Туган як табигатенә оештырылган экскурсияләр ярдәмендә балада шәхес тәрбияләү

№60

Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы

Шактый еллар мәктәптә география укыттым. Шул чорда миңа балалар белән бик күп мәртәбәләр туган як табигатенә экскурсияләрдә булырга туры килде. Мин балаларга туган ягыбыз табигатенең матурлыгын күрсәтергә тырыштым. Чөнки табигать – матурлык чыганагы. Аның матурлыгы, кешенең рухи дөньясына уңай тәэсир итә.   Күпьеллык тәҗрибәм һәм күзәтүләрем буенча шуны әйтә алам: күңелләрендә яхшылык эшләү хисе тупасланган, чын күңелдән яхшылык эшләргә омтылышы булмаган балалар һәм яшүсмерләр тереклек ияләрен рәхимсез рәвештә юк итүчеләргә, табигать матурлыгын аяусыз туздыручыларга әйләнә. Әгәр балада яшьтән үк кешелек дәрәҗәсе хисе тупаслана икән, ул табигатьнең матурлыгын күрми башлый. Ә бит табигатьнең матурлыгы, эмоциональ, эстетик һәм мораль тәрбия чарасы буларак, шәхескә рухи йогынты аркасында гына барлыкка килә.

Туган як табигате – яшүсмер өчен барыннан да бигрәк эстетик сиземләү культурасы чарасы. Табигать матурлыгы нечкә хисләр тәрбияли, балага матурлыкны тоярга ярдәм итә. Мин сыйныфтан тыш географик экскурсияләр ярдәмендә укучыларның балалык елларында, табигать белән аралашу процессында җыйган эмоциональ-эстетик байлыкларын алар олы яшкәчә югалтмасыннар өчен тырыштым. Мин ул байлыкларның аларның  рухи тормышларында кеше өчен иң кирәкле ихтыяҗның берсе булып әвереләсенә ышандым. Үсмерлек чорында табигать матурлыгын танып-белү бала вакыттагыга караганда тирәнрәк булсын һәм кешенең үзендәге гүзәллекне тоюына, кешелек дәрәҗәсен раслауга ярдәм итсен өчен бар көчемне куйдым.

Балалар, географик сәяхәтләр ярдәмендә табигать матурлыгының төрле төсмерләрен танып-белү процессын, үзләрендә рухи көчләр тулылыгын тою шатлыгын, яңадан-яңа эстетик байлыклар чыганагын танып-белү теләген кичерде.

География предметын укыту методикасы күзлегеннән караганда, табигатьтәге закончалыкларны логик танып-белү өчен фикерләрнең хисләр белән баетылуы кирәк. Ә моның аерым бер чыганагы – туган як табигатенең матурлыгында. Чөнки яшүсмер өчен фикерләү, хакыйкатьне танып-белү чыганагы – табигать дөньясында. Үсмерлек елларында дөньяның эстетик сыйфатларын сиземләү, географик төшенчәләрне тирәнтен танып-белү баланың туган як табигате дөньясына  үтеп керүе белән бергә кушыла.

Туган як табигатенең матурлыгы – дөньяны танып-белү хакыйкатен кичерү өчен кирәкле мохит ул. Яшүсмерләрнең аңында  географик закончалыкларның логик ягы ачыла торган вакытта, мин балаларны Чүпрәле районы аша агучы Кече Чынлы елгасы буенча сәяхәткә алып чыга идем. Безнең Чүпрәле ягы урманнарга бай түгел, әмма Кече Чынлы суы дала киңлегендә аеруча матур булып җемелди. Шул ук вакытта, туган як табигатен танып-белү процессында, яшүсмерләрдә туа торган дулкынландыргыч хисләр тәэсирендә дөньяны эмоциональ-эстетик күрә белү сәләте көчәюен аңладым. Материянең мәңгелек булуы һәм аның юкка чыкмавы турындагы идеяне мин яшүсмерләргә Кече Чынлы елагасы буенча сәяхәт вакытында аңлата алдым.

