Г. Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәрендә халкыбызның күңел байлыгы

Чулпан МОРТАЗИНА,

Әлмәттәге  Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Өйрәнгәннәрне гомумиләштерү. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәрен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдыру. Укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Әсәрнең татар әдәбиятындагы әһәмиятен ачыклау. Милләтнең матур йолаларына ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Г.Бәширов портреты, татар халкының йорт бизәү җиһазлары.

Дәрес барышы

Укытучы. Без яше белән дә, саллы хезмәте, әдәбиятта тоткан урыны белән дә олуг аксакалыбыз, өлкән буын язучыларыбызның берсе, гасыр яшьтәше Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» әсәре буенча йомгаклау дәресенә килдек. Сез инде повесть белән таныш.

Дәресебезнең темасы – бу әсәрдә халкыбызның күңел байлыгы, икенче төрле әйткәндә, халык рухының бирелеше.

Максатыбыз: сездә халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, сезнең бу йола-гадәтләрне киләчәктә актив рәвештә тормышта саклап калучы булып үсүегезгә этәргеч ясау, әсәрнең әһәмиятен ачыклау.

Инде повестьнең үзенә килик.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН – һәр укучы башта уйлый, аннары фикерен дәфтәргә яза. Эшне төгәлләгәннән соң, төркемдә аңлаша, сөйләшә.

Укытучы. Мин сезгә берничә сорау берермен. Уйларга 10 секунд бирелә. Аннан үзегез 1 минут эчендә дәфтәрдә сорауга җавап язарсыз, төркемнәрдә фикер алышу өчен 2 минут вакыт бирелер.

(Һәр өстәлдән 1 нче укучы җавап бирә.)

1 нче өстәл.

«Туган ягым – яшел бишек». Ни өчен язучы повестен шулай исемләгән? Әсәрне без автобиографик дидек. Болай атау дөресме?

– Без мондый фикергә килдек. Туган якта кешенең балачагы үтә («бишек» сүзе шуңа ишарә) һәм иң якты, самими истәлекләре сакланып кала. Ә «яшел» сүзе мәңгелек дигән мәгънә, икенче төрле әйткәндә, яшәү мәгънәсен өсти. Яшәү өчен мәңгелек көчне кеше үзенең туган ягыннан ала.

Дөрес, чөнки повестьта язучы үзенең балачагы, әти-әниләре, туганнары, авылдашлары, дуслары турында яза.

2 нче өстәл.

Төп геройлар бармы соң? Ни өчен автор повестьны малай исеменнән сөйләтә?

– Без мондый фикергә килдек. Төп герой – Гомәр. Әсәр аның исеменнән бәян ителә. Гомәр үзе күргәннәр, үзе белгән кешеләр, авылдашлары, чордашлары турында сөйли. Вакыйгаларга үзенең карашын белдерә. Ул башта 6 – 7 яшьлек малай, әсәр тәмамланганда аңа 17 яшь.

Бала исеменнән сөйләтү әсәрнең тәэсир көчен арттыра. Чөнки балалар тормышны ничек бар, шулай күрәләр. Алар төрле ялганнардан, күз буяулардан азат. Алар күзеннән берни дә качып кала алмый.

3 нче өстәл.

Әгәр сездән: «Бу әсәр нәрсә турында?» – дип сорасалар, сез бер җөмлә белән генә ничек җавап бирер идегез?

– Без мондый фикергә килдек:

-халыкның гореф-гадәтләре, йолалары турында;

-Яңасала авылы һәм аның кешеләре турында;

-бу әсәр, минемчә, тормыш турында;

-матур табигать, туган як табигате турында;

-гүзәл балачак турында;

-Яңасала малайлары турында;

-халыкның эш сөючән, шаян, гади кешеләре турында.

Укытучы. Әйе, мин сезнең белән килешәм. Димәк, сезнең фикерләрне җыеп әйтсәк, әсәр – халыкның тормышы, аның кичерешләре, яшәү рәвеше, рухи дөньясы – күңел байлыгы турында. Ә бу дөнья аның гореф-гадәтләрендә, бәйрәм һәм  йолаларында, хәтта хезмәтендә чагыла. Бу әсәрне без: «Гореф-гадәтләр энциклопедиясе», – дип әйтә алыр идек.

Бәйрәмнәр бер дә юктан гына барлыкка килмәгән. Аларның барысы да крестьян хезмәте, авыл хуҗалыгы эшләре, табигать кануннары белән бәйле булган. Бәйрәмнәрнең дә үз вакыты, үз тәртибе булган. Сез бу бәйрәмнәр турында нәрсәләр беләсез?

ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС

Укытучы. Татар халкының йолалары, бәйрәмнәре турында нәрсәләр беләсез? Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз?

