер-берегезгә карап елмаегыз да гәүдәләрне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз.

Кәефегез яхшы булсын,

Гел елмаеп торыгыз.

Әгәр ярдәм кирәк икән,

Гел янәшә булыгыз!

— Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрик.

II. Актуальләштерү

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән туган җир, аның һәркем өчен дә кадерле булуы турында әңгәмә оештыра.

Укытучы. Укучылар, нәрсә соң ул туган җир, нинди була ул? Туган җир дигәч, сезнең күз алдына нәрсәләр, кемнәр килә?

-Туган җирегез турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?

-Мин сезгә туган җирегезгә кагылышлы фоторәсемнәр алып килергә кушкан идем. Без алардан үзебезнең альбомны төзедек. (Җаваплар тыңлана.)

— Әйе, укучылар. Һәр кешенең үз туган җире бар. Аны һәркем үзенчә ярата, хөрмәт итә. Рәссамнар туган җиренә багышлап рәсем ясый, язучылар хикәяләрдә сурәтли, шагыйрьләр шигырьләр чыгара. Ә кемдер туган җиренә булган хисләрен күңелендә йөртә.

— Туган җир турында нинди әсәрләр беләсез? (Укучыларның фикерләре.)

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы бүген дәрестә туган җир турында сөйләшәчәкләрен, язучы А.Гыйләҗев иҗаты белән танышачакларын әйтә.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. (Презентация)

1. Язучының иҗаты, тормыш юлы турында мәгълүмат.

Укытучы. Кем ул Аяз Гыйлаҗев? Аның турында нәрсәләр беләсез? (Г.Тукай премияләре лауреаты, халык язучысы ул А.Гыйләҗев. 3 слайд)

— Балалар, бүген без искиткеч гүзәл, тылсымлы, хикмәтле, серле дөньяга – А.Гыйләҗев геройлары дөньясына сәяхәт кылырбыз.      Шулай ук аның әсәрләре белән танышырбыз, аларда күтәрелгән проблемаларны, авторлар әйтергә теләгән фикерләрне ачыклауны максат итеп куярбыз. Бүгенге дәресебезгә мин республикабызның беренче президенты, киңәшчесе Минтимер Шәймиев сүзләрен эпиграф итеп алам.  “Аяз Гыйләҗев әсәрләре – татарны милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар – безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазифасы тапшырылган аларга. Ул күпләргә үрнәк булырлык төпле гаилә башлыгы, тирән фикер иясе булды. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең мирасын яратып һәм хөрмәт итеп яшәсәк, рухи офыкларыбыз киңәер“. (4 слайд)

Укытучы. (Презентация карау) А.Гыйләҗев – киң колачлы талант иясе иде ул. Проза, драматургия өлкәсендә дә зур уңышларга ирешкән язучы. Ул әдәбиятка 60 нчы елларда килеп керә. Бу чор – фикерләрнең каршылыклы чоры, ләкин ул үз сүзен курыкмыйча әйтә килә. Бу адымга аны тоткан кыйбласының дөреслегенә ышаныч кына этәрә алгандыр. Аның кайсы гына әсәрен алсаң да, алар халык өчен, ил өчен борчылган олы әдипнең алыштырмас хәзинәләре.

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 15 гыйнварында Сарман районы Чукмарлы авылында туган. Ләкин аның балачагы Зәй районы Югары Баграж авылында уза. Әтисе Мирсәет, әнисе Мөгәттәрә укытучылар булалар. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр: Алмаз, Аяз һәм Азат. (5-7 слайд) “Тәңремә рәхмәтлемен: ул мине туганда ук шигъри күңелле иткән. Шулай уйлыйм, хәтергә сеңеп калган вакыйгалар шуны сөйли”, — дип яза әдип “Балачак сукмаклары”нда һәм бу сүзләрнең дөреслеген А.Гыйләҗевнең мәктәп елларында язылган, беркайда да басылмыйча, бары тик кадерле истәлекләр генә булып сакланган кулъязмалары раслый (8 слайд) (Кулъязмаларга игътибар итү.) Тик Аяз аганың сукмаклары такыр гына булмый. 1948–1950 елларны ул университет студенты, ләкин аңа университетны ташлап яңадан авылга кайтырга туры килә. (9 слайд) Моның төп сәбәбе: ачлык, ялангачлык. Аяз аганың  тормышында иң аянычлы чор – 1950–1955 еллар. Бу елларны язучы, әсәрләрендә чагылган, шул чор режимына бик үк туры килеп бетмәгән үткен үткен фикерләре өчен, Казахстан далаларында, Сталин концлагерьларында уздырырга мәҗбүр була. (10 слайд)

Аяз ага бу чор турында мавыгып сөйләргә яратмаган. Ләкин үз сүзләре белән әйтсәк, ул бу чорны “бәхетле чор” дип атый. Чөнки ул биредә бик күп кызыклы шәхесләр белән таныша, бик күп гыйбрәтле язмышлар аның күз алдыннан уза, кыскасы, ул сөргендә вакытта үзенең әсәрләре өчен бик күп материал “әдәби чимал” тупларга өлгерә.

