Заманча дәрес һәм аның мөмкинлекләре
№56
Фидалия ХАЛИКОВА,
КФУ каршындагы IT-лицейның югары квалификация категорияле химия укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты
Соңгы елларда мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максаты һәм бурычлары, форма һәм эчтәлеген житди үзгәртү мәсьәләсе куелды. Бу аңлашыла да, чөнки базар икътисады куйган таләпләр, жәмгыятьнең кызу темплар белән алга баруы, формалашуы моңа этәргеч бирә дә.
Заман таләпләренең иң мөһиме – укучы шәхесен формалаштыруда белем бирү мәгънәле һәм максатлы булырга тиеш дигән фикер. Чыннан да, икенче буын дәүләт стандартлары нигезендэ төп игътибар – бала шәхесенең үзәктә булуында. Шулай ук яңа стандартлар белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота, димәк, укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.
Шулай да мәгариф системасында нинди генә уңай үзгәрешләр, реформалар булмасын, дәрес укытуның төп оештыру формасы булып кала бирә. Хәзерге заман мәктәбендә дә заманча дәрес аеруча актуаль.
Заманча дәрес нинди булырга, аның структурасы яна стандартларда ничек үзгәрергә тиеш соң? Әлеге сораулар очраклы гына түгел. Заманча дәрес проблемалары, дәрескә куйган таләпләр яңа стандартлар керә башлау белән укытучыларда зур кызыксыну уятты.
Укытучылар аңлый: икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә, ягъни бер яктан – укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуына дәүләт күзәтчелек итсә, икенче яктан – укучы үзе һәм аның әти-әнисе дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.
Шулай ук икенче буын стандартлары нигезендә шәхес үсешен тәэмин итү, укытучыга да үз эшеңне төптән белеп, укучыга шәхси якын килеп эшләү бурычы куела. Әлеге стандартларның асылы баланы белемле итү хакында гына уйлау түгел, бәлки аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында кайгыртудан гыйбарәт.
Шунлыктан, минем уйлавымча, һәр дәрес һәр укучының шәхси белем алу траекториясен (индивидуальная образовательная траектория) кузаллап төзелергә тиеш. Һичшиксез, һәр дәрес системалы, эзлекле, укучыларга ныклы, төпле, бүгенге көндә һәм киләчәктә дә куллана алырдай белемнәр бирүгә юнәлтелгән булырга тиеш.
Дәреснең нәтиҗәлеге күп очракта дөрес итеп куелган максаттан, әлеге максатка ирешү өчен кулланылган методиканы, әсбап яисә җиһазны куллану, һәм, әлбәттә, иң мөһиме – шул максатка ирешү өчен укытучының дөрес эшчәнлегеннән, алымыннан тора. Кабатланмый, үзгә, вариатив методика белән узган дәресләр укучыларда белемнәрне куллану өчен бөтен шартлар тудыра, алар гамәли күнекмәләр ала.
Болардан тыш, химиядән заманча дәрес бик күп таләпләргә җавап бирергә тиеш: эчтәлекнең һәм методларның куелган максатларга туры килүе, дәрестә вакытны тәҗрибәләргә һәм теориягә рациональ бүлү, укучыларның мөстәкыйль эшен оештырганда эзлеклелек саклау, укучылар белән эшчәнлектә төрлелек (төрле типтагы дәресләр), дәреснең дөрес темпта баруы, дәрестә ирекле тактлы аралашу, укучыларның шәхси һәм үсеш үзенчәлекләренә таяну, репродуктив һәм иҗади эшчәнлекне аралаштырып алып бару. Төрле типтагы дәресләр: эстафета, эшлекле уен, репортаж, акыл дәресе, аукцион, диспут, семинар, галимнәр утырышы, дәрес-күргәзмә, турнир, лекция, зачет, брейн-ринг һ.б. белем бирүне тулыландыра, уңай нәтиҗәләр бирә.
Заманча дәрес инде монолог булудан туктый, аның һәрбер этабы ныклап уйланылган: химия фәне буенча яңа белемнәр алуда укучы-укытучының иҗади эшчәнлегенә, укучының белем алырга омтылуына нигезләнгән нәтиҗәле диалог ул. Заманча дәрескә мин шундый билгеләмә бирер идем. Андый дәрес укытучыдан һәрвакыт үсештә, эзләнүдә булуны таләп итә. Укытучы үзенең, шул исәптән укучы шәхесенең, уңай үзгәрешләрен үстерү өстендә дә эшли, укучы алган белемнәрне куллана белүен барлый.
К.Д.Ушинский сүзләрен искә төшерик: «укучылар мөмкин кадәр үзлектән укысын, ә укытучы әлеге процесс белән идарә итсен һәм материал белән тәэмин итсен».
Укытучы, әлбәттә, дәресләрен яңа стандартларга тиешле югарылыкта үткәрү өчен алдынгы педагогик технологияләрне актив кулланырга, химия фәнен бүтән фәннәр белән бәйлелектә, яңа стандартлар нигезендәге дидактик принципларны (эшчәнлек принцибы, дөньяны бербөтен картина итеп кабул итү принцибы, минимакс принцибы, психологик комфорт принцибы, вариантлылык принцибы) дөрес кулланып эш итәргә тиеш.
