Дөньяда тырышлык икән – кешене кеше иткән!

(Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш чара)

 Фәридә СӨНГАТУЛЛИНА,

Гөлшат ТАҖЕТДИНОВА

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенеңюгарыквалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучылары

2018 ел – футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган әлеге эшкәртмә башлангыч сыйныф укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.

Максат: балаларны спорт уеннары тарихы, үзенчәлекләре белән таныштыру; төрле әкият геройлары аркылы сәламәт яшәргә; сәхнәдә үз-үзенңе дөрес тотарга, рольгә кереп уйнарга өйрәтү; иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачыклап, шуларны үстерү, камилләштерү.

Әсәрнең төп геройлары – Әйләнчек һәм Бөтерчек. Тылсымчы ярдәме белән алар үзләренең тормыш рәвешен тамырдан үзгәртә. Тамаша ахырында барлык геройлар сәламәт яшәү өчен үз-үзеңә максат куеп, бары тик тырышлык белән генә моңа ирешеп булганлыкка, спорт белән шөгыльләнүнең  мөһимлегенә төшенәләр.

Әсәрдә берникадәр катлаулылык та бар: сәхнәгә бер тапкыр чыккан герой тамаша ахырына кадәр шунда кала, димәк, балалар гел рольгә кереп уйнарга, сәхнәдә югалып калмаска, дөрес хәрәкәтләр башкарырга тиеш булалар. Шуңа да карамастан, тамашаны балалар яратып уйный, чөнки әсәрнең темасы бик актуаль, рольләр балаларны кызыксындыра торган.

Әлеге эшкәртмәне балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән дә сәхнәләштерергә мөмкин.

Җиһазлау. Футбол буенча чемпионатынчагылдыручы логотип, урман аланын күрсәтү өчен агачлар,чәчәкләр, камышлар, символлар, патша троны.

Буратино, җәнлек, бака, патша, башкисәр, Тылсымчы костюмнары.

гимнастик туплар, гантельләр, обруч.

Рольләрдә:

Әйләнчек –(тычкан баласы)

Бөтерчек –(тычкан баласы)

Тылсымчы –

Патша –

Буратино –

1 нче бака –

2 нче бака –

1 нче күренеш

(Талгын музыка яңгырый.Кышкы урман аланы. Кар бөртекләре оча.Әйләнчек белән Бөтерчек туңып-калтыранып утыра.)

Әйләнчек.Туңам!

Бөтерчек.Өшим!

Әйләнчек. Шулай туңып утырырбыз микәнни?

Бөтерчек. Минем бик тә ашыйсым килә!

Әйләнчек.Минем дә!

(Талгын музыка астында сәхнәгә Тылсымчы чыга.)

Тылсымчы.Нигә болай күңелсезләнеп утырасыз?

Әйләнчек.Туңам!

Бөтерчек. Мин дә!

Бергә. Безнең бик тә ашыйсыбыз килә!

Тылсымчы.Ә кайсыгыз кышка азык әзерләде?

Әйләнчек. Мин түгел!

Бөтерчек.Мин дә түгел!

Тылсымчы.Ә кайсыгыз җылы өн әзерләде?

Бергә. Мин түгел!

Әйләнчек.Карале, кем соң син? Туктаусыз бездән сорау аласың?

Тылсымчы.Мин – әкиятләрдәге тылсымчы! Әллә сез бер дә китап укымыйсызмы?

Бөтерчек. Нинди китап уку?

Әйләнчек.Күрмисеңме әллә, безне йокы басты, күз кабакларыбызны көчкә күтәреп торабыз!

Бөтерчек.Тылсымчы дисең инде!

Әйләнчек.Әкият иленнән дисең?! Эх, әкият иленә эләксәң икән ул! Патшалар кебек берни эшләмичә, әзерне генә ашап-эчеп ятсаң икән….

Бөтерчек. Алайса, әйдә безне сихерлә дә, әкият иленә илтеп куй!

Тылсымчы.Әкият иленә? Үкенмәссезме соң?

Әйләнчек.Юк, юк! Мин әзер!

Бөтерчек. Мин дә әзер !

(Тылсымлы музыка яңгырый. Тылсымчы тычканнарны сихерли – алар әкият дөньясына эләгәләр.)

2 нче күренеш

(Күңелле музыка астында Патша гимнастика ясый.)

Патша.Кемнәр сез? Минем рөхсәтемнән башка патшалыгымда ни эшләпйөрисез?!

Әйләнчек.Мин- Әйләнчек!

Бөтерчек.Мин – Бөтерчек! (Зырылдап әйләнә, икенчесе туктата)

Әйләнчек.Карале, Бөтерчек, чып-чын Патша бит бу!

Бөтерчек.Ә син нишлисең? Без патшаларны берни эшләми дип уйлаган идек?

Патша. Берни эшләми тик ятсаң, авырып та китәрсең. Спорт белән дус мин!

Әйләнчек. Спорт?

Бөтерчек. Анысы нәрсә тагын?

Патша.Спортның ни икәнен белмәгәч, 2018 елда  казаныбызда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты турында сезбөтенләй хәбәрдар түгел инде, алайса! Тыңлагыз, тити башлар!