Әдип үзенең  хатынын Нәкыя апаны кечкенә кызчык чагында ук күргән була. Шунда шаяртып “Кайтырмын да, өйләнермен үзеңә”, дигән сүз дә ычкындыра. Сөрген чорында ул энесе Алмаз белән очраша, Нәкыя турында сораша, һәм тәвәккәлләп аңа хат яза, Нәкыя аның өченче хатына гына җавап бирә.

Аяз азат булып туган якларына кайткач, алар өйләнешәләр. Бер-бер артлы өч уллары туа. (Искәндәр – профессор, КФУның татар филологиясе факультеты деканы. Мансур – язучы, драматург. Рәшат – табиб, эшмәкәр. (11 слайд) Аяз ага уллары белән бик горурланган. “Мин татар дөньясына өч татар үстереп бирдем. Киленнәрем дә татарлар, оныкларым да татар булыр”, — дип әйткән сүзләре дә бар. (12 слайд)

Укытучы. Аның нинди әсәрләрен беләсез? (“Өч аршын җир”, “Зәй энҗеләре”, “Урталыкта”. “Язгы кәрваннар”, “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят”, “Җомга көн кич белән”, “Әтәч менгән читәнгә”. (13 слайд) А.Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога!” романы венгр теленә тәрҗемә ителде. (14 слайд)

— Беренче әсәрләрендә үк язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын, эш-гамәлләрен анализлау – А.Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил икән сыйфатлар.

— Аның кайсы әсәрләре буенча фильм төшерелгән? (А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” һәм “Өч аршын җир” әсәрләре буенча төшерелгән “Бибинур” фильмы Казанда уза торган халыкара мөселман кинофестивалендә 2010 елда Гран-при алды.(15–16 слайд)

Ял итү.

Укытучы. Укучылар, ә хәзер, әйдәгез, “Чәчелгән хәрефләр” уенын уйнап алабыз. (Интерактив тактада чәчелгән хәрефләрне җыеп, А. Гыйләҗев әсәрләре исемнәрен табалалар. Җаваплар: “Язгы кәрваннар”, “Дүртәү”, “Бибинур”, “Әтәч менгән читәнгә, “Урталыкта”. 17 слайд.)

— Укучылар,сезгә өй эше итеп язучының үзегезгә ошаган бер әсәрен укып килергә кушылган иде.Укыгансыздыр, дип уйлыйм. Хәзер төркемнәрдә эшләрбез. Укылган әсәрләрегез белән бер-берегезне таныштырырсыз (Балалар төркемнәрдә эшлиләр)

1 нче төркемнең җавабы. Без А.Гыйләҗевның “Берәү” повесте белән таныштык. Укыгач, “Ни өчен яшьләр авылдан китә?” дигән сорауга җавап табасы килде. Бу сорау авылның киләчәген кайгыртып һәм авыл халкының язмышларын күреп, борчылганнан соң туа. Әсәрнең төп герое – Исхак. Ул кечкенәдән авылны яратып, үз итеп үсә. Алдагы тормышын авыл белән бәйләр өчен авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм бик яхшы укый. Эшкә ул зур дәрт һәм зур кызыксыну белән тотына. Аның эшкә рухын күтәрүчеләр – тимер рухлы Нурулла, Хөсәен бар. Ләкин кисәктән генә Исхакның авыл белән арасы өзелә. Йөрәгендә җир хуҗасы булу хисе сүнә. Моны ни белән аңлатырга?

