Сертотмас үрдәкнең яңа маҗаралары
Фирдәүс ШАКИРОВА,
Казандагы 240 нчы балалар бакчасының татар теле укытучысы
Альбина ГАЛЕЕВА,
Казандагы 240 нчы балалар бакчасының татар теле укытучысы
Максатлар:
— балаларга татар телен өйрәтүдә кызыксындыру уяту;
— баларның иҗади сәләтләрен үстерү
— балалардаэмоциональсәнгатьлесөйләмтеленүстерүә
Алыпбаручы: | Исәнмесез хөрмэтле кунаклар! Буген без сезгә сертотмас урдэк турында яна әкият тәкъдим итәбез. |
I пәрдә (Аучының ишегалды. Аучы йортыннан музыка яңгырый.) |
|
Актырнак. | (өреп чыга) |
Хуҗааааа, чык тизрәк. | |
Аучы. | Нәрсә булды? Ник өрәсең? Ял итәргә бирмисең |
Актырнак. | Явыз буре тагын килгән безгә. Әнә ул лапас артында. |
Аучы.
|
Ах, оятсыз бүре. Сыерны ашарга килгәндер ул. Киттек Актырнак бүрене эзлибез. Ул бездэн котыла алмас. (Мылтык белән сумкасын өйдән алып чыга) |
Аучы. | Әй үрдәк, сыер, кайда сез? (Үрдәк белән сыер килеп керәләр.)
Без Актырнак белэн ауга җыендык. Бурене эзлэп табабыз. Ә сез беркая чыкмагыз. Безнең өйдә юк икәнне беркем белмәсен. Ишеттеңме үрдәк? |
Сертотмас. | Тыныч булыгыз, мин сер саклый беләм. (Аучы белән Актырнак чыгып китәләр.)Хуҗа киткәч куңелсез булып калды. ӘйдӘ уйныйбыз. Син кач.(Саный, Сыер кача)
Күрәм әнә коерыгың куренә. Ә хәзер мин качам. (Сертотмас кача. Сыер саный.) |
Сыер. | Чык урдәк. Мин сине таптым. Минем уйныйсым килми. әнә кояш та бата. Эйдэ кереп йоклыйк.(Кереп китәләр.) |
Сертотмас. | Кояш чыгып килэ. Хуҗаны эзләп кайтыйм. |
II пәрдә (Урман. Урман эчендэ шурәле йөри. Үрдәк килеп чыга.) |
|
Шүрәле. | Әй, үрдәк, минем урманымда нишлэп йөрисең? |
Сертотмас. | Мин хуҗамны эзлим. Ул ауга чыгып киткән иде.Син аны курмәдеңме? |
Шүрәле. | Юк күрмэдем. |
Сертотмас. | Кызганыч. Ярый саубул. |
Шүрәле. | Шул аучыны мин дә эзлэп карыйм эле. Мин анын белэн кети-кети уйнар идем. (Аучы килеп чыга.) |
Аучы. | Исәнме Шүрәле! |
Шүрәле. | Исәнме егет!Мин сине җибәрмим. Мин сиңа табышмак әйтәм. Җавабын әйтмәсәң кети –кети уйныйбыз.
Табышмак: Сакалы бар-акылы юк Үлән ашый — май ташый. Ярый егет, син җиңдең.Мин сине җибәрәм. ( Китеп баралар) (Елга буенда суанасы утыра. Торып бии. Биегәч чәчен тарамакчы була) |
Су анасы. | Утырып чәчемне тарыйм эле. Кая минем алтын тарак? Кем алды? |
Сертотмас. | Исәнме Су анасы! Мин хуҗамны эзлим.Син аны күрмәдеңме? |
Су анасы. | Юк курмәдем. |
Сертотмас. | Кызганыч. Ярый саубул. (китә) |
(Аучы килеп чыга) | |
Су анасы. | Менә кем алгандыр минем таракны! |
Аучы. | Исәнме су анасы! |
Су анасы. | Исәнме егет! Син алдыңмы минем алтын тарагымны? |
Аучы. | Юк, мин алмадым. |
Су анасы. | Ә хәзер беләбез, егет. Биеп күрсэт. Биегәндә тарак килеп төшмәс микән. (Егет бии)
Син бик матур биедең. Таракны да алмагансың. Мин сине җибәрәм. (Аучы китә) |
(Сертотмас урманда йөри. Каршына бүре килеп чыга.) | |
Бүре. | УУУУУ менә кайда син? Мин сине хәзер ашыйм. |
Сертотмас. | Юк ашама, бүре, әйдә дуслашыйк! |
Бүре. | Ярый мин риза. |
(Аучы килеп чыга.) | |
Аучы. | ӘӘӘӘ менә син кайда явыз бүре? Мин сине тоттым. |
Сертотмас. | Тукта, хуҗа! Тимә бүрегә. Ул безнең белән дуслашырга риза. |
Аучы. | Шулаймы! Рәхмәт сиңа үрдәк!Әйдәгез бергәләп йөгә кайтык!Дуслык хөрмәтенә бәйрәм итик. |