Дуслык илендә
(Өлкәннәр төркемендә бәйрәм иртәсе)
Резеда ФӘСХЕТДИНОВА
Илсөя ШАКИРОВА
Казандагы 47 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре
Бәйрәм иртәсе барышы
(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Төрле милләт киемнәреннән киенгән балалар залга кереп басалар)
Тәрбияче. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Хәерле көн сезгә бу җирдә
Бүген бездә дуслык бәйрәме
Рәхим итегез,бәйрәмгә сез дә!
Здравствуйте,уважаемые гости
Доброго дня вам и удач!
Сегодня у нас праздник Дружбы
Приглашаем от души Вас!
Карап тормый ара еракка
Дуслар килә безгә кунакка
Дуслык безнең тормыш үзәге
Дуслык безнең бәйрәм бизәге
Дружа преград не знает
Крылья у дружбы есть.
В разных краях и странах
Наших друзей не счесть
Тәрбияче. Белгәнегезчә, безнең Татарстаныбызда төрле Милләт вәкилләре дус тату, бер-берсен хөрмәт игеп яшиләр. Безнең бакчабызда да нәкъ шулай.
Күрәсез, дусларым, бүген безнең залда төрле милләт балалары җыелган:татарлар, руслар, чувашлар, марилар һәм удмуртлар. Алар барысы да дус, бердәм булып яшиләр.
Без бәхетле шат балалар!
Без кайгыны белмибез!
Ярдәмләшеп,дуслар булып
Туган җирдә яшибез!
Әй кояшкай,зәп-зәңгәр күк
Безгә карап көләсезме?
Сайрар кошлар,саф чишмәләр
Дуслык җырын ишетәсезме?
(Дуслык җыры яңгырый.)
Безнең халык киң күңелле
Безнең халык кунакчыл
Яхшы чырай, такта чәй, дип
Каршы ала кунакны.
Ана-баба гадәтләрен
Без дә дәвам итәбез
Чиләкләр белән бию
Сезгә бүләк итәбез.
(Чиләкләр белән бию башкарыла)
Сайрый тургай туган җирдә,
Шатлык түгелә
Тургай җыры, тургай моңы
Минем күңелдә.
Җырлый бүген бөтен дөнья
Тургай телендә
Мин кушылып җырлыйм аңа
Туган телемдә.
(Татар халык җыры башкарыла)
Безнең әби һәм әниләр
Эшнең серен белгәннәр
Кич утырып,җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
Минемдә бу яулыгым
Матур җепләр белән чигелгән
Әллә инде яулыгыма
Чын чәчәкләр сибелгән.
(Яулык белән бию башкарыла.)
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
(Рус халык җыры «Зимушка-зима»)
Мы покажем наши пляски
Потанцуем от души!
Наши дети крепко дружат
Песни наши хороши.
(Рус халык биюе башкарыла.)
Наша Казань
Дружбой славится
И жить нам в Казани
Очень нравится.
(Чуваш халык җыры)
Бас, бас, катырак бас!
Бии икән дисеннәр!
Мари дуслар табаныннан
Ут чыгара дисеннәр.
(Мари халык биюе.)
Живут у нас в округе
Русские, марийцы
Удмурты и татары
Но очень дружны мы!
(Удмуртча һәм татарча «Эх ,сез матур кызлар»җыры.)
Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә
Төрле-төрле милләт булсак та.
Тик бер безнең Туган илебез,
Тик бер безнең Туган җиребез.
Давайте будем
Дружить друг с другом
Как птица с небом,
Как ветер-с лугом,
Как парус-с морем
Трава с дождями
Как дружит с дождями
Как дружит солнце
Со всеми нами!
Туган илем Болгар Ватаны
Казан аның мәркәз каласы.
Урыс,мари,удмурт,татармы
Барыбыз Җир-ана баласы.
Тәрбияче. Галәм иңли бездән чыккан җырлар
Йолдызларга сибелә моңнары
Җыр тирәли бии әйлән-бәйлән
Миллионлаган кояш кызлары.
Сөбханалла,сөбханалла
Җир йөзендә күпме бала.
Уйный,көлә һәм шаяра
Күз тигезмик без аларга.
Дус һәм бердәм булып яшик
Күз тидермик дөньяларга.