Йөрәкләрдә – Тукай эзләре, Күңелләрдә – Тукай сүзләре

(Әдәби-музыкаль кичә)

Рәхилә СӘМИГУЛЛИНА,

Кукмара районы Сәрдекбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Катнашалар: Алып баручылар, балалар, Әмир, Әминә, Сандугач, Акбай, Күбәләк, Куян, Шүрәле, малай, Су анасы.

1 нче алып баручы.

Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бөек шәхесләргә дөнья бай.

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.

2 нче алып баручы.

Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез.

Йөрәкләрдә – Тукай эзләре,

Күңелләрдә – Тукай сүзләре.

1 нче алып баручы.

Хөрмәтле, укучылар, укытучылар, безнең бүгенге кичәбез халкыбызның сөекле шагыйре, бүгенге көндә дә шигърият күгендә балкып янган якты йолдыз – Габдулла Тукайга багышлана.

2 нче алып баручы.

Язмыш аны үзе шагыйрь иткән,

Үзе азык биргән язарга.

Бар кешелек рәхмәт әйтә бүген

Аны бүләк иткән язларга.

1 нче  алып баручы.

Һәр буын ел саен апрель аенда Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Татар халкы яраткан шагыйренең һәйкәле янына җыелып, аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый, җырларын җырлый.

2 нче алып баручы.

Әйе, аның әсәрләре буыннан – буынга күчеп яшәп килә. Менә бүген без дә шул үлемсез шигырьләрне, аның әкият геройларын, тирән уйга салган көйләрне, җырларны тыңлап китәрбез.

1 нче укучы.

Татарстан – Тукай иле.

Татарстан – безнең ил.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил!

2 нче укучы.

Тукай белән сөйләшеп ал,

Тукайдан сора киңәш.

Тукай аңлар, иң мөһиме:

Татарча гына сөйләш.

3 нче укучы.

Сөйләш бүген матур итеп

Ватмыйча туган телне.

Иң матур шигырьләр сөйлим

Мин Тукай туган көнне.

4 нче укучы.

Эчтән генә җырлап йөрим,

Җырлыйм «Туган тел»емне.

Үз телемдә җырлыймын мин,

Бу – зур бәхет түгелме?

5 нче укучы.

Иң матур моңлы җырларын

Халыкка бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

(“Тәфтиләү” җыры. Габдулла Тукай сүзләре, татар халык көе)

1 нче алып баручы.

Ә хәзер сәхнәгә Габдулла Тукай әсәрләренең геройларын чакырабыз.

(Сандугач тавышы куела. Сәхнәгә сандугач булып киенгән бер бала чыга.)

Сандугач.

Әйдә, бала, тышка, күңелең ач.

Җитте бит бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман.

Бала (Әмир). (Сәхнә артыннан җавап кайтара.)

Юк, сөекле сандугачым, уйнасам, дәресем кала.

Тукта әле, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнармын,

Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңлармын!

(Сандугач булып киенгән бала сәхнәдә бию хәрәкәтләре ясап йөри.)

Әмир. Я, кем чакырды мине? Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәресемне!

(Сандугач аның тирәсендә бөтерелә, аннан соң чыгып китә. Сәхнәгә Әминә йөгереп керә.)

Әминә. Әмир, әйдә уйнарга чыгасыңмы?

Әмир. Ә кайда уйныйбыз?

Әминә. Бер су буйларын, болыннарны әйләник, урманга да барып кайтырбыз. (Чыгып китәләр.)

( Акбай керә.)

Акбай. Нинди матур болын! Шундый рәхәт! (Йөгереп уйнап йөри. Әмир белән Әминә керә. Әминә чәчәкләр җыя, Әмир Акбай янына килә.)

Әмир.

Әйдәле, Акбай, өйрән син,

Арт аягың берлә тор, (Акбай тормакчы була, ләкин авып китә.)

Аума, аума, туп-туры тор,

Төз утыр, яхшы утыр.

Акбай.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда чабасым,

Шунда ауныйсым килә. (Йөгереп чыгып китә.)

