Йомры икмәк
Валентина ФЕДОРОВА, Оксана ГОРДЕЕВА,
Балык бистәсендәге «Мишутка» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре
Алып баручы. Яшәгәннәр, ди, карт белән карчык. Менә бер заман карт үтенә икән:
Карт. Пешерче, карчык, миңа, йомры икмәк?!
Карчык. Нәрсәдән пешерим соң? Он юк бит.
Карт. Әй, карчыгым, амбарны себер, тартмаларын кыр, менә шулай җыелыр.
Алып баручы. Карчыгы тынлаган, амбарны себергән, тартмаларны кырган, ике кушуч он җыйган, каймакка салып камыр баскан, йомры икмәк әвәләгән, майга салып, мичтә кыздырган, мичтән алып, тәрәзә төбенә суытырга куйган.
Йомры икмәкне тик яту туйдырган, ул тәрәзә төбеннән сәкегә, сәкедән идәнгә тәгәрәп төшкән, идән буйлап ишек катына тәгәрәгән. Бусагадан өйалдына, өйалдыннан баскыч төбенә, баскычтан ишегалдына сикергән, аннан инде капка аша урамга тәгәрәгән.
Йомры икмәк юл буйлап тәгәри дә тәгәри икән, менә каршысына куян килеп чыккан.
Куян. Йомры икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм.
Йомры икмәк. Юк, кылый, син мине ашама, тыңла, мин сиңа җырлыйм.
Алып баручы. Куян колагын җырпайпкан, йомры икмәк җырлап җибәргән:
Йомры икмәк.
Мин – йомры икмәк, йомры икмәк,
Амбардан себерелгән, тартмалардан кырылган,
Каймакта тугыланган,
Кайнар мичкә утыртылган,
Тәрәз төбендә суытылган.
Мин бабайдан да качтым,
Мин әбидән дә качтым.
Ә синнән китәргә, кылый,
Күп хәйлә кирәк түгел…
Алып баручы. Ул шуннан тәгәрәп киткән, куян күрми дә калган.
Йомры икмәк урман сукмагы буйлап тәгәри дә тәгәри икән, каршысына соры бүре килеп чыккан.
Соры бүре. Йомры икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм!
Йомры икмәк. Ашама мине, сорыкай, мин сиңа җыр җырлыйм:
Мин – йомры икмәк, йомры икмәк,
Амбардан себерелгән, тартмалардан кырылган.
Каймакта тугыланган,
Кайнар мичкә утыртылган,
Тәрәз төбендә суытылган.
Мин бабайдан да качтым,
Мин әбидән дә качтым
Мин куяннан да качтым,
Синнән – бүредән качарга миңа
Күп хәйлә кирәк түгел…
Алып баручы. Йомры икмәк, җырлап бетерүгә, алга тәгәрәрәп киткән, бүре аны куреп кенә калган.
Йомры икмәк урман буйлап тәгәри икән, тәгәри икән, менә каршысына чыбык-чыбык сындырып, куакларны җиргә сыгылдырып аю килеп чыккан.
Йомры икмәк. Кая инде сиңа – аксакка мине ашау!
Минем җырымны тыңласан, яхшырак булыр.
Алып баручы. Аю колагын җырпайпкан.
Йомры икмәк.
Мин – йомры икмәк, йомры икмәк,
Амбардан себерелгән, тартмалардан кырылган,
Каймакта тугыланган,
Кайнар мичкә утыртылган,
Тәрәз төбендә суытылган.
Мин бабайдан да качтым,
Мин әбидән дә качтым,
Мин куяннан да качтым,
Мин бүредән дә шылдым,
Ә синнән, аю, качу
Ярты хәсрәт кенә…
Алып баручы. Йомры икмәк җырлап бетерүгә тәгәрәп тә киткән, аю куреп кенә калган.
Тәгәри икән йомры икмәк, каршысына төлке килеп чыккан.
Төлке. Исәнме, йомры икмәк! Син нинди куркәм, алсу булгансың икән!
Алып баручы. Йомры икмәк, мактауга куанып, үзенең җырын җырлап җибәргән, ә төлке тыңлый-тыңлый һаман якынрак килә икән.
Йомры икмәк.
Мин – йомры икмәк, йомры икмәк,
Амбардан себерелгән, тартмалардан кырылган,
Каймакта тугыланган,
Кайнар мичкә утыртылган,
Тәрәз төбендә суытылган.
Мин бабайдан да качтым,
Мин әбидән дә качтым,
Мин куяннан да качтым,
Мин бүредән дә шылдым,
Мин аюдан да киттем,
Ә синнән китәргә төлке
Күп хәйлә кирәк түгел…
Төлке. Шәп җыр анысы. Тик шуны бел, кугәрченкәем, мин картайдым ишетмим. Минем борыныма утыр да тагын бер җырла әле.
Алып баручы. Йомры икмәк, җырын мактауга сөенеп, төлкенең борынына сикереп менеп җырлап җибәргән:
Йомры икмәк.
Мин – йомры икмәк, йомры икмәк!..
Алып баручы. Ә төлке авызын ачкан да «Әһ» дигәнче аны кабып та йоткан.