Уйнап ачыла күңел…

№65

Гөлназ СӘГЫЙТОВА,

Арчадагы 1 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Мәктәпкәчә яшь – баланың шәхес булып формалашу чоры. Бу вакытта бала тирә-юньне, кешеләрне танып белә, аның һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы формалаша. Сабый үзен кызыксындырган һәр сарауга җавап табарга, һәр нәрсәне аңларга тырыша.

Федераль таләпләр буенча, без, тәрбиячеләр, иң элек баланы шәхес итеп тәрбияләргә тиешбез. Аның, индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, кызыксынучанлыгын, иҗади фикерләү сәләтен үстерергә бурычлы. Аны эшкә өйрәтеп, аның акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга тиеш.

Балалар тормышында иң мөһиме, иң кирәклесе, баланың төп эше – ул уен. Татар балалар уен фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән, чөнки «Хәрәкәттә – бәрәкәт», ди халык. Аларны уйнар өчен, катлаулы кагыйдәләр дә, кыйммәтле уен кораллары да кирәкми, бары тик теләк һәм җитезлек кенә кирәк. Уеннарда шобага салу, санамыш әйтүләр балаларда кызыксыну уята, күңелләрен күтәрә. Җырлы-биюле, түгәрәкле уеннар балаларның зәвыгын арттыра, әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә булыша. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан татар халык уеннары балаларда үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Режим вакытын яратып уйнаган уеннарыбызны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм. Максатым – балаларны татар халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру. Уен аша татар халык җырларына мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү. Балаларның, җырга кушылып, төрле хәрәкәтләр ясау күнекмәләрен үстерү; җитезлек һәм тапкырлык тәрбияләү. Уен кагыйдәләрен дөрес үтәп, дус һәм тату уйнарга күнектерү.

– Хәерле көн, балалар! (Исәнмесез! Хәерле көн!)

– Балалар, ә сез уйнарга яратасызмы? (Әйе.)

– Ә сез нинди уеннар беләсез? (Без «Кәрия – Зәкәрия», «Чума үрдәк, чума каз», «Түбәтәй», «Утыр, утыр, Мәликә» һ.б. уеннарын беләбез.)

– Балалар, ә сезнең хәзер уйныйсыгыз киләме? Кайсы уенны уйнап китик? (Безнең  «Дуслашу» уенын уйныйсыбыз килә.)

– Уенның кагыйдәсен кем хәтерли? (Парлашып басабыз. Кул чабып, бер-беребезне сәламлибез. Аннары үзебезгә яңа дус эзлибез. Уен шулай дәвам итә.)

(Уен уйнала.)

– Тагын нинди уен уйныйбыз? («Кәрия – Зәкәрия»)

– Уенның кагыйдәсен кем искә төшерә? (Түгәрәк ясап басабыз. Бер бала уртада кала. Шул баланы мактап, җыр җырлыйбыз. Аннары биибез. Уен шулай дәвам итә.)

(Уен уйнала.)

– Балалар, минем сезгә тагын бер уеным бар. Бу уен  «Ягымлы сүз» дип атала. Минем кулымда – «Кояш». Ләкин бу «Кояш»ның нурлары әле уянмаган. Аларны тирә-юньгә таратыр өчен, ягымлы сүзләр әйтергә кирәк.

Менә шундый матур уеннар белән үрелеп бара безнең бакчада тәрбия!