Туган җирем – Татарстан!

№56

30 август – Татарстан Республикасы көне

(Тарих дәресе. V сыйныф)

Гөлшат ШӘРИПОВА,

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең тарих укытучысы

Максат: укучыларны Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру; туган ягыбызның табигате, танылган кешеләре турында сөйләшү.

Җиһазлау: Татарстан флагы, картасы, аудиокассета, гимн, Татарстанның беренче һәм хәзерге Президентларының портретлары, китаплар, компьютер.

Дәрес барышы

I. Оештыру

II. Актуальләштерү

Укытучы. Безнең Татарстан Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68 мең кв. км. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан – иң зур республикаларның берсе. Анда йөздән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши.

III. Төп өлеш

Укытучы. 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының Президенты сайлап куела. Минтимер Шәрипович Шәймиев Татарстанның беренче Президенты була.

(Компьютердан портреты һәм фотолары күрсәтелә. Аның турында мәгълүмат бирелә.)

– Хәзерге көндә Татарстан Президенты кем? (Миңнеханов Рөстәм Нургали улы.)

– Дәүләт символлары турында аңлату. Укучыларның белемнәрен тикшерү, фикер алышу.

Укытучы. 1991елның 29 нчы ноябрендә Татарстанның дәүләт флагы кабул ителә. Аны рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган. Флаг өч төстән тора. Һәр төснең үз мәгънәсе бар.

– Ничек уйлыйсыз: кызыл, яшел, ак төсләр нәрсәне аңлата? (Кызыл – кояш, ут төсе. Яшел – яз, яңарыш, тынычлык төсе. Ак – сафлык, тынычлык билгесе.)

Укытучы. 1992 елның 7 нче февралендә Татарстанның дәүләт гербы кабул ителә. Аны эшләгәндә флагтагы төсләрне кулланалар. Гербның авторлары – Назыйм Ханзафаров, Риф Фәхретдинов. Ул түгәрәк калкан рәвешендә. Уртада канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс читлектә яши алмый. Димәк, Татарстан да ирекле, мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш.

– Барсның тешләре, тырнаклары нәрсәне аңлата дип уйлыйсыз? (Үз-үзен яклый алуын.)

– Уң аягын күтәрүе нәрсәне аңлата? (Һәр эшне уң аяктан башлауны.)

– Канатындагы 7 каурые, калканындагы кашкарый сурәте, орнаментлар турында ниләр әйтә аласыз? (Канатындагы 7 каурые аның үз-үзен җирдә дә, күктә дә яклый алуын күрсәтә. Калканда сурәтләнгән кашкарый (астра) чәчәге озын гомер теләүне белдерә. Яшел җирлектәге орнаментлар – табигатьнең уянуын, Татарстанның яңаруын күрсәтә.)

Укытучы. 1993 елның 27 нче августында Татарстанның дәүләт гимны кабул ителә. Аны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор Рөстәм Яхин иҗат итә. (Портреты күрсәтелә, ноталары белән таныштырыла.)
Татарстан Республикасының дәүләт флагы, гербы, гимны – Татарстан Республикасы суверенлыгын чагылдыручы символлар. Аларны ихтирам итү – Татарстан Республикасының һәр гражданинының изге бурычы. (Кассета аша гимн тыңлатыла.)

(Күзләр өчен физминутка.)

– Тәрәзәгә карагыз әле. Хәзер елның кайсы фасылы? (Җәйнең соңгы көннәре.)

– Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

IV. Дәфтәрдә эш. Дәүләт символлары рәсемнәрен дәфтәргә ясату.

V. Белемнәрне тикшерү

Укытучы. Укучылар, хәзер бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп карыйк. Кроссвордны дөрес чишсәгез, уртадагы баганада дәүләтебезнең исеме килеп чыгачак (Татарстан.)

VI. Дәресне йомгаклау.

Укытучы. Татарстаныбызның киләчәге өметле. Ул, укучылар, сезнең кулларда. Ышанычлы алмаш булып үсегез. Республикабызның данын күтәрегез.

Туар көнгә изгелекләр теләп,

Бәхет алып килә һәр таңың.

Бай тарихлы, бөек халкым белән

Чәчәк ат, син, Татарстаным!

Шуның белән дәресебез тәмам.

VII. Өй эше

“Чәчәк ат, син, Татарстаным!” дигән темага эссе язарга.