Дин һәм толерантлык
№56
Зәйтүнә ИСМӘГЫЙЛЕВА,
Казандагы 151 нче мәктәп директорының милли белем һәм тәрбия бирү буенча урынбасары
Соңгы бер ел эчендә генә дә дөнья сәясәтендә, дөнья икътисадында зур үзгәрешләр булды. Әлбәттә, моның шулай булачагын сәясәтчеләр күзаллаган иде. Кемнәрдер сәясәтне дин белән бәйләргә тырыша: ислам динен, христиан динен тоткан халыкны каршы куймакчы булалар. Бу – дөрес нәрсә түгел, әлбәттә. Моны олылар гына түгел, хәтта мәктәп укучылары да дөрес аңлый. Берничә ел элек кергән «толерантлык» дигән яңа термин – безнең ил халыкларына хас сыйфат.
Татар милләте үзенең яшәү – үзара һәм башка милләтләр белән аралашып яшәү кануннарын булдырган. Барлык милләтләрнең дә дин тотуларына, мохит-көнкүрешенә түземле булган. Алар әдәп-әхлак нормаларында кешегә булган таләпләрендә чагылыш таба. Шулай итеп, алмашка килгән һәр буын үзләштерергә, камилләштерергә, үстерергә тиешле яшәү кагыйдәләре, әдәп-әхлак идеаллары формалашкан. Ул кануннарны саклау, үстерү, яңаларын булдыру һәм аларны яшь буынга тапшыру милләтебез педагогикасының мөһим бурычы булып тора.
Безнең мәктәптә бу юнәлештә эш ничек алып барыла соң?
Гадәттә, һәр яңа уку елы башында мәктәпләрдә «Тынычлык дәресләре» үтә. Әлеге ләресләрдә укучылар башка дәресләрнең дә юнәлешен, башлангычын тоеп калырга, һәртөрле эшчәнлекнең башы тынычлык исәбенә икәнен аңлап калырга тиеш. Әйтик, татар теле һәм әдәбияты һәм бүтән дәресләрдә башка дәүләтләрнең сәясәтен дөрес, төгәл, бәя бирә белү укучыларда шул ук хисләр – туганлык, дуслык, башка дәүләтләргә һәм башка халыкларга хөрмәт, теләктәшлек хисләре тәрбияли.
Башка милләт вәкилләренә, аларның диненә карата ихтирам хисе тәрбияләү, милли хисләрне ихтирам итү – укучыларның әхлагында аеруча әһәмиятле фактор. Чөнки безнең Татарстаныбызда гына да 185 төрле милләт вәкиле яши. Республикабыз халкының иң күпчелеген руслар, татарлар, ә азрак өлешен башкорт, чуваш, мари, удмурт, мордва кыргыз, үзбәк, таҗик, азәрбәйҗан, чечен, украин һ.б. халыклар тәшкил итә.
Төрле милләтләрнең, төрле халыкларның тарихында булган вакыйгаларны дөрес һәм төгәл яктырту, теләсә нинди уйдырмаларга каршы тора белү – укучы балаларны тәрбияләү эшендә бүгенге көндә укытучыдан әнә шул таләп ителә.
Мәктәптә үткәрелә торган тәрбияви чаралар: сыйныф сәгатьләре, концертлар, бию, җыр, шигырь конкурслары, бүгенге көнгә туры китереп, ата-аналар белән берлектә үткәрелә. Чөнки бүгенге көндә дә гаилә һәм мәктәп тәрбия учагы булып кала.
Тәрбия өлкәсендә халык авыз иҗаты аеруча мөһим роль тота. Халык авыз иҗатында аның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, милләтара дуслык, туган илгә чиксез мәхәббәт, дөреслек кебек сыйфатлар чагылыш таба. Чөнки балалар мәктәптә рус, татар әсәрләрен генә түгел, ә дөнья халкы әсәрләрен, әкиятләрен дә бик кызыксынып укый, алар буенча бик кызыксынып фикер алыша. Балалар Пушкинны да, Тукайны да, Мостай Кәримне дә, Андерсонны да ярата, хөрмәт итә. Мәктәбебездә апрель аенда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу хөрмәтенә «Татар җыры, шигыре, биюе» фестивале үткәрдек. Әлеге чара төрле милләттән булган укучыларыбызны үзара бер-берсенә тагын да якынайтты, берләштерде дигән фикердә калдым.
Рус халкының дин йорты – чиркәү, татар халкыныкы – мәчет, яһүдләрнеке – синагога… Казаныбызда бу дини йортлар янәшә урнашкан. Моңа чит илдән килгән кешеләр, туристлар: «Ничек инде шулай булырга мөмкин? Югыйсә, пәйгамбәрләр заманыннан бирле гарәпләр белән яһүдләр, христиан һәм ислам динендәгеләр арасында каршылыклар яшәп килә бит!?» – дип, гаҗәпләнү катыш сокланып карый.
Моңа җавап итеп Татарстанда яшәүче халыкның үзенчәлеген, толерантлыгын, Россия һәм Татарстан җитәкчеләренең дөрес сәясәт алып баруларын әйтеп үтәсе килә.