– Россиядә дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр узачак. Турнир матчлары Казан, Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Волгоград, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону,Сочи һәм Екатерингбург шәһәрләрендә үтәчәк.

Әйләнчек.Менә сиңа мәәә!

Бөтерчек.Ярар син спорт белән шөгыльлән, тик безгә генә кагылма. (тәхеттә менеп утыра, таҗны кия)

– Патша булу рәхәт шул! Телисең икән – морожный, телисең икән – пирожный! Ә ул карт җүләр спорт белән шөгыльләнеп ята.(Көләләр)

Патша.Олылырга урын бир, әллә сине өйрәтмәделәрме? Кеше әйберсенә дә рөхсәтсез кагылырга ярамый! (Таҗын алып кия)

Бөтерчек.Рәхим итегез, Падишаһым-солтаным! (Троннан төшә)

Патша. Пирожный дисең инде?! Берни белән шөгыльләнмичә, минем патшалыкта яшәргә уйлыйсыз! Әй, сакчылар! Тотыгыз бу ялкауларны!

(Әйләнчек белән Бөтерчек Патша сүзләрен ишетеп чыгып йөгерәләр.)

3 нче күренеш

(Күл буенда бакалар кояшта кызынып, җырлап яталар.Хәлдән таеп Әйләнчек белән Бөтерчек килеп керә.)

Әйләнчек,Бөтерчек.Нишлисез сез монда?

Бакалар.Комда кызынабыз бит!

Әйләнчек.Ә нигә кызыналар соң ул комда?

Бакалар.Чы-ны-гыр-га! Әйдә, сузылып ятыгыз безнең янга, бик рәхәт нәрсә ул кояшта кызыну!

(Әйләнчек белән Бөтерчек сузылып яталар, сикереп тә торалар)

Бөтерчек.Пешерә бит бу!

Әйләнчек. Ничек түзәсез бу кадәр кызуга?

Бакалар.Башта гына пешерә ул, бер өйрәнгәч, үзегезнең дә китәсе килмәс әле.

– Менә безнең сыртлар нинди кап-кара булып бетте инде!

– Хәзер безгә кыш көне бернинди томау да төшмәячәк!

– Ә теге грипп дигән явыз нәрсә, безнең каралган сыртларыбызны күрүгә, әллә каян күлебезне урап узачак.

– Безгә авыртырга һич тә ярамый. Тиздән Казанда узачак Чемпионатка безнең кебек спортчылар кирәк.

Бөтерчек. Нинди хәл соң бу! Кая барма Чемпионат, Чемпионааат..

Бакалар. Син алай димә. Бу уен-муен эш түгел. Талисманын гына күр син аның. Үзебезнең СОРЫ!!!

Бөтерчек. (Әйләнчекне өстерәп сәхнә алдына алып килә һәм колагына әйтә)

Карале, әллә безгә дә спорт белән шөгыльләнә башлыйсы инде?!

Әйләнчек. Әйдәгез, өйрәтегез безне дә!

Бөтерчек. Безнең дә файдалы, сәламәт шәхес буласыбыз килә.

(Музыка астында төрле акробатик күнегүләр ясыйлар)

4 нче күренеш

(Сәхнә уртасында бар көченә елап Буратино утыра. Шул тавышны ишетеп пәрдә артыннан Әйләнчек белән Бөтерчек карап тора.)

 

 

Буратино.Ииии, бәхетсез мин, бәхетсез! Җансыз агач кисәге бит мин. Әллә минем дә Чемпионатта катнашасым килмимәәәә… Болай яшәп булмый. Тик нишләргә соң миңа….

        (Әйләнчек белән Бөтерчек ике ягыннан килеп Буратиноны сыпыралар.)

Әйләнчек.Син алай күнелсезләнмә әле. Без сиңа ярдәм итәрбез.

Буратино.Юк, миңа беркем дә ярдәм итә алмый… Каткан бит буыннар…

Бөтерчек.Спорт белән дуслаш син!

Әйләнчек.Урыныңнансикереп тор да

Зарядкагабас!

Чыныгыпүсепбулмый бит,

Тик елап яткач.

Бер, ике, өч, бер, ике, өч —

Тик ялгышмый бас!

Елмай, кояш, ис, җиләсҗил,

Күңелләрнеач!

(Буратино көенә бию күнегүләре. Тылсымчы пәйда була.)

Әйләнчек.И,  Тылсымчы,  рәхмәт сиңа,
Уятканга йокыдан.

Бөтерчек.Безнең тормыш тора хәзер
Җыр-бию һәм уеннан.

Тылсымчы.Дөньяда тырышлык   икән
Кешене кеше иткән!
Бары тик тырыш хезмәт белән генә яулана җиңүләр.

(Тамаша күмәк җыр белән тәмамлана.)

Спортчылар җыры

Белмибез ару-талуны, укыйбыз зур дәрт белән.

Авырмыйбыз, чөнки яшьтән дуслаштык без спорт белән!

 

Йөгерәбез, сикерәбез, тирән суда йөзәбез

Салкын кыштан зарланмыйбыз, эссе җәйгә түзәбез.

Бик күңелле саф һавада футбол белән хоккей да

Кош кебек очып йөрибез боз өстендә конькида.