[м], [н], [ң] тартыклары
№55
(Татар төркеме. V сыйныф)
Алсу ХӨСНИЕВА,
Казандагы 98 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
Шәхси: телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу.
Метапредмет: тексттан фактик мәгълүматны аерып алу, орфографик сүзлекне куллану, үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу.
Предмет: [м],[н],[ң] авазларының ясалыш үзенчәлекләренә төшенү һәм аларны дөрес уку, язу; [ң] авазының сүз башында килмәвен, борын ассимиляциясен белү һәм тексттан борын ассимиляциясенә мисаллар таба алу; [н] авазы, [къ], [к], [гъ], [г] авазлары алдыннан килгәндә, [ң] булып укылуын белү; ирен ассимиляциясен үзләштерү.
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.
Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. «Татар теле», 5 нче сыйныф. – Казан: Татармультфильм, 2015 ел. – 31 – 34 нче битләр), индивидуаль биремле карточкалар, «Орфографик сүзлек», компьютер, проектор, презентация.
Дәрес барышы
I. Оештыру
Эш ритмына кертү. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. Укучылар дүртәр кеше утыралар.Алларында – МЭНЭДЖМЭТ. Исәнләшү, хәерле көн теләү.
– Яныгыздагы иптәшегезгә
Кояшлы көн теләгез,
– Каршыдагы иптәшегезгә
Хәерле көн теләгез,
– Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.
– Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.
II. Белемнәрне актуальләштерү
– Укучылар, өй эше нәрсә бирелгән иде? (Бер укучы җавап бирә.)
– Ә хәзер, әйдәгез, үткән дәрес темасын кабатлап китәбез. КОНЭРС
([къ] – [гъ], [к] – [г] авазлары язылган карточкалар ярдәмендә кабатлау. Һәр укучыга сүзләр язылган карточкалар таратыла.)
Кәбестә, акча, бүген, кечкенә, кала, гөл, Казан, гыйлем, суган, мәктәп, агач, түгәрәк, башкала, кишер, көз, кагыйдә.
– Хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточкалар таратам. Ләкин бу сүзләрнең хәрефләре төшеп калган. Кирәкле хәрефләрне куеп, бу сүзләр ярдәмендә үзегезгә кирәкле почмакны сайлыйсыз. (Укучылар үз почмакларын сайлыйлар.)
– Ни өчен бу почмакны сайладыгыз? РЕЛЛИ РОБИН. Фикерегезне партнерыгызга 15 секунд аңлатасыз. Кемнең буе озынрак, шул башлый. Бик яхшы, укучылар. Булдырдыгыз! (Берничә укучының җавабы тыңлана.)
III. Уку мәсьәләсен кую
1. – Укучылар, тактада мәкаль язылган, ләкин хәрефләре төшеп калган.
Дө…ьяда и… зур байлык – беле….
– Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Җаваплар тыңлана.)
– Әйдәгез, укучылар, дәрестә без дә тырышып эшлик, белемнәребезне арттырыйк.
– Ничек уйлыйсыз, нинди хәрефләр төшеп калган? (Җаваплар тыңлана.)
– Бу хәрефләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Җаваплар тыңлана.)
– [м],[н],[ң] тартыклары кайсы сөйләм органнары ярдәмендә ясала? (Җаваплар тыңлана.)
– Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән? Алдыбызга нинди максат куябыз? Бу максатка ирешү өчен, дәрестә ничек эшләрбез? (Җаваплар тыңлана.)
2. Матур язу күнегүе.
– Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны, теманы язып куегыз. Мәкальне матур һәм дөрес итеп дәфтәрләрегезгә языгыз.
IV. Уку мәсьәләсен чишү этабы
– Дәресебезне дәвам итәбез. Слайдта бирелгән текстны укыгыз, [м], [н], [ң] тартыклары кергән сүзләрне табыгыз.
Тәрбияле бала булу җиңелдер. Тәрбияле булырга һәр баланың кулыннан килер, көче дә җитәр. «Атам-анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтсен, мине яратсыннар һәм мине үрнәк итеп сөйләсеннәр», – дигән балаларның барчасы да тәрбияле бала була алырлар. (Р.Фәхреддин)
– Бу тартыклар сүзнең кайсы урынында килгән? [ң] авазы сүз башында киләме? (Җаваплар тыңлана. Нәтиҗә чыгаралар, дәреслектәге кагыйдәне укыйлар.)
V. Физминут. МИКС-ФРИЗ-ГРУП
– Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка яңгырый, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз. (Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр.)
♦ Тартыклар ничә төркемгә бүленә? (2)
♦ Парсыз саңгырау тартыклар ничә? (5)
♦ Борын тартыклары ничә? (3)
♦ Бүген атнаның ничәнче көне? (4)
– Бик яхшы, укучылар. Сез бик игътибарлы булдыгыз. Алган белемнәрегезне күнегү ярдәмендә ныгытыйк.
VI. Белемнәрне ныгыту. РАУНД ТЭЙБЛ (Төркемдәге укучылар, билгеле бер вакытта, кәгазь битендә, бер-бер артлы язма эш башкаралар.)
Бирем: борын тартыкларының тиешлесен куеп язарга.
• 1 нче төркемгә: зә…гәр, …атур, тә…ле, …ечкә.
• 2 нче төркемгә: ка…ат, ча…гы, бәйрә…, бәрә…ге.
• 3 нче төркемгә: кы…гырау, урма…, …әче, кү…ел.
• 4 нче төркемгә: миһерба…лы, я…а, беле…ле, ты…лауча…
– Һәр төркемнән А партнерлар укыйлар.
– Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керә?
– Яңгырау тартыклардан гына торган сүзләрне табыгыз.
ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН
– Хатасы булмаган төркем укучылары баса. Рәхмәт, утырыгыз.
– Хаталары булган төркем укучылары баса. Рәхмәт, утырыгыз.
– Дәреслек белән эш.
– Ә хәзер дәреслектә бирелгән 88 нче күнегүне эшлибез. Борын тартыкларының тиешлесен куеп, җәяләр эчендәге сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез. (В партнёрлар җавапларын укыйлар.)
VII. Рефлексив бәяләү этабы
– Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә, авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез? (Җаваплар тыңлана.)
ДЖОТ ТОТС
–Команданың һәр партнеры дүртәр кәгазь бите ала. 1 нче кечкенә биткә «[м],[н],[ң] тартыклары» дип язабыз. Язылган битләрне өстәл уртасына куеп барабыз. Бер укучы әйткән сүзне икенче укучы кабатларга тиеш түгел. Соңыннан җавапларны берләштерәсез һәм җавап бирәсез. Һәр команданың 4 нче партнерлары үзләренең җавапларын укыйлар.
VIII. Дәрескә йомгак ясау. Үзбәя бирү
– Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.
► Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – «5»ле.
► Әйбәт эшлим, материалны аңладым – «4»ле.
► Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – «3»ле.
IX. Өй эше бирү
– Көндәлекләрне ачабыз, өй эшләрен язабыз.
• I төркемгә [м], [н], [ң] тартыклары кергән 4 җөмлә төзергә.
• II төркемгә [м], [н], [ң] тартыклары турында әкият язарга.
• III төркемгә [м],[н] тартыкларына гына башланган сүзләр белән 3 җөмлә төзеп язарга.
– Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар! Рәхмәт сезгә!