М.Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре

№67

(XI сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Талия МУЛЛАЯНОВА,

Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Язучы М.Мәһдиевнең тормыш юлына, иҗатына күзәтү; әдипнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре нигезендә укучыларга сугыш хакыйкатен, гомумкешелек сыйфатларын җиткерү; фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү; патриотизм хисләре тәрбияләү; әдәбиятны тормыш чынбарлык белән бәйләргә өйрәтү; бөек шәхеснең туган авылыбыздагы эзләрен өйрәнү.

Җиһазлау: М. Мәһдиев портреты, аның китапларыннаң күргәзмә, язучы тавышы яздырылган аудиоязма, компьютер, экран.

Дәресбарышы

I. Дәресне оештыру

Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү

1.М. Мәһдиев – халкымның игелекле улы.

2. Тормыш сәхифәләре.

3. Иҗаты.

4. Туган авылымда бөек шәхеснең эзләре.

Укытучы. М.Мәһдиевнең әнисе Рәбига абыстай чыгышы белән безнең Симет авылыннан. Бүгенге көндә дә авылыбызда язучының туганнары яши. М.Мәһдиев үзенең «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә Симет авылы турында да язып үтә. (Әсәрдән шул өзекне укып үтә.)

III. Яңа материалныүзләштерү

 1. М. Мәһдиев әсәрләрендә сугыш чоры чагылышы.

«Без – кырык беренче ел балалары» – М.Мәһдиевнең беренче күләмле әсәре. Ул Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында Арча педагогия училищесында белем алучы яшүсмерләр тормышына багышланган. Повестьта кызыклы хәл-ситуацияләр яшь аралаш көлеп иҗат ителгән. Анда көлке белән фаҗига чиратлашып килә. Әсәр әдипнең үзе күргән-кичергән вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Укырга ни өчен килгәнлекләрен дә белмәгән, балачагы балачаксыз үткән кичәге мәктәп балалары безнең күз алдында олыгая, егет булып җитешә, үзләре дә балаларга белем бирерлек укытучы дәрәҗәсенә җитешә.

М.Мәһдиев «Фронтовиклар», «Торналар төшкән җирдә», «Мәңгелек яз», «Ут чәчәге», «Ачы тәҗрибә» кебек повесть-романнары белән ул бүгенге әдәбиятыбызның үзенчәлекле остасы булып танылды.

2. «Кеше китә – җыры кала» әсәрен анализлау.

– Ә хәзер әсәрнең җанрын билгелик. (Жанры – повесть. Дәлиллиләр китерү.)

– Әсәрдәге вакыйгалар кайсы чорны үз эченә ала? (Узган гасырның 30 – 50 нче елларын.)

– Вакыйга кайда бара? Кешеләрнең бу чорда бер-берсе белән мөнәсәбәте нинди була? (Укучыларның җавабы, фикерләре тыңлана.)

– Әсәрдәге тормыш вакыйгалары нинди гаилә аркылы күрсәтелә?

– Шәяхмәт карт образына кыскача характеристика бирегез. Әсәрдән шул юлларны табыгыз.

– Бу гаилә кешеләренә хас сыйфатларны әйтегез.

– Васфикамалның усал теленә нинди «дару» табалар? (Әсәрдән өзек тыңлана.)

           – Сугыш кешеләрне нинди ике төркемгә бүлә?

I төркем II төркем
Шәяхмәт Заһри
Васфикамал Борһан
Шәйхи хәлфә Хәбирә
Тимерхан һ.б. Нургали һ.б.

 

– Бу ике төркем кешеләре бер-берсеннән ничек аерыла? (I төркем халык өчен яшәүчеләр, II төркем – үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып көн күрүчеләр.)

– I төркем кешеләре җәмгыять өчен нинди файда китерәләр?

– Ә алардан нинди җыр калыр?

– Жәмгыятькә зыян китерүчеләргә мисаллар китерегез әле.

– Ни өчен Заһри белән авылдашлары арасында салкын сугыш башлана?

– «Үзеңнән соң матур җыр калдыру»  ничек яшәү дигән сүз?

– Нинди кешеләр тормышта үз урынын таба?

– Укучылар, шулай булгач, әсәрнең идеясе нәрсәдә соң? (Кеше үзеннән соң матур җыр, якты эз калдырырга тиеш. Кешенең яшәү мәгънәсе  шунда.)

           – Әсәрне укыгач, сездә нинди фикерләр туды?

IV. Дәресне йомгаклау

Нәтиҗә. Һәр кеше җирдә үз эзен калдырырга тиеш. Җирдә кешенең җыры өзелмәскә тиеш. Җыр – кешенең мәңгелек юлдашы.

Билгеләр кую.

V. Өй эше

«Кеше китә – җыры кала» дигән темага инша язарга.