Әбидә кунакта
№76
Миләүшә ГАББАЗОВА,
Балык бистәсендәге «Мишутка» балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат. Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Халык аваз иҗатының гүзәл үрнәкләре, юаткычлары, бишек җырлары, бармак уеннары, такмазалар, биюләр белән таныштыруны дәвам иттерү.
Җиһазлау. Авыл өе күренеше (өстәл, өстәлгә җәймә ябылган, самовар, чынаяклар, чигелгән сөлгеләр).
Шөгыль барышы
Тәрбияче. Балалар, күрдегезме, безгә бик күп кунаклар килгән. Алар белән исәнлешиек әле. (Балалар исәнләшәләр.)
Тәрбияче. Балалар, без үзебез дә бүген кунакка барабыз.
Сезнең әбиләрегез бармы? Әбиләрегезне яратасызмы? Әбиләр турында нинди сүзләр әйтеп була? Кемнәрнең әбиләре авылда яши? Авылга кунакка барасыгыз киләме? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Кунакка атларга утырып барырбыз. (Сөлгеләр тагылган «атлар»га утыралар.)
(«Ат кирәк безгә» дигән җыр башкарыла.)
Тәрбияче. Менә без килеп тә җиттек. Нишләптер әби күренми әле. Капкасы да ачык түгел. Әйдәгез, капкага серле сүзләрне әйтеп карыйк.
Әй, капка, капка,
Сәлам бирдек: «Әссәләм…».
Синнән безгә тиештер бит:
«Вәгаләйкемәссәлам».
(Капка ачылып китә, әби чыга.)
Әби. Һай, балакайларым, күрми дә торам икән. Әйдәгез, узыгыз. Исән- сау гына килдегезме? (Ике куллап курешә.) И картлык – шатлык түгел шул: кунакларны сүз белән генә сыйлап, чәй куярга онытып җибәргәнмен. Хәзер самоварымны куеп җибәрәм. (Әби чыгып китә.)
Тәрбияче. Әби кергәч без аңа үзебезнең җырларыбызны, биюләребезне күрсәтербез. (Әби керә.)
Әби, безнең сиңа кечкенә генә бүләгебез бар. Без сиңа үзебез өйрәнгән җырлабызны, биюләребезне, уеннарыбызны күрсәтербез. Әби, син утырып тор. Балалар, урындык бирегез әле, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм, гомумән, һәр кешене дә хөрмәт итәргә кирәк.
(«Парлы бию» башкарыла.)
– Парлашып басабыз,
Башларны иябез.
– Кулларны чәбәклик:
Чәп-чәбәк, чәп-чәбәк.
– Тып-тып, тып-тыпырдап
Бииләр аяклар лә-лә.
– Без биеп бетердек,
Тагын бер баш идек: лә-лә.
Әби. Һай, нинди күңелле уенлы-бию. Яшь чакта бездә бии идек, түгәрәк уеннары уйный идек. Балалар, сез «Кәрия-Зәкәрия» уенын беләсезме?
Белсәгез, әйдәгез, бергәләп уйныйбыз. («Кәрия-Зәкәрия»дигән түгәрәк уены тәкъдим ителә.)
Тәрбияче. Рәхмәт, әби, хәзер бераз ял итеп ал.
Без әле тагын күп нәрсәләр беләбез.
(Бер бала Г.Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен яттан сөйли. Бергәләп «Яз җитте» дигән җырны башкаралар, «Без-без-без идек» уенын уйныйлар.)
Әби. Балалар, мин дә уеннар беләм бит әле. Без яшь чакта «Бармак уеннары» уйный идек. Ә сез «Бармак уеннары» н беләсезме?
(«Бу бармак – бабай…», «Карга килде казан асты…» дип башланган уеннар уйнала.)
Тәрбияче. Әби, хәзер кызларыбыз сиңа биеп күрсәтерләр.
(«Күлмәкләрем бер генә» биюе башкарыла, Ә.Синегуловның «Әбием» дигән шигыре яттан укыла.)
Тәрбияче. Әби, син бик арыгансыңдыр инде. Безне җылы каршыланганың өчен рәхмәт сиңа. Безгә кайтырга вакыт.
Әби. Юк, юк, оланнарым, чәй эчертмичә җибәрәмме соң! Самоварым кайнап тора, бәлешем дә пешкән. Утырыгыз, хәзер бәлеш алып керәм. (Әби чыгып, бәлеш алып керә.)
Тәрбияче. Балалар, өстәл янында ничек утырабыз әле?
Балалар. Сөйләшергә ярамый, алайса ризыкның тәмен белмибез. Ипи валчыкларын да идәнгә төшерергә ярамый.
(Балалар чәй эчә.)
Тәрбияче. Ярый, әби, ризыгыгыздан авыз иттек, бик тәмле булган.
Балалар, әйдәгез, бергәләп рәхмәт әйтәбез.
Балалар. Рәхмәт, әби, Исән-сау яшәгез. Сау булыгыз. (Балалар китеп баралар. Атларга утырып, «Туган тел» җырын җырлап кайталар.)