(Уйларга 15 секунд вакыт бирелә. Балалар 1 минут язалар. Фикерләшергә 2 минут бирелә. Һәрбер бала бер фикерне укый. Җаваплар тыңлана, ошаган җаваплар уртадагы шакмакка язып барыла.

Сабантуй, «Каз өмәсе», «Аулак өй» бәйрәмнәре турында белгәннәрен сөйләргә тәкъдим ителә. Балалар сөйләгәндә слайд күрсәтелә.)

Укытучы. Ә бу «Аулак өйләр»дә кызлар ниләр эшләгән? Бу сандыкта нәрсәләр булырга мөмкин?

(Кызлар бирнә әзерли, чигү чигә, шәлләр бәйли, челтәр үрә һәм күңелле ял итә.)

Укытучы. Шулай аулак өйләр элек тә үткәрелгән. Әбиләрегезнең сандыкларын ачып карасагыз, әйберләрне барласагыз, сез менә шушындый чигүле, үрелгән, бәйләнгән әйберләрне күп табарсыз.

(Сандыктан чиккән сөлгеләр, калфаклар, түбәтәйләр күрсәтелә.)

Укытучы. Өлкән кешеләр балаларда бары тик матур сыйфатларны гына күрергә теләгән. Кеше вакытын бушка уздырырга тиеш түгел. Һәркем эш белән шөгыльләнергә тиеш.

• Табынга утыргач, беренче булып ризыкка олы кеше сузыла; икмәк валчыгын әрәм итмиләр; һәр эш өчен рәхмәт әйтергә өйрәтелә.

Әтисе үләр алдыннан Гомәрне чакырып, бирәчәкләрен түләргә әйтеп калдыра. Улын нәсел шәҗәрәсе белән таныштыра.

• Нинди дә булса зур эш башлау алдыннан яшьләр олылардан фатиха алганнар; ата-ана сүзе – бала өчен закон; кечкенәдән үк ата-ана каргышыннан сакланырга кирәклеге төшендерелә..

СТЁ ЗЕ КЛАСС

Укытучы. Татар халкының  гореф-гадәтләрен без моңа кадәр укыган нинди әсәрләрдә очраткан идек? Шушы сорауга мөмкин кадәр күбрәк итеп җавап языгыз.

(Һәрбер бала мөстәкыйль эшли. 1 минут вакыт бирелә.)

РАЙТ РАУНД РОБИН

Укытучы. Үзегез нинди яңа фикерләр белән таныштыгыз? (Бер бала укый, калганнары өстәп яза. 1 минут вакыт бирелә.)

(Һәр төркемнән 3 нче укучы җавап бирә.)

– Атка мәхәббәт, сабан туйлары Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә.

– Яшьләр уеннары, җырлар, бәетләр чыгару М.Фәйзинең «Галиябану», хатын-кызларга мөнәсәбәт Ф.Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе», сабан туена әзерлек Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек», «Сөннәтче бабай», Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрләрендә чагылыш тапкан.

Йомгаклау

Укытучы. Инде нәтиҗә ясыйк. Повесть кайсы яклары белән әһәмиятле? Башта сез ничек уйлый идегез, хәзер ничек уйлыйсыз? Нәтиҗәләрне дәфтәрләргә язып куегыз.

(Уйларга10 секунд, ә язарга 1 минут вакыт бирелә. Кул күтәреп җавап бирәләр.)

Укучылар. Башта мин сабан туен бары тик бәйрәм дип кенә белә идем, ә хәзер моның татар халыкның гореф-гадәте, милли бәйрәме икәнлеген белдем.

– Башта мин бу әсәрдә кеше тормышы авыр дип уйладым, ә хәзер аларга авыр булса да, яшәү рәхәт, күңелле булган икәнен белдем.

– Башта мин бүгенге көн, киләчәк турында гына белергә омтыла идем, ә хәзер үзебезнең үткәнебезне, тарихны, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен сакларга  кирәклеген белдем.

Укытучы. Халыкның рухи дөньясын белү безгә нәрсәгә кирәк соң? Бу сорауга Г.Бәшировның үз сүзләре белән җавап бирәсем килә. Бу сүзләр дәрес темасына йомгак та булыр. «Без хәзер гаҗәп чуалчык заманда яшибез. Шуңа күрә, дөрес юлны табу өчен, безгә үзебезнең үткәнебезне, халыкның гүзәл йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнергә кирәк, фәкать алар гына безгә дөрес юлны табарга, ярдәм итәчәк». Гомумән, әдип үзе дә югалганнарны табарга, ә тапканны күз карасыдай сакларга өнди.

Билгеләр кую. Өй эше

«Халкымның күңел байлыгы» дигән темага инша язарга әзерләнеп килергә.