Коммунизм ясыйбыз дип йөрүчеләр үзләре үк яшьләргә аяк чалалар. Район вәкиле Тазюков, хатыннарны яңаклаучы колхоз председателе Гыйльми Салихы – хезмәт ияләренә бары тик кол итеп кенә карыйлар, аларны мәсхәрәлиләр. Яшьләрнең эшен җинаять дип кабул итәләр. Исхак, билгеле, үзенең шәхесен богаулап торган бу хезмәт коллыгыннан котылу теләге белән авылны ташлап чыгып китә. Җәмгыятьнең нигезендә ныклы таяныч булмаганга күрә, шул чордагы системага колларча буйсынган авылдашларының пассивлыгына һәм алар ягыннан ярдәм килмәгәнгә күрә шәһәргә китеп, үзе өчен яңа мөхиттә яшәргә мәҗбүр була. Әсәрнең драматизмы – Исхакның туган җиреннән читләшүендә, аерылуында. Якташларының, туганнарының, дөнья күргән олы кешеләрнең үзенә карата мөнәсәбәтләре салкыная башлавын тою – егеткә иң кырыс һәм катгый хөкем. Безгә әсәр бик ошады. Башкаларга да тәкъдим итәбез.

2 нче төркем. Без А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” повестен укыдык. Повестьта Бөек Ватан сугышы чорындагы татар авылы тасвирлана. Повестьнең үзәгендә олы кеше – тәҗрибәле, тормышның ачысын-төчесен татыган, гомер юлының ахырына якынлашып килүче Бибинур образы. Аның бар кылган эше – игелек эшләү.Ул чын күңеленнән чиста ярату белән ярата ала торган герой. Үз бәхетеннән баш тартып чит кеше балаларын үз балаларыдай итеп тәрбияләп үстерә, аларга бар җылысын, ана назын бирә. Тик балалары  аны оныталар, алар үз дөньялары белән генә яшиләр. Аларга хәтта “туган” төшенчәсе дә ят. Алар битараф. Балаларның шәфкатьсезлеге башка яклардан да күренә. Бибинур өенә хәтта кунак чакырмый? Алай гына да түгел, кешенең өенә кергәнен яратмый? Чөнки авылдагы бердәнбер салам түбәле йорт Бибинурныкы. Ә ни өчен соң? Кайчандыр хәлле генә булган йортның эчендәге барлык әйберләрне балалары алып китеп бетергән. Чәй куеп эчерерлек чәйнеге дә калмаган әбинең. Бу аның кунак яратмавыннан түгел, ә оялуыннан. Монда ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дигән  мәкаль бик урынлы булыр иде. Әсәр Бибинурның үлеме белән тәмамлана. Аны үзе караган эте үтерә. Бибинурның эте белән балалары арасында ниндидер охшашлык та бар кебек. Алар үзләренә яхшылык эшләгән кешене онытканнар. Алар әниләрен генә түгел, туган илләрен дә, туган телләрен дә, кешене кеше итеп бизи торган иң гүзәл сыйфатларны да югалтканнар.

Укытучы. Укучылар, ә ни өчен әсәр “Җомга көн кич белән” дип атала?

(Сабантуй атнасында, җомга көн кич белән авылга бик күп кеше кайта. Бибинур гына ялгыз, һаман балаларын көтә, тик балалары кайтмый. Ул ялгыз. Шуңа күрә дә әсәр “Җомга көн кич белән”дип атала.)

— Рәхмәт, укучылар. Өченче төркем, сүз сезгә.

3 нче төркем. Без А.Гыйләҗевның “Өч аршын җир” повесте белән таныштык. Әсәрнең үзәгенә кискен бер мизгелдә хата кылган һәм шул ялгышы өчен гомерлек газапларга дучар ителгән Мирвәли язмышы куелган. Мирвәли яши башлаган чор – авыр чор, авылда күмәкләшү бара, колхозлар оеша. Бу яңалык авыл халкын икегә бүлә. Мирвәли кулак та, дошман да түгел, ләкин бер мәлдә ул авылдашлары, ил каршында гафу ителмәслек хата эшли. Мал-мөлкәтен, мал-туарын яндырып авылдан чыгып кача. Әлбәттә, ул күмәк хуҗалыкта да хезмәтеннән тәм табып эшләр иде, чөнки ул моңарчы гадел яшәгән, яшь чагында әтисе йортында ялчы булган. Соңыннан да тегермәндә хезмәт куйган, сугышта яраланып орден алган. Ләкин шул чор җәмгыятенә хезмәт итүче авыл активистларының әтисеннән калган мал-мөлкәтнең язмышын хәл иткәндә, Мирвәлинең фикерен сорап та тормаулары аны бик нык рәнҗетә: барысын да күмәк хуҗалыкка бирәсең, бетте-китте.

