Үзенчәлекле балаларны тәрбияләү

№79

Эльвира НӘҖИПОВА,

Тукай районы “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе

Үзенчәлекле балалар белән эшләү тәрбиячедән нинди сыйфатлар тәлап итә?

Заманча шартларда үзенчәлекле балалар тәрбияләү җиңел күренешме?

Ярдәмгә мохтаҗ балаларның күңелен ничек яуларга?

Әти-әни, тәрбияче һәм үзенчәлекле бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләр төзү җиңелме?

Минемчә, үзенчәлекле балалар – әйләнә-тирә дөньяны бик нечкә тоемлап, физик авырлыкларга түзеп яшәү шартларында күп очракта якты балачак хәтирәләреннән ваз кичкән сабыйлар. Билгеле, бу фикергә мин үзем дә эшләү дәверемнең беренче биш елында килмәдем. Бик күп еллар буена күзәтү һәм ниндидер авыр күренешләрне анализлау минем күзаллау дәрәҗәсен камилләштерде. Шушы фикер үзенчәлекле балалар һәм бу балаларның әти-әниләре белән эшләргә, аларга ярдәм итәргә бик зур этәргеч булып торгандыр мөгаен. Чөнки сабыйларның күңелен беркайчан да ялган сүзләр, ялган мөнәсәбәт белән алдап булмый. Әгәр дә тәрбияче үзенчәлекле сабыйга карата эчке киеренкелек белән эшләсә, бала бу мөнәсәбәтне тоеп ала һәм тәрбиячегә карата үпкә хисе белән яши башлый. Бу күренешне шәхсән үзем тәрбияче хезмәтендә иң куркыныч күренеш дип саныйм, чөнки бала белән тәрбияче арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр басмасы барлыкка килми. Бала шушы фикер белән якыннарына кайта, тәрбияченең эчке киеренкелеге белән ата-ананың үпкәсе һәм сабырсызлыгының барысы бергә кушылу проблемасы бала күңелендәге шикнең артуына төп сәбәп булып тора. Бу күренешне үзеңнең эш тәҗрибәңнән читләтү җиңелме? Билгеле, узенчәлекле сабыйларга чын күңелдән ярату, аларның балачак хатирәләрен саклау, бу балаларда тулы канлы шәхес тәрбияләү – физик һәм психик проблемаларны җиңүнең ачкычы.

Үземнең үзенчәлекле балалар белән эшләү дәверендә шундый нәтиҗәгә килдем. Баланы аңлау өчен:

—                 гаилә белән көчле мөнәсәбәтләр корырга һәм уртак тәрбия планы булдырырга;

—                 төркемдәге башка балалар белән тулы канлы тормышта балага үз урынын тоеп яши башларга булышу, баланың кимсенү хисен тоемлауны чикләү.

—                 Балага үзенең чын шәхес икәнлеген дәлилләргә булышу.

Билгеле, тәрбия практикасында сүз белән генә мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Моның өчен тәрбиячегә һәр эш конен нәтиҗәле кору тәлап ителә. Мин шулай ук югалып калмадым, төрле ысуллар ярдәмендә, үзенчәлекле балалар белән эшләр өчен чыгарылган әдәбият белән таныштым. Үз кулларым белән дидактик уеннар, күнегүләр булдырырга тырыштым. Сенсо — моторик уеннарга өстенлек бирдем. Бу уеннардан сабыйларның күңелләренә бигрәк тә хуш килгәннәре: “Ромашка”, “Алсуны киендерик”, “Могҗизалы бияләй”, “Тылсымлы мендәр” ,“Кызыклы сәдәф”.

Сүземне йомгаклап әйткәндә, шул фикерне генә әйтә алам. Үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен тәрбияче үз-үзенең эчке дөньясына зур хуҗа булу сәләтенә ия, табигый тормышны ничек бар шулай кабул итә белү күзлегеннән белергә тиеш. Ә заманча шартларга килгәндә, үзенчәлекле балаларны тәрбияләү һәм сәламәтлекләрен камилләштерү өчен барлык шартлар да бар – теләк белән үҗәтлек кенә кирәк. Шушы фикердән соң үзеннән-үзе В.А. Сухомлинский сүзләренең дөреслегенә инанасың: “Бала күңеле ак бит – нәрсә язсаң шул булыр”.