Хәзерге заман укытучыдан укучысының үзенә юл сала алучы, мөстәкыйль карар кабул итүче һәм аны үти алучы итеп тәрбияләүне таләп итә. Шуңа да яңа стандартлар буенча метапредмет эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру дүрт төрле: шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив эшчәнлекләрне үз эченә ала.
Заманча дәрес үткәрү укытучыдан мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне даими куллануны таләп итә, чөнки компьютер технологияләрен куллану нәтиҗәсендә укучылар, мәгълүмат ташкынында иркен аралашып, химия фәне буенча мәгълүмат алуның төрле ысулларын үзләштерә. Проектлар методы укучыга шәхси якын килеп укытуда иң нәтиҗәле технологияләрдән санала. Әлеге технологиянең өстенлекләре булып мөстәкыйль фикерләүне үстерү, кирәкле мәгълүматны таба белү, стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгына ия булу тора. Безнең лицейда һәр укучы укытучы җитәкчелегендә уку елы дәвамында аерым проект өстендә эшли. Шул ук вакытта һәр фән укытучысы үз проектын тормышка ашыра. Бу эштә бигрәк тә мультимедиа технологияләре – электрон белешмәлекләр, энцеклопедияләр, күләмле мәгълүмат чыганаклары ярдәмгә килә.
Дәрес вакытындагы эшчәнлекне төркемнәрдә оештыруны химиядән заманча дәреснең уңай элементы дип атарга булыр иде. Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән әлеге эш формасы барышында, укучылар бер-берсе белән аерым тема буенча аралаша, бер-берсенең фикерен тыңлый, акрынлап үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыра, нәтиҗәдә, укучыларда үзүсешкә ирешү мөмкинлеге ачыла.
2016–2017 уку елыннан лицеебызда Татарстан районнарыннан һәм чит төбәкләрдән конкурс нигезендә җыелган балалар яңа стандартлар буенча белем ала башлаячак. Химия фәненнән заманча дәреснең яңа формасы буларак VII сыйныф укучылары өчен гомоген төркемнәрдә эш башлап җибәрергә җыенабыз.
Шуны искәртү урынлы булыр: лицеебызда химия фәнен VII сыйныфтан башлап укыту буенча берничә еллык тәҗрибә бар. «Химиядән кереш» («Вводная химия») дип атала торган курс программасы, О.Габриелян һәм И.Остроумовның пропедевтик курсы программасы нигезендә төзелеп, атнага бер дәрес исәбеннән елга 35 дәрес планлаштырылган иде. Шулай ук ел дәвамында контроль дәресләр, гамәли эшләр, экскурсияләр, конференцияләр, проектлар яклау оештырылды.
Яңа уку елыннан VII сыйныф укучыларыннан торган гомоген төркемнәрнең эш программаларына түбәндәге чараларны кертергә була:
- «Танылган галим-химиклар» (М.В.Ломоносов, Д.И.Менделеев, А.М.Бутлеров, Г.Х.Камай һ.б.) турында конференциягә әзерләнү: материал эзләү, презентация ясау, конференциядә чыгыш ясау.
- «Миңа таныш химик матдә» темасына рефератлар утырышы. Һәр укучы әлеге матдәне ачу тарихы, заманча табу ысуллары, әһәмияте, үзлекләре, көнкүрештә кулланылышы турында сөйләү.
- Индивидуаль һәм төркемләрдә эшләнгән проектлар конкурсы. Укучылар су, һава, туфрак анализы, яңа матдәләр синтезы, химия предметының экология предметы белән бәйлелеге буенча, IT-технологияләр нигезендә проектлар өстендә эш. Яхшы проектлар конкурс барышында ачыклана.
Яңа һәм шактый авыр булып санала торган фәнгә әзерлекне әлеге шартларда башлап җибәрү (гомоген төркемнәр, VI – VII сыйныфлардан башлап укыту), химия предметын мөмкин кадәр иртәрәк өйрәнә башлау (дәрес вакытында яисә дәрестән тыш өстәмә белем бирү системасында) өзлексез химик әзерлекнең (непрерывная химическая подготовка) башлангыч бик мөһим этабы булып тора.
Мәктәп курсында пропедевтик этапның кирәклеге һәм әһәмияте, уйлавымча, бәхәссез. Әлеге пропедевтик әзерлекнең максаты – химия предметыннан аерым белемнәр формалашуында гына түгел, ә бәлки фәнгә кызыксыну уяту, киләчәктә берөзлексез фәнне өйрәнү теләген булдыру. Бу исә үз чиратында химия фәне буенча җәмгыятьнең алдынгы тармакларында (медицина, фармакология, нефтехимия, хемоинформатика һ.б.) эшләүче тирән белемле, яхшы, уңышлы, үз эшенең остасы булган чын белгечләр әзерләүгә мөмкинек бирәчәк.