Әдәби әсәрләр нигезендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүнең кайбер ысуллары
№55
Гөлчәчәк ЙОСЫПОВА,
Казандагы 152 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхлак тәрбиясе бирү мәгариф системасында һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Әхлакый тәрбия педагогик теориядә һәм мәктәп эшчәнлегендә иң төп проблема булды һәм ул шулай булып калачак.
Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Әхлаклылык сыйфатлары җәмгыятьтәге үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп тора һәм шул рәвешле җәмгыятьне үзгәртә. Кызганычка, бүгенге көндә бу – көн кадагына сугылган проблемаларның берсе.
Җәмгыятебез социаль һәм икътисади үзгәрешләр кичергән заманда, шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде кебек. Балаларның, үсмерләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуларындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Каян килә соң балага әдәплелек, кешелеклелек, шәфкатьлелек, игътибарлылык? «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр», ди халык мәкале. Чыннан да, баланың дөнья турында, яхшылык һәм явызлык, гаделлек кебек әхлакый категорияләргә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша. Бу очракта иң әһәмиятле рольне ата-ана уйный, чөнки күңелендә туган сораулары белән бала беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итә. Шулай ук укытучы да укучыларга тәрбия бирүдә зур роль уйный. Әгәр укытучы белән бала өчпочмакның ике ягын тәшкил итсә, өченче – таянып торган ягы – ата-ана була. Дөрес, ата-ана дәрестә турыдан-туры катнашмый, әмма бала белән 45 минут эшләү вакытында укытучы бер генә минутка да аларны күз уңыннан ычкындырмый һәм, ахыр чиктә, дәрестә тикшерелгән проблеманы өйдә чишү өчен миенә «төяп» җибәрә һәм әйтә: «Дәрестә күтәрелгән мәсьәләне гаиләдә әти-әниең белән тикшерү мәҗбүри», – ди. Нәтиҗәдә, өч як та ота: укытучы үзенә җәмгыять тарафыннан йөкләтелгән изге бурычны намус белән үтәгәнен исбат итә, бала исә чын мәгънәсендә мөстәкыйль фикер йөртә белүче, теләсә нинди шартларда да югалып калмый торган шәхескә әверелә. Ата-анага килгәндә, алар, бала тәрбияләүнең никадәрле мөһим икәнлеген аңлап, үз-үзләренә карата таләпчәнлекне, җаваплылыкны арттыра.
Яхшыны – яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аларны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак тәрбиясе, әдәплелеге, намуслылыгы саклый. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене гомер буена озата бара. Бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы чех педагогы Ян Коменский «Гадәтләр кулланмасы» дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен әйтә: «Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр». Шунда ук халыкта киң таралган хикмәтле фикерне дә җиткерә: «Кем фәннәрне үзләштерүдә өлгереп, яхшы гадәтләрне үзләштерүдә артта калса, шул өлгерүгә караганда күбрәк артта кала». Швейцариянең атаклы педагогы Песталоцци киңәшләренә колак салыйк әле. «Әхлак тәрбиясе балалар учреждениеләренең төп бурычы булырга тиеш», – дигән ул. Аның фикеренчә, бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, яшәү авыр чагында кешеләрдә ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра. Мәгърифәтче К.Насыйри яшьләрдә туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрылык, күркәмлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән. Кешенең, уңай характерлы билгеләре бары тик хезмәт процессында гына формалашканын К.Насыйри бик яхшы аңлаган. Шуңа күрә галим хезмәт тәрбиясен әхлак тәрбиясенең төп нигезе итеп алган. «Баланы хезмәт тәрбияли», – ди ул.
Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда әдәбият дәреслекләрендә бирелгән әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора. Сүз сәнгате буларак әдәбият кеше рухына, җанына аеруча йогынты ясый. Һәр сәнгать төренең үз матурлыгы булган кебек, матур әдәбиятның да үзенә генә хас матурлыгы бар. Бу – әдәби образ, аның рухи дөньясы, сурәтләү чаралары. Әдәби әсәрләр зур тәрбияви көчкә ия. Әсәрләрдә сурәтләнгән әхлакый сыйфатлар укучыга уңай тәэсир итә, анда уңай характер сыйфатлары тәрбияли, яшәү мәгьнәсен аңлата, тормышка әзерли. Әдәбият программасына I–XI сыйныфларда кертелгән әсәрләрнең барысы да тәрбияви көчкә ия. Башлангыч сыйныфлардан ук Р.Вәлиеваның әкиятләре тырыш һәм гадел булырга өндәсә, Ф.Яруллинның «Кояштагы тап» әсәре балаларны әниләрнең сүзләрен тыңларга өйрәтә.
Әдәби әсәрне бөтен тирәнлеге, сәнгатьлелеге, каршылыклары белән өйрәтергә кирәк. Һәр дәрес – ул укытучының иҗади эше. Дәреснең нәтиҗәлелеге өчен укытучы белән укучы арасында үзара аңлашу, хезмәттәшлек булу да мөһим. Яшь буынны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә, уңай сыйфатларын үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең дә тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Сәнгатьлелек, тирән әхлакый эчтәлек, гади форма, балаларның танып-белү дәрәҗәсенә туры килү фольклор әсәрләрен балачакның аерылгысыз юлдашлары итә. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбияли, танып-белү эшчәнлеген үстерә. Ата-бабаларыбыз инсафлылык, кешелеклелек һ. б. әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча гаять бай тәҗрибә туплаган. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша. Әхлак белән әдәбият бергә булганда гына укытучы көтелгән нәтиҗәләргә ирешә ала.
