Янәшәмдә якты йолдыз – син ул, әнием!

26 ноябрь –Әниләр көне!

Земфира ВӘЛИШИНА,

Бөгелмәдәге 14 нче “Торнакай” прогимназиясенең I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар башкару аша, туган телгә, туган тел аша әниләргә, әбиләргә ихтирам, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү.

Чара барышы

Тәрбияче. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – безнең әниләрдә. Хөрмәтле әниләр – сез бүгенге бәйрәмнең иң кадерле кунаклары.

(“Җырлыйм әнием турында” дигән җыр (Г.Зәйнашева сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе) башкарыла.)

Тәрбияче. Әниләр, әбиләр, апалар, кунаклар! Сезгә озын гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш, гаилә бәхете телибез. Кичәбезне шигъри юллар белән башлап җибәрик. Мин башлыйм, балалар кушылыр:

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

Балалар (хор белән). “Әннә”, – дип ачылган бит.

(Әниләр белән бергә “Балаңны тавышыннан таны” дигән уен үткәрелә. Балалар түгәрәккә басалар. Бер баланың әнисе уртага чыга. Аның күзләре яулык белән бәйләнә. Берничә бала бер-бер артлы, “әни”, – дип дәшә. Тавыштан әни кеше үз баласын танырга тиеш була. Шул рәвешле уен дәвам иттерелә.)

Тәрбияче.

Әле ярый җирдә чишмәләр бар!

Җырлар өчен илһам кайдан килер иде?

Әле ярый җирдә болыннар бар!

Гүзәллекне ничек таный белер идең?

Әле ярый җирдә әниләр бар!

Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?

Әле ярый чишмәләр бар, болыннар бар, әниләр бар!

(“Әни кирәк”җыры( Р.Миңнуллин сүзләре, М. Шәмсетдинова көе) башкарыла.)

1 нче бала.

Айсылу да уянган… Күр:

Бәхтияр дә уянган!

Бишектәге Ләйләгөл дә

Уянганга куанган…

Уянганга куанганга

Бер сәбәп бардыр әле?!

Бар икән шул…

Балалар (бергә).

Бүген, бүген,..

Бүген – Әни бәйрәме!

2 нче бала.

Чынаяклар тезде Ләйлә

Тәмле булсын чәйләре.

Ямьле булсын, дуслар килсен,

Котлап әни бәйрәмен.

3 нче бала.

Күмәкләшеп без дә,

Биеп алыйк, әйдәле,

Котлы булсын! Гөрләп торсын,

Әниләрнең бәйрәме!

(Кызлар төркеме “Чәчәкләр” биюен башкара.)

4 нче бала:

Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

Ул, белегез, безнең әни!

5 нче бала.

Пөхтә итеп өйне җыям,

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам,

Еласалар, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

6 нчы бала.

Әнием белән кибеттән

Ипи-сөт алып кайтам.

Борчулы булса әнием,

Тынычлан, дип, юатам.

Менә ничек тырышам,

Әниемә булышам.

7 нче бала.

Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

8 нче бала.

Әниемнең җылы назын

Һәрвакытта тоябыз.

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

Бүләкләр таратабыз!

(Балалар үзләре ясаган бүләкләрен әниләренә тапшыра. “Рәхмәт, әнием” җыры (А.Минһаҗев сүзләре, Ә.Һадиева көе) уйнатыла.)

9 нчы бала:

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

10 нчы бала.

Әниләргә назлы сүзләр җитми,

Җитми әле мактау, котлау да!

Ә бит әниләрне гел яратып,

Зурлау кирәк барыбызга да!

(“Әниемә” җыры (А.Юнысыва сүзләре, Г.Гәрәева көе) башкарыла.)

Тәрбияче. Кадерле әниләр, ә хәзер улларыгыз џәм кызларыгыз сезгә матур теләк-фикерләрен җиткерер. Сүзне аларга бирик. Рәхим итегез, балалар.