Аркаларыбыздагы авыр йөк капчыклары бу вакытта безгә җиңел булып тоелды. Эсселектән авыз да кипте, ләкин балалар бирешмәделәр. Яшүсмерләр туган як табигатенә бөтенләй башкача карадылар. Гадәти, әллә кайчаннан билгеле булган әйберләрнең балаларга яңача, көтелмәгәнчә тәэсир итүен күрдем.

Табигать дөньясының төрлелеге турындагы уй эстетик сиземләүне тирәнәйтә. Балалар Кече Чынлы суы бизәкләренең төрле-төрле төсләренә яңача карады, кояш нурларында яңа төсмерләр күрде. Алар туган як даласының үзенә күрә бер матурлыгын беренче тапкыр кичерде, дистәләрчә яшәү күренешләрен күзәтте. Балалар материянең мәңгелек булуы һәм юкка чыкмавы, дөньяның чиксез төрлелеге турындагы идеяләре аша караганда  җылы, тын агучы Кече Чынлы елгасы суын, иртәнге чыклы үләннәрне, иген шаулап үскән туган як кырларын, су буенда үсүче туган як талларында яшәү чаткысы күргәндәй булдылар. Туган як табигате балаларны эстетик очрашу ихтыяҗы белән гел алга таба өндәде аларны яңа сәяхәтләргә – урманга, болыннарга, кырга чакырды.

Мин балаларга галәмнең чиксезлеге турындагы идеяне, экскурсияләр вакытында, йолдызлы күктә тормыш аеруча көчле булган җәйге кичләрдә дәлилли идем. Августта һәм сентябрьдә безнең планетабыз үз юлында метеоритлар өерен очрата, һәм бу чорда төнге күк йөзендә «йолдызлар атыла».   Балалар бу вакытта, йолдызлы караңгы төннәр, чиксез күк киңлегенә карап, аның чиксезлеген күз алдына китерергә тырыша иделәр. Аларда кичке шәфәкъның төсмерләрен, зәңгәр күк йөзен сиземләү сизгерлеге көчәя барды.

Күзәтүләр нигезендә балалар кояшның матурлыгын яңача кабул итте, аның матурлыгын бөтенләй башка ягы белән ачты. Алар шәфәкъ нурлары уйнавына, салават күперендәге төсләргә, күк гөмбәзендәге нәфис төсмерләрнең көзгедәй ялтырап яткан Кече Чынлы елгасы суында күрде. Матурлык интеллектуаль көчләрне уятты, аларның кызыксынучанлыкларын көчәйтте. Сокланып кичке шәфәкъка караганда, кичке табигатькә сокланганда, балалар миңа катлаулы, көтелмәгән сораулар бирде. Чөнки балалык елларында табигать дөньясы балалар аңында  мавыктыргыч әкият булып чагыла: балаларның кызыксынучанлыгы хыял канатларында ерак галәмнәргә юнәлтә.

Балалар йолдызлы галәм, космик очышлар турында, яңа, әле кешегә билгеле булмаган яшәү формалары һәм фикер йөртүче затлар турында хыяллар корды. Табигатьне, аның матурлыгын танып-белү,  акыллы фикер йөртү белән яктыртыла барды.

Укыту-тәрбия процессыннан чыгып шуны әйтәм: бала даими рәвештә туган як табигате белән белән аралашырга, табигать кочагында яшәргә тиеш, дип саныйм. Табигать рухи көчләрне куллану чарасы булсын. Балага табигать белән көн дә очрашу яңадан-яңа ачышлар таләп итә. Мин үзем укучыларымның табигать белән аралашулары әледән-әле тормышның серле чыганакларын ачсын, аларда эстетик сизгерлекне көчәйтсен, акыл, фән, фикер йөртү белән горурлану хисе тудырсын дип тырыштым. Укытучының табигать матурлыгы белән чын күңелдән мавыгуы гына яшүсмер күңелендә эстетик хисләр чаткысы кабындыра ала. Ләкин бала табигать белән икәүдән-икәү кала белсә генә, табигать белән аралашуда эстетик мөмкинлекләр тулысынча ачыла. Укытучыга балада табигать белән аралашуга мәхәббәт уяту өчен күп көч куярга туры килә.