Һәр дәресемдә тирәнтен гуманитар белем бирү белән беррәттән, укучыларымда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштырырга тырышам.
Р.Фәхреддиннең «Тәрбияле бала», В.Казыйхановның «Әхлак дәресләре» китаплары инде менә ничә еллар минем өстәл китапларыма әйләнде. Шулай ук яшь буынның тәрбияле, белемле һәм сәламәт булып үсүен күз алдында тотып язылган хезмәтләр авторы К.Насыйриның «Китап әт-тәрбия», «Тәмәке тартучының хәле», «Тәрбия», «Аракы дигән эчемлек адәми зат өчен сарыф бер агудыр», «Аракы эчәргә гадәтләнгән кешеләргә бер-ике кәлимә сүз» дигән хезмәтләре белән һәр әдәбият укытучысы таныштыр, дип уйлыйм. «Кырык вәзир кыйссасы» исемле мәшһүр әсәренә кергән хикәяләр гаделлек, намуслылык, батырлык һәм хыянәт итәргә ярамау турында сөйләнә. Ә «Кырык бакча» исемле китабында К.Насыйри тарафыннан китерелгән сүзләр хәзерге көндә да игьтибарга лаек. Мәсәлән, «Һәрбер нәрсәнең чиге бар, камиллекнең чиге юк», – ди ул.
Мәгърифәтче К.Насыйри яшьләрдә туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрылык, күркәмлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән. Нинди генә әдәби әсәр өйрәнгәндә дә, әсәрне анализлаган вакытта, нәтиҗә чыгарганда мәкальләр һәм галимнәребезнең акыллы фикерләре белән йомгаклап куярга тырышам. Мәкаль элек-электән халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килгән.
Халкыбыз аң-белемгә багышлап бик күп мәкальләр иҗат иткән. Мәсәлән, «Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар», «Белем бәхетле итә», «Белемле кеше югалмас», «Беләгеңә таянма, белемеңә таян», «Бер галим мең наданга тора», «Дөньяда иң зур байлык – белем һәм саулык», «Дөнья – йозак, ачкычы – белем», «Укымаган күзлене укыган сукыр җиңәр» һ.б.
Мәкальләр халыкның бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтә.
Әхлак турындагы мәкальләр белән дә танышыйк әле. «Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан», «Акыллы атын мактар, кыланган үзен мактар», «Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган». Халкыбызда дуслык турындагы мәкальләр дә шактый. «Дус акчадан кыйммәт», «Дус хәлеңә керер, дошман бавырыңа керер», «Дустын сакламаган дошманына эләгер», «Дустыңның кем икәнен беләсең килсә, бурычка бир», «Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар». Әйе, тормышның һәр өлкәсендә дә без халык тарафыннан иҗат ителгән мәкальләр белән очрашабыз, аларны тормышыбызда киң кулланабыз.
Кайбер мәкальләрнең мәгънәләрен укучылар ачыклап үткәнчә язам: мәсәлән, «Белем бәхетле итә» – белемле кеше яңа ачышлар ясый ала, аның сөйләм теле дә бай була, дөньяны күбрәк белә, аңлый. «Олыласаң олыны –олыларлар үзеңне» – әти-әнине, әби-бабайны тыңласаң, үз балаларың да сине тыңларлар. «Тел байлыгы бар итәр, тел юклыгы юк итәр» – телең бай булса, син кешеләр белән бик тиз уртак тел табасың, телне белмәсәң, югалып калырга мөмкин. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» – эре уңыш чәчсәң, урган вакытта яхшы уңыш җыярсың, яхшылык кылсаң, үзеңә яхшылык эшләрләр. «Берлектә – көч» –бер кеше үзе генә өй сала алмый, өмәләп эшләгәндә генә өй салына.
- Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, такмаза, табышмак, әкиятләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбияли, танып-белү эшчәнлеген үстерә.
- Халык авыз иҗаты әсәрләре белән беррәттән, татар халкының гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре дә әхлаклылык тәрбияләүгә булыша.
Укучыларны кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы. Бу гаҗәеп җаваплы, әһәмиятле эшне үтәү өчен, педагог көчен кызганмаска, армый- талмый эшләргә, һөнәри осталыгын даими күтәрергә тиеш. «Балалар – безнең картлыгыбыз, начар тәрбия – киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез», – дигән күренекле педагог А.С.Макаренко. Гаилә белән мәктәп тыгыз хезмәттәшлек алып барса гына, тәрбия нәтиҗәле була.
Йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул: балаларыбызны тәрбияләүдә гасырлар буе сыналган гореф-гадәтләр, халкыбызның тормыш тәҗрибәсе, әхлак нормалары мәңге юлдаш булсыннар!