Илне саклау – һәркемнең изге бурычы

Марат ИСМӘГЫЙЛЕВ,

Балтач районы Кече Лызи урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тормыш иминлеге нигезләре укытучысы

Ватаныбызның һәр яктан сәламәт, кыю, батыр,укымышлы яшьләр кирәк.

Шуңа да камил акыллы, милләтпәрвәр, илне сакларга әзер булган, сау-сәламәт яшьләр әзерләү – һәр мәктәпнең төп бурычы.

Шул максаттан, безнең Кече Лызи мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия бирү өч юнәлеш буенча алып барыла.

1 нче юнәлеш – халыкның һәм Кораллы Көчләрнең сугышчан традицияләре үрнәгендә тәрбияләү.

Безнең Кече Лызида күптөрле милләт вәкилләре: удмуртлар, руслар, татарлар, әрмәннәр, марилар яши. Мәктәбебездә дә төрле милләт балалары белем ала. Алар бик тату яши: син – удмурт, син – татар дип, бер-берсен кимсетү юк.

Мәктәбебездә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә стенд эшләнде. Анда шагыйрь Ф.Кәримнең шундый юллары урын алган:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

Бездә Батырлык дәресләре, тыл ветераннары, әфганчылар, солдат хезмәтеннән кайткан егетләр белән очрашулар үткәрү матур традициягә керде. Билгеле, һәр очрашу концертлар белән үрелеп бара. Истәлекле даталарны билгеләп үтәбез, күргәзмәләр, конкурслар оештырабыз, видеофильмнар карыйбыз.

Төрле милләттән булган балалар катнашындагы хәрби-патриотик җырлар конкурсы да мәктәбебездә бик үзенчәлекле узаа: һәрберсе үз телендә җыр башкара, җырның ни турында барганы телне белмәгәннәргә дә аңлашыла.

2 нче юнәлеш – хәрби-спорт уеннары.

Барыннан да бигрәк, бу – «Аҗаган» уены. Укучыларыбыз февраль ае дәвамында бу ай бездә оборона-масса эшләре айлыгы дип иълан ителә) төрле чараларда катнашалар: марш атларга, мылтыктан атарга, автомат сүтеп җыярга, хәрби-патриотик җырлар өйрәнәләр, рапорт бирү тәртипләре блән танышалар, спортның биатлон төрендә, эстафетада, баскетбол, волейбол, хоккей, мини-футбол уеннарында катнашалар. Бу айлык – урта һәм югары сыйныф укучылары өчен иң көтеп алынган һәм күңелле чор.

Түбән классларга «Аҗаган» «Морозко» уены белән аеруча истәлекле.

3 нче юнәлеш – мәктәп һәм район хәрби крмиссариатының үзара бәйләнеше.

X сыйныф егетләре ел да июнь башында хәрби-кыр өйрәнүләрендә катнаша.

 Мәктәбебездә армия хезмәтен үтеп кайткан авылдашларыбыз, район хәрби комиссариаты вәкилләре белән очрашулар да даими булып тора. Хәзерге вакытта биш авылдашыбыз армия сафларында хезмәт итә. Аларның хәрби бурычларын үтәп исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуын телибез.

Тормыш иминлеге нигезләре буенча районда узган олимпиадада  да соңгы елларда укучыларыбыз I урынга лаек булдылар. Алар, фәнни-гамәли конференцияләрдә дә катнашып, әледән-әле призлы урыннарга лаек булалар. Бу да – патриотик тәрбиянең бер тармагы..

Район үзәгендә урнашкан Геройлар аллеясына,  «Ватан сугышчыларына» мемориалына  бару, чәчәкләр кую, укучыларны районыбыз геройлары белән таныштыру каралган. Сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр белән берлектә Балтач районының Иске Көшкәт авылында гомер итүче Россия Федерациясе Герое О.Исаевның әти-әнисе белән очрашу үткәрелде. «Ничек яшисең, ветеран?» акциясе дә бездә ел әйләнәсе үткәрелә. Кече Лызи җирлегендә бүгенге көндә бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны А.Медведев  гомер кичерә. Исәннәрнең кадерен белеп, ветераныбызның даими рәвештә хәлен белеп тору, истәлекләрен саклау – изге бурычыбыз ул.

Үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, Ватаныңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт  җәмгыятьнең һәр өлкәсендә алып барылса, лаеклы һәм үрнәк гражданин тәрбияләү бурычын үтәп була.

Төрле милләт балалары бер булып, менә шулай Ватан сакчылары, илебезгә кирәкле шәхесләр булырга әзерләнә. Илебезнең киләчәге – яшь буын кулында.