Җылы сүз – җан азыгы

№55

(Татар мәктәбе. Әдәби уку. IV сыйныф)

Миләүшә НУРИЕВА,

Кукмара районы Г.Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Максат:

‒ Г.Вәлиеваның «Карт алаша колагы» хикәясе белән таныштыру;

‒ укучыларның әсәрнең жанрын, төп идеясен, проблемасын дөрес табуларына ирешү; логик һәм иҗади уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү, уку күнекмәләрен камилләштерү;

‒ балаларда бердәмлек, дуслык, туганлык хисләре, әдәплелек тәрбияләү.

Материал: дәреслек (УМК): Сафиуллина Г.М., Хәсәнова Ф.Ф., Мөхәммәтҗанова Ә.Г.. Әдәби уку. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. 3 нче кисәк. ‒ Казан: Мәгариф-Вакыт, 2014. ‒ 93‒97 б.; Сафиуллина. Г.М., Хәсәнова Ф.Ф., Мөхәммәтҗанова Ә.Г. Әдәби уку. Туган телдә (татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. ‒ Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012; Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 2009; үзбәя өчен карта, тест биремнәре.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран.

Дәрес төре: яңа белем-күнекмәләр үзләштерү.

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Көтелгән нәтиҗәләр

Танып-белү УУГ:

‒ язучы, шагыйрь Гөлназ Вәлиеваны тану, аның әсәрләрен укуга теләк уяту;

‒ Г. Вәлиеваның «Карт алаша колагы» хикәясен уку.

Шәхси УУГ:

‒ татар халкының тарихи үткәне белән кызыксыну булдыру;

‒ шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлаклылык сыйфатларын үстерү;

‒ авыл тарихын өйрәнүгә кызыксыну булдыру.

Предметара УУГ

Көйләгеч (регулятив) УУГ:

‒ укучылар белгән, әлегә кадәр белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү;

‒ максатларның эзлеклелеген билгеләү, план төзү.

Танып белү УУГ:

‒ табигать бербөтенлеген, бәйләнешләрен белү, танып-белү максатын билгеләү;

‒ әсәрдәге күтәрелгән проблеманы чишү, сорауларга тулы җавап бирә белү,предметара бәйләнешләрне кулланып, кирәкле информация туплау;

‒ язучы тормыш юлы турында белемнәрен арттыру, шәхси батырлык үрнәген аңлауга ирешү, эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү.

Коммуникатив УУГ:

‒ укытучының, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү;

‒ сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү;

‒ башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

‒ укыту процессында катнашу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү;

‒ үз фикерләрен әйтә белү.

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья.

Дәреснең технологик картасы