Без – яшь экологлар

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә әйләнә-тирә белән таныштыру буенча белем бирү эшчәнлеге

Раушания НИГЪМӘТУЛЛИНА,

Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Белем бирү бурычы. Татарстанның Кызыл китабы, анда кергән хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштыру, аларның юкка чыгу сәбәпләрен, китапның нинди максаттан чыгып төзелүен ачыклау.

Үстерү бурычы. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, фикерләү сәләтен, сөйләм телләрен үстерү.

Тәрбия бурычы. Хайваннар, үсемлекләр дөньясына карата сакчыл караш тәрбияләү.

Сүзлек эше: Кызыл китап, тыюлык, заказник, эколог, экологик эмблема, браконьер.

Күрсәтмә материаллар: ноутбук, проектор, экран, тартма, ак аю, соры аю, юлбарыс, болан рәсемнәре, табигатькә зыян салуны чагылдыручы билгеләр, кызыл йолдыз, яшел йолдыз, экологик билгеләр, Татарстанның Кызыл китабы, презентация, төркем бүлмәсенең схемасы.

Өләшү материаллары: «Яшь эколог» эмблемасы, билетлар, төсле карандашлар, 8×8 зурлыгында квадрат битләр.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар!

Балалар. Хәерле көн, апа!

Хәерле көн, агачлар,

Хәерле көн, кошлар.

Хәерле көн, кояш,

Хәерле көн, дуслар.

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә экологлар булырга тәкъдим итәм. (Эмблемалар тагу. Балалар белән әңгәмә үткәрү.) Әйтегез әле, экологлар кемнәр алар?

Балалар. Табигатьне саклаучылар.

Тәрбияче. Табигатьне нәрсәгә сакларга кирәк? Табигатькә кем зыян сала? (Балаларның  фикере тыңлана.)

Тәрбияче. Балалар, «Тылсымлы тартма» белән «Әйе, юк» уенын уйнап алыйк әле. Сез минем тартмада нәрсә икәнен белү өчен аның сыйфатын, төсен, зурлыгын, формасын ачыклаучы сораулар бирегез. Ә мин: «Әйе, юк», – дип торырмын. (Тартмада нәрсә икәне ачыклана.)

Балалар, бу тартмада – серле рәсемнәр. Алар табышмакка җавап биргәч кенә ачыла.

1. Үзе җитез, үзе зур,

Мөгезләре тармаклы.

Төньякта ул яши,

Үзе була дүрт аяклы. (Төньяк боланы)

2. Гәүдәсе зур, ак төстә,

Куе йон белән капланган.

Төньяк Боз океанында яши,

Балыклар белән туена. (Ак аю)

3. Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Көрән аю)

4. Юллы-юллы тун кигән,

Мыеклы һәм үткен тешле.

Җылы якларда яши,

Ерткыч җәнлек ул үзе. (Юлбарыс)

Рәсемнәрне магнитлы тактага тезү. Әңгәмә оештыру.

Тәрбияче. Бу хайваннарны нәрсә берләштерә?

Балалар. Алар аз калганнар.

Тәрбияче. Ни өчен аз калганнар яки кимегәннәр? Аларга яшәү өчен кем комачаулый? (Балаларның җавабы тыңлана.)

Табигатькә зыян салучы билгеләр ярдәмендә хайваннарның юкка чыгу сәбәбен аңлату.

– Урманнарны кисү, урманнар бетү;

– һава агулану;

– елгаларга агулы матдәләр агу;

– күп итеп балык тоту (браконьерлык);

– ите яки тиресе өчен күпләп ату (браконьерлык);

– басуларда агулы химикатлар куллану.

Тәрбияче. Саны кими баручы хайваннарны, үсемлекләрне ничек саклап була? (Тыюлыклар  турында сөйләү.)

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә уен тәкъдим итәм. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган билгеләрне ике төркемгә бүләргә кирәк. Тыючы билгеләрне – кызыл йолдыз астына, табигатькә ярдәм итүче билгеләрне яшел йолдыз астына урнаштырырга кирәк. Уеныбыз «Билгеләрне ике төркемгә бүл» дип атала. (Уен уйнала.)

Тәрбияче. Югала баручы хайваннарны, үсемлекләрне саклау өчен нинди китап уйлап чыгарганнар?

Балалар. «Кызыл китап».

Тәрбияче. Ул ни өчен кызыл төстә? (Баларның фикере тыңлана.)

Шагыйрь Р.Фәйзуллинның «Кызыл китап» шигырен уку.

Яшел китап. Бәрхет китап…

Чыкты Кызыл китап та!

Югалуы мөмкин төрләр

Анда барысы хисапта.

Җәнлеге дә, киеге дә,

Үләне дә, бөҗәге дә…

«Саклап калыйк!» дип куелган

Игътибар үзәгенә.

Китаплар күп. Бусы – кызыл.

Кызыл төс юкка димә!

Кызыл төс сискәндерә дә,

Кызыл төс: «Тукта!» – ди дә.

Балалар, сезнең Кызыл китапны күрәсегез киләдер инде, аны безнең төркем бүлмәсенең схемасына карап эзләп табарга кирәк. (Китапны эзләү, тапканнан соң, аны карау,)

Физкультминутка.

Гөл-чәчәкләр өзмәдек без,

Куаклар сындырмадык.

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык.

Кояшка карап елмайдык,

Җилләргә сәлам бирдек.

Һәркем өйгә алып кайтты

Бер кочак сәламәтлек.

Тәрбияче. Балалар, мин сезне кино карарга чакырам, моның өчен билетлар алырга кирәк. Билетларда язылган нокталарны санап, шуңа туры килгән сан язылган урындыкка утырабыз.

«Татарстанның Кызыл китабы» дигән темага презентация күрсәтү.

Тәрбияче. Кадерле яшь экологлар, хәзер сез дә табигать саклауны чагылдырган экологик билгеләрне уйлап чыгарыгыз. (Өстәлләр артында утырып эшләү. Һәр баладан нинди билге ясавын сорау.)

Тәрбияче. Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Сез нинди яңалык белдегез? Бүген өйрәнгәннәр турында өйгә кайткач кемнәргә сөйлисез?

Барыгыз да актив булдыгыз. Киләчәктә дә чын табигать саклаучылар булырсыз дип ышанам калам.