11 нче бала. Минем әнием – минем дустым. Аның белән һәрвакыт рәхәт. Ул миңа әкиятләр укый. Ул – оста пешекче. Ял көннәрендә ул тәмле өчпочмаклар пешерә.

12 нче бала. Дөньяда иң әйбәт әни минеке. Ул бик чибәр дә. Аның күзләре зәп-зәңгәр, чәчләре алтын сыман. Ул чисталыкны бик ярата. Мин авырганда ул гел янымнан китми. Мин аны бик яратам.

1 нче бала. Дөньяда иң гүзәл сүзләрнең берсе – әни. Ул мине балалар бакчасына озата, килеп тә ала. Аның куллары алтын, ул бик яхшы бәйли.

2 нче бала. Минем әнием ашарга бик тәмле итеп әзерли – телеңне йотарсың. Әнием һәрвакыт ярдәмгә әзер. Ул кешеләр дәвалый. Өйгә һәрвакыт нур тарата.

3 нче бала. Минем әнием бик матур. Ул шәфкатьле. Аны яратучы кешеләр бик күп. Ул шат күңелле. Әниемнең коймаклары телеңне йотарлык!

4 нче бала. Минем әнием бик чибәр. Аның киемнәре үзенә килешеп тора. Ул роза чәчәкләрен бик тә ярата.

5 нче бала.

Әнием, иркәм минем!

Гүзәлем, ягымлым, сөеклем!

Мин сине яратам, кадерлем!

6 нчы бала.

Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әни өчен эш остасы,

Булу өчен тырышам.

(Малайлар һәм кызлар башкаруында парлы бию.)

Тәрбияче.

Ана!

Йөрәгеңнең иң кадерле хисе

Күңелеңнең ул иң түрендә

Ул – салкында җылытучың синең,

Юанычың авыр көнеңдә.

“Эх “ иткән бер тавыш ишетсә дә,

Сикереп тора ана, борчыла,

Ай янында йөзгән йолдыз кебек,

Баш очында аның төн чыга.

Тәрбияче. Айдан, Кояштан кадерле

Балалар (бергә). Син ул, әнием!

Тәрбияче. Иң ягымлы, иң сөйкемле

Балалар (бергә). Син ул, әнием!

Тәрбияче. Әле бит безнең зур ихтирамга, олы хөрмәткә, бик күп җылы сүзләргә лаек булган кадерле әбиләребез дә бар. Алар бит безнең әниләребезнең әниләре. Ягымлы, сабыр, көләч йөзле, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен сезгә мең рәхмәт. Гел шулай матур, якты йөзле, җылы карашлы, тәмле телле булып, оныкларыгызны яратып, сөендереп озак гомер итегез. Ә хәзер сезнең хөрмәткә оныкларыгыз башкаруында бик матур җыр бүләк итәбез.

(“Әбием” җыры (Р.Бакиров сүзләре, Р.Сәрвәров көе) башкарыла.)

7 нче бала.

Әниемнең әнисе –

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул,

Ул – минем дәү әнием.

8 нче бала.

Алсу ярата әбисен,

«Әби», – дип яна-көя.

Бәйрәмгә килгәч ана дип

Бер шигырь сөйләп бирә.

9 нчы бала.

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

“Балакаем”, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

10 нчы бала.

Әбием hәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең күңелне күрә.

11 нче бала.

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

12 нче бала.

Әбине без һәммәбез

Яртабыз, сөябез,

– Син бик кадерле безгә.

Озак яшә! – диябез.

Тәрбияче.

Кушылыгыз, җырлыйк бергә,

Яңа матур җыр тусын

Җирдә әниләр кояштай

Озын гомере булсын.

Тәрбияче. Кадерле әниләребез, тагын бер кат бәйрәм белән сезне! Кәефләрегез күтәренке булсын, зур уңышлар, ак бәхетләр Сезгә!

(“Бәйрәм җыры” (Р.Корбанов сүзләре, Ш.Тимербулатов көе) яңгырый.)

(Әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе чәй табыны янында дәвам итә.)