Үзәктә тагын бер язмыш – Мирвәлинең хатыны Шәмсегаян. Әсәрдә Шәмсегаянның туган җирен сагынуы, кичерешләре бик тирән, көчле. Бары тик китаплар, туган җир кырларын, карта дәрәҗәсендә, искиткеч төгәл сурәтләгән чигүле сөлге генә бераз сагышын басарга ярдәм итә. Җирсеп, туган туфрагын сагыну хәсрәтеннән үлем түшәгенә егылган Шәмсегаянның, үзе талпынган Өч кое, нарат белән кочаклашып үскән каен белән кавышам дигәндә, гомере өзелә. Мирвәли, хатынының мәете белән сөйләшеп, тормышын күздән кичерә, яшьлегендә тарихи вакыйгалар аркасында хата ясавын таный. Авылдашлары аны аны гафу итәләр. Ә Мирвәлигә авылдашлары кичерүе генә түгел, ә үзе алдында йѳзе аклану, намусы чистару, үзен-үзе кичерү дә кирәк. Мирвәлине балалык дусты, адашы – Мирвәлинеӊ хѳкем итүе очраклы түгел. Ул – гади авылдаш кына түгел , ул – Мирвәлинеӊ намусы, вѳҗданы.

Укытучы. Искиткеч матур әсәр укыгансыз, укучылар. Ә бу повестьнең төп идеясе нинди? (Туган җирнеӊ һәр кеше ѳчен изге урын булуы. Ул адәм баласы кем генә булмасын, үз гомерендә ни генә кылмасын, соӊгы сыеныр урыны – җир икәнлеккә ишарә бирә. Илдә нинди генә җилләр иссә дә, кешенеӊ туган җирен каһәрләргә хакы юк, икәнлеген белдерә.)

— Әсәр сезгә ошадымы, ул бүгенге көндә дә актуальме? Ошаса да, ошамаса да ни өчен? уган туфракка хыянәт итү темасы һәр заман өчен актуаль; дөрес яшибезме дип уйландыра; туган җирнеӊ олы икәнлеген төшендерә, изге төшенчәләрне кадерләргә өйрәтә. һ.б.)

— Әйе, укучылар Автор Мирвәлинең шәхси фаҗигасе аша кулаклар белән беррәттән чит җирләргә сөрелгән урта хәлле крестьяннарның гомум фаҗигале язмышын күрсәтә.

Укчылар, А.Гыйләҗевның бу әсәрләрнең барысының да уртак темасы нинди? (Туган җир темасы.)

— Дөрес, укучылар, әлеге әсәрләрне укыгач, безнең күңелләрдә матур, нәфис хисләр уяна, без әхлакый кыйммәтләрне аңлыйбыз, уйлана башлыйбыз, матурлыкка омтылабыз. Кеше бервакытта да үзенең туган туфрагын онытмаска тиеш. Ә туган туфрак – ул синең әтиең, әниең, туганнарың, туган өен! (18 слайд) Проза һәм драматургия өлкәсенә караган кайсы гына әсәрне алсак та, аларда туган илгә, халыкка бирелгәнлек, туган телгә сүнмәс мәхәббәт хисләре урын алган. А.Гыйләҗев үз халкының бүгенге язмышын, реаль мөмкинлекләрен дөрес аңлаган, аның серле, хәтта аңлаешсызрак киләчәге өчен дә кайгырып яшәгән шәхес ул.

V. Рефлексия

Укытучы. Укучылар, чыгышларыгыз өчен, рәхмәт. Без әле А.Гыйләҗев әсәрләре белән танышуны дәвам итәрбез. Укучылар, бүгенге дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Бүгенге сөйләшү сезнең өчен кайсы ягы белән файдалы булды? А.Гыйләҗев турында нәрсәләр белдегез? Аның нинди әсәрләре белән таныштык?

— Ә хәзер үзегезнең дәрестәге эшегезне бәяләгез.(19 слайд)

Үзбәя: кызыл түгәрәк – миңа дәрестә уңай, җиңел булды. Яшел түгәрәк – миңа дәрестә кызык булды, күп яңалык белдем, ләкин катнашырга кыенсындым. Зәңгәр түгәрәк – дәрестә авыр булды, ләкин кабатлармын, өйрәнермен.

Өй эшен аңлату һәм яздыру.

(20 слайд) Укытучы. Тәкъдим ителгән биремнәр арасыннан үзегез эшли алырлык биремне сайлап көндәлекләрегезгә языгыз.

1. А.Гыйләҗевның әсәрләрендәге бер геройга характеристика язырга.

2. Бүгенге дәрес турында  мәкалә язарга.

3. “Минем туган җирем” темасына сочинение язарга.

Укытучы. Дәрес тәмам, укучылар. Барыгызга да рәхмәт. Исән-сау булыгыз.