Сәламәтлек театры: тешегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Илсөяр ӘГЪЗӘМОВА,

Балык Бистәсе районың “Мишутка” балалар бакчасының педагог-психологы

Максат: Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үз сәламәтлегеңне кайгыртырга өйрәтү.

Катнашалар:

1-нче алып баручы

2-нче алып баручы

Табиб

1-нче теш

2-нче теш

3-нче теш

Теш  пастасы

Теш щеткасы

 

(Сәхнә уртасына ике алып баручы чыга.)

1-нче алып баручы.

Ашыгыгыз, ашыгыгыз!

2-нче алып баручы:

Игътибар, игътибар!

1-нче алып баручы:

— Сәламәтлек театры тәкъдим итә!

2-нче алып баручы:

— Ап-ак тешле буласың киләме?

1-нче алып баручы:

— Теш табибыннан куркасыңмы?

2-нче алып баручы:

— Алайса, игътибар белән безне тыңла!

Бергә:

— Тыңлагыз, ишетегез!

(Сәхнәгә бер-бер артлы барлык катнашучылар чыга бара һәм сөйли)

1-нче теш:

Конфет, шоколад, шикәр

Безгә һәрчак дошманнар.

Баллы-татлы ризыклардан

Тешләр һәрчак куркалар.

 

Табиб:

Чайкарга кирәк авызны

Һәрчак ашаганнан соң.

Ашарга кирәк ешрак

Алма, кишер, әфлисун.

2-нче теш:

Теш табибына күрен

Елга ике мәртәбә.

Шул вакытта кариес

Борчымас сине бердә.

3-нче теш:

Фторлы паста куллану

Теш эмален ныгыта.

Кальцийлыны куллансаң

Уртларың да нык була.

 

Теш пастасы:

Мин – теш пастасы булам!

Теш щеткасы:

Ә мин – тешнең щеткасы!

Бергә:

Белегез! Без икебез –

Тешнең якын дуслары.

1-нче алып баручы:

Чистартмасаң тешеңне

Ашасаң баллы, татлы.

Булырсың син гел тешсез

Җырчы Шура шикелле.

 

2-нче алып баручы:

Шуңа күрә тешеңне

Иртә, кичен гел чистарт.

Шул чагында тешләрең

Торыр һәрчак ялтырап.

Бергә:

Сәламәт булыгыз!

Тешегезне саклагыз!

1-нче алып баручы:

Тешләрегез матур булса,

Булса алар сәламәт.

Елмаясы килеп торыр

Таралыр җиргә сихәт!

Бергә:

Тешегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

Җыр (“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көенә):

Сикерергә, уйнарга һәм

Спортны сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә2.

Тешне ничек карарга

Һәм сәламәт булырга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә2.