Ак мамыктай ап-ак кышны сагынып көттек без
№66
(Зурлар төркемендәгеләр катнашында эшчәнлек)
Алия БОРҺАНОВА,
Казандагы 230 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат: кышкы табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе уяту.
Тәрбия бурычы: кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтләрен үстерү.
Белем бирү бурычы: кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, матур әдәбият, иҗади сәнгать.
Методик алымнар һәм чаралар: техник чаралар, сорау-җавап, мактау, сүзле һәм хәрәкәтле уеннар, гамәли эш, сөенеч мизгеле, сорау, нәфис сүз, бәяләү.
Сүзлек өстендә эш: ыжгыра, бөтерелә, оча, шуам, тәгәрәтәм, шук, шаян, тимераяк, кар көрте, кар тоту, кар атышлы, сафландыра, тәңкә кар, өермә, буран.
Алдан үткәрелгән эш: кыш турында әңгәмә, кышкы табигатьне, кошларны, агачларны күзәтү.
Эшчәнлек төзелеше
1. Табышмак әйтү.
2.Төп өлеш.
3. Гамәли эш: рәсем ясау.
4. Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын табып карагыз әле:
Йолдыз-йолдыз вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә, су була. Ул нәрсә?
Балалар. Кар бөртеге.
1. «Сорау-җавап» уены.
Тәрбияче. Кар бөртекләре нәрсәгә ошаган?
Балалар. Йолдызларга.
Тәрбияче. Кар бөртекләрен күп итеп бергә җыйсаң, ул ни дип атала?
Балалар. Кар йомарламы.
Тәрбияче. Нәрсә ул кар?
Балалар. Болытлардан ява торган, туңган су кристаллары.
Тәрбияче. Нинди карлар була?
Балалар. Беренче кар, җепшек кар, ябалак кар, тәңкә кар…
Тәрбияче. Кар нигә шыгырдый?
Балалар. Кар кристаллары бер- берсе белән ышкылалар.
Тәрбияче. Карның файдасы, зыяны бармы?
Балалар. Дым бирә, эреп суга әйләнә, су басарга мөмкин.
Тәрбияче. Кыш көне нинди бураннар була?
Балалар. Җәяүле буран, карлы буран, өермә буран, сырган буран.
2. «Халык әйтсә, хак әйтә».
(Балаларга сынамышлар турында аңлатма бирү.)
• Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр.
• Багана сызгырса, суык булыр.
• Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.
• Чыпчык агачның очына кунса – көн салкын була, түбән ботакларына кунса – җил чыга.
3. Тәҗрибәләр үткәрү.
А) Зурайткыч пыяла аша кар бөртекләрен карау.
Тәрбияче. Кар бөртекләре нинди формада?
Ә) Карның эрүен күзәтү.
Тәрбияче. Карны кулга алгач, ул нишли? Ни өчен эри?
Б) Карны бияләйгә куеп карау.
Тәрбияче. Ни өчен озак торгач кына эри? Карга сулыш өрсәң, нишли? (Суга әйләнә.) Суны урамда, суыкта калдырсаң, ул нинди халәткә керә? (Алдан әзерләнгән бозны карау.) Бозны бүлмәгә алып керсәң, нәрсә була?
4. «Кар ява» дигән сүзле-хәрәкәтле уен.
(Балалар, сүзләргә туры китереп, төрле хәрәкәтләр ясый.)
Ябалак-ябалак кар ява,
Чыгабыз без урамга,
Кар атышып уйнарга,
Урамга – саф һавага.
Ябалак кар, яу-яу!
Без ясыйбыз кардан тау.
Ак мамыктай тузгып яу!
Бик дәү булсын безнең тау!
5. «Без суыктан курыкмыйбыз» дигән темага әңгәмә.
(Балалар үзләренең кышкы уеннары турында хикәя итеп сөйлиләр, сорауларга җаваплар бирәләр.)
6. Кәгазьдән, кисеп, кар бөртекләре ясарга өйрәнү. Кар бөртеге турында әкият уйлап чыгару
7. Балалар, шөгыльдә сезнең катнашуыгыз миңа бик ошады, ә мин сезгә кар бөртеге турында тагын бер табышмак әйтәм, ә сез аны хәтерегездә калдырыгыз һәм, өйләрегезгә кайткач, әти-әниләрегезгә әйтерсез.
Ак кына, вак кына,
Ак мамык сымак кына.
Югала, юк була,
Учта тотсаң чак кына.