( Күбәләк булып киенгән бала керә. Канатларын селкеп, биеп йөри.)

Әминә. Ай, нинди матур күбәләк! (Җырлый.)

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Күбәләк.

Мин торам кырларда.

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

Әминә.

Ничек соң тормышың,

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп

Табаламсың ризык?

Күбәләк.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә, —

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Әминә. Тимим, Күбәләк, тимим. Курыкма. Әйдә, уйныйк, китмә инде. (Күбәләк китә. Елый-елый Куян керә.)

Әминә.

И куян, куркак куян,

Йомшак куян,

Моңланасың нинди

Хәсрәт кайгыдан?

Куян.

И, җаным, син яшь бала шул, белмисең;

Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

Без икәү: әткә куян, әнкә куян,

Яшь куянчыклар янәбездән туган.

Барчабыз бер гаилә булган идек.

Яшь балаларны ашап китте бүре,

Бик усал ерткычтыр ул, мур кыргыры!

Ой, кемдер килә. (Йөгереп чыгып китә. Шүрәле керә. Әмир белән Әминә агач артына качалар.)

Шүрәле. Тукта- тукта!

Бер дә шикләнмә, егет, син; мин карак-угъры түгел;

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, күргәч сине шатлыгымнан үкерәм.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и

Яшь егет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

Әмир.

Яхшы, яхшы сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,

Тик сине шартымга күнмәссең диеп уйлыймын.

Шүрәле.

Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм!

Тик тизүк уйныйкчы, зинһар,  нәрсә кушсаң да күнәм.

Әмир:

Сөйләем шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Шүрәле. (Шатланып.) Күрәм, күрәм. (Бурәнә янына килә.) Тик тиз әйт, ни кылыйм?

Әмир.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

(Шүрәле бармакларын ярыкка тыга. Әмир ярыктагы чөйне сугып чыгара. Шүрәленең бармаклары кысылып кала.)

Шүрәле. Ай, үләм, коткарыгыз! Ай-яй авырта. Кызган мине, коткар. Моннан ары мин сиңа тимәм!

Әмир. Хуш, Шүрәле! Әйдә, Әминә, киттек.

Шүрәле. И егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең,

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең? (Бүрәнәне өстерәп чыгып китә.)

(Сәхнәгә алтын тарак тоткан малай йөгереп керә. Аның артыннан Су анасы куа.)

Малай. (Артына борылып карап)

Аһ, харап эш! Су анасы да минем арттан чаба.

Су анасы:

Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!

Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак! (Куышып чыгып китәләр.)

(Әмир белән Әминә керәләр.)

Әмир. Әминә, мин сиңа бер табышмак әйтәм. Тыңла әле.

Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Еглап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт? Я әйтеп кара.

Әминә. Бу яз ае. Табигатьнең уянган, иң матур вакыты. Туган якларына кошлар кайта, оя коралар, матур итеп сайрыйлар. Кошлар дигәннән, мин сиңа бер җыр җырлап күрсәтим әле, карлыгач турында ул. (Әминә җырлый.)

Әмир. Әйе, бу бит Габдулла  Тукайның “Карлыгач” шигыренә язылган җыр. Ә мин үзем Тукай абыйның “Туган тел” җырын бик яратып башкарам.

Ул җырда туган илгә, туган телгә булган олы мәхәббәт, ихтирам яңгырый.

Әминә. Әйе, бик дөрес әйтәсең. Күренекле татар шагыйре Шәүкәт абый Галиев та читтә булганда радиодан “Туган тел” җырын ишетеп мондый юллар язган:

Ишеттем мин читтә “Туган тел”не

Халкым нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм да гына тыңлыйм, туялмыйм,

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшьне тыялмыйм.

Әмир. Рәхмәт сиңа,Әминә. Бүгенге көнем шулкадәр күңелле, файдалы үтте. Дәресемне хәзерләп, эшемне бетереп чыккач, күңелем дә тыныч булды. Әйдә хәзер Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын  җырлап, бүгенгә хушлашыйк. Безгә залда утыручы балалар да кушылсын.

( “Туган тел” җырын бар кеше бергә